Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөгътәсим Мәмәтов: Иң зур теләк - авыл киләчәкле булсын

“Ат яраткан бала – яман кеше булып үсә алмый. Минем иң зур теләгем шул – балалар авылга, аның тормышына якынрак булып үссеннәр иде. Шул максаттан чыгып, улым белән бергә туган авылым Мөэмин-Каратайда атлар үрчетергә уйладык. Авыл балаларын шушы атларга атланып йөрергә, алар белән мәш килеп яшәргә өйрәтәсе, авыл тормышын ямьле итәсе килде”, - дип үзенең күңел түрендәге иң матур планнары белән уртаклаша Мөгътәсим Мәмәтов.

 

Лениногорск районында Мөгътәсим Исмәгыйль улын авыл  халкының тормышын һәрьяклап уңайлырак итәр өчен, үз-үзен аямыйча тырышкан авыл җирлеге башлыгы буларак хәтерлиләр һәм бүгенге көндә дә  хөрмәт итәләр.

Ул 1958 нче елның май аенда Мөэмин-Каратай авылында  дөньяга килгән. Әтисе Исмәгыйль белән әнисе Мәдһелҗинан 1937 нче елда Иске Куак МТсында танышканнар. Ул елларда хатын-кызлар арасында тракторчылык һөнәрен сайлаучылар күп булган бит. Куакбашта туып-үскән Мәдһелҗинан да, яшь кенә кыз бала  булуына карамастан, шушы тимер атны йөгәнләргә ният кылып, тракторчылыкка укыган. Яшь егет Исмәгыйль дә тракторчы булган. Бераздан алар гаилә корып җибәргәннәр. Әмма озак та үтми, Исмәгыйль Мәмәтовны фин сугышына алганнар. Бер сугыш тәмамланып өлгерми,  икенчесе –  Бөек Ватан сугышы башланган.  Исмәгыйль янә сугышка, фашист илбасарларына каршы көрәшергә яу кырына  киткән. Ленинград блокадасын тулаем үз башыннан кичереп, аннан соң дошманнарны тар-мар итүдә катнышкан Исмәгыйль Мәмәтов  1946 елның июлендә генә  туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән.

“Без гаиләдә ун бала үстек. Авылның сигезьеллык мәктәбендә мин укыганда, безнең гаиләбездән алты бала укый иде. Әти белән әни безнең тамагыбызны – тук, өстебезне бөтен итәр өчен тырыштылар. Үзебезне дә эшкә өйрәтеп үстерделәр. Гаиләбез түгәрәк, бөтен иде. Әмма бу бәхет озакка бармады, 1965 нче елның 4 нче октябрендә әтиебез вафат булды. Авыр сугыш еллары, яраланулар, аның сәламәтлеген  какшатмыйча калмаган инде. Миңа нибары 7 яшь кенә иде ул вакытта. Әниебез  бер кочак баласы белән ялгыз башы торып калган. Бала булгач, аның ялгызына гына никадәр авыр булганлыгын аңлап бетерә алмаганбыз шул без ул чакта”,  - ди Мөгътәсим  Исмәгыйлевич.

 Мөэмин-Каратайда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Иске Куакка урта мәктәпкә киткән. Аны тәмамлагач, урта белем турында аттестат белән бергә кулына тракторчы һөнәре алуы турында да таныклык алып чыккан. Туган авылына кайткач, аңа иске булса да ДТ-75 тракторын ышанып тапшырганнар. Укыган һөнәре буенча  тырышып эшләсә дә, югары белем алу турында хыялланган һәм читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән.

Ике елдан соң колхоз җитәкчелеге аны хисапчы итеп билгеләгән. Яшь кенә булуына карамастан, җитди итеп уйлый-фикерли белүче егеткә зур өмет баглаганнар. Мөгътәсим Мәмәтов та алырның ышанычын акларлык итеп эшләгән. Әмма аның үз яшьтәшләре сыман, вакытында армия сафларында хезмәт итеп кайтасы килгән. Хәрби хезмәтне 1977-79 нчы елларда, Иркутск якларында узган.  "Хәрби бурычымны үтәп кайткач, шушы ук уку йортының агрономия  факультетына, көндезгә бүлеккә укырга кердем”, - дип искә ала Мөгътәсим Мәмәтов.


1985 нче елда институтны тәмамлагач, Лениногорск районының “Шушма” колхозына эшкә кайткан.  Иске Шөгер авылы кешеләре, үз хезмәтен намус белән башкаручы,  авылдашларының табына мул булсын өчен тырышучы агрономны бик тиз үз иткән. Авыл халкының бердәм теләге белән, 1990 нчы елда аны колхоз рәисе итеп куйганнар.

 “Мин рәис образына керә алмыйча интектем башта. Бу сайланып куелу 6 нчы майда булды. Яз көне колхозда никадәрле эш булганын беләсез инде. Хәер, ул ел әйләнәсенә дә бетми, әмма язгы кыр эшләре –  үзенә бер җитди вакыйга. Авырлыклар күп булды, авыл халкы белән бергә җиңеп чыктык. Җитәкче роленә дә алар кертте мине”,- ди Мөгътәсим Исмәгыйлевич.

1998 нче елда аны Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы итеп сайлап куйганнар. Башлык буларак, ул үзенең эшен авылны төзекләндерүдән башлаган. Иң беренче авыл клубын шәһәр мәдәният сарайларына тиңләшерлек итеп төзекләндереп, кулланышка тапшырганнар. Мәктәп, урамдагы тротуарлар, Яңа Шөгердә  балалар бакчасы төзекләндерелгән. “Иң горурланган эшем – Иске Шөгердә хоккей мәйданчыгы булды. Авыл малайлары телевизордан карап-кызыгып үсмәсеннәр, үзләре уйнап үссеннәр иде дигән теләгем кабул булды. “Лениногорскнефть” идарәсе ярдәме белән мәйданчыкның үзен дә төзеттердек, балаларга хоккей уены өчен кирәк-яраклар, киемнәр, хәтта тренер штатына хәтле булдырдык. Ул вакыттагы идарә җитәкчесе Рафаил  Нурмөхәммәтовка ярдәме өчен чын күңелемнән рәхмәтлемен,”- ди Мөгътәсим Мәмәтов.

Гаиләсен дә ул Иске Шөгердә корган, тормыш иптәше Фәридә белән ике бала үстергәннәр. Уллары Радик төзүче –инженер һөнәре буенча югары белем алган. Шушы юнәлештә эшли, әмма төп эше буенча юридик белем дә кирәклеген аңлап, юриспруденция буенча да югары белем алган. Кызлары Алия финанс-икъдисад буенча Казанда университет тәмамлаган. Узенең гаиләсе бар.Мөгътәсим Исмәгыйлевич һәм аның тормыш иптәше  Фәридә – ике оныкларының яраткан әби-бабасы бүгенге көндә.

Исламия Галимова.

Язма тулысы белән "Заман сулышы"нда басылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев