Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Оясында ни күрсә- игезәкләр шундый була

Игезәкләр турында нинди генә шаккаттыргыч, кызыклы вакыйгалар сөйләмиләр, алар аралары бик ерак булганда да бер-берсен тоя, күз карашы белән аңлаша, хәтта, берсе нәрсә уйлаганны –икенчесе белеп тора дип тә әйтәләр.

 

Районның Яңа Иштерәк авылында яшәгән Нурсинә һәм Тәбрис Гаффановлар гаиләсендә ике тапкыр игезәк балалар туган, 1972 нче елда ике уллары – Азат белән Айрат, тагын берничә елдан – Наил белән Наилә дөньяга килгән.

Яңа Иштерәктә туып-үсеп, шунда гаилә корган, шушы авылда гомер буена тырышып хезмәт куйган Нурсинә һәм Тәбрис, авылның бик алдынгы-уңган кешеләре булганнар, гаилә башлыгы колхозда хисапчы –бухгалтер булып эшләгән, ә тормыш иптәше – алдынгы сыер савучы булган. Нурсинә ханыма килгәндә, ул данлыклы сыер савучы Фәйзрахмановлар гаиләсеннән чыккан, үзенең тырыш хезмәте өчен югары дәүләт бүләге – орден алган кеше. Алар икесе дә – сугыш еллары баласы, икесенең дә әтиләре Бөек Ватан сугышында катнашкан, Нурсинә ханымның әтисе сугыштан авыр яралар белән булса да туган якларына кайта алган, әмма барыбер гомере озын булмаган.

Ә менә аның  ире әтисен сугышка киткәннән соң, инде кабат күрә алмаган, әтисе – хәрби командир, яу кырында һәлак булган. Хәер, “әти” дип өзелеп дәшү аңа баштарак та мөмкин булмаган, ул 1940 нчы елда дөньяга килгән, әтисе фронтка киткәндә нибары бер яшьлек сабый гына булып калган.

Кечкенәдән әтисез үскән малайга ,тормышның авыр йөген ир-егетләрчә үз җилкәсенә салып тартырга туры килгән, шуңадыр инде, ул үз балаларын да тырыш-уңган, булдыклы итеп тәрбияләргә тырышкан.

Аларның гаиләләрендә башта бер-бер артлы өч кыз бала туган, билгеле инде ата кешедә “кыз бала – ул читләрнеке” дигән уй булмый булмаган, ул малай көткән.  Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, бүгенге көндә дә мәктәптә эшләүче Гөлфия Тәбрисовна, әниләренең берьюлы ике малай алып кайту вакыйгасын, әле кечерәк булса да, яхшы хәтерли. Яңа Иштерәк авылының Елга буе дип аталган өлешендә, беренче тапкыр игезәк балалар туган.

 Ул вакытта Гөлфиягә тугыз яшь булган, аңардан кечерәк тагын Гөлия һәм Әлфинур исемле сеңелләре дә, бу күңелле вакыйгаларны аз-маз булса да истә калдырганнар. Аннан килеп, ул заманнарда балалар бер-берсен карап, әти-әнигә булышып үскән бит инде, игезәкләр турында кайгырту -олы кыз Гөлфиягә һәм сеңелләренә йөкләтелгән,

Билгеле, ул елларда бәби тапкан хатын-кызлар өчен  түләүле  декрет ялы дигән төшенчә булмаган. 1956-1968 елларда хатын-кыз бала туганнан соң 3 айга кадәр декрет ялы ала алган, 1968 елдан бер елга кадәр, әмма аны бернинди түләүләрсез генә алырга мөмкин булган. Түләүле декрет ял СССРда 1982 елда гына торгызыл. Шуңа күрә игезәкләр туып бераз вакыт узуга, әниләре янә эшкә чыгып киткән.

Тәбрис Гаффанов уллары Азат белән Айратны, ир-егет кулыннан килә торган барлык эшләргә өйрәтеп, “егет кешегә- җитмеш төрле һөнәр дә әз” дигән кагыйдәгә таянып тәбияләгән. Малайлар  үзләре дә кечкенәдән кул арасына кереп, бөтен эшкә дә сәләтле булуларын күрсәтеп үскәннәр. Ә менә атлар аларның игътибарын аеруча җәлеп иткән, аларны карау, җигү-туару җаена бәләкәйдән төшенгәннәр.

Апалары Гөлфия: “Бервакыт карап торап, ат җигеп маташалар, аның муенына камыт кидертергә буйлары җитми –яшьләре дә кечкенә иде әле. Шулай тырыша торгач җаен таптылар бит, берсе чиләк алып килде, шуны әйләндереп капладылар да – икенчесе чиләккә менеп басты, кидерделәр бит камытны,”- дип искә төшерә. Бераз үсә төшкәч, алар инде ат чабышларында – Сабантуйларда да катнаша башлаганнар.

Берничә елдан Нурсинә һәм Тәбрис Гаффановлар гаиләсендә тагын игезәкләр туган, бу юлы – малай белән кыз. Игезәкләрең бер-берсен күз карашларыннан аңлауы, аралары ерак булса да бер-берләрен тоеп яшәүләре турында, икенче пар игезәкләрнең берсе Наилә болай ди: “Без малай белән кыз булгач, абыйлар шикелле үк аерылгысыз бергә булмасак та, хәзер мин дә үзебезнең арада аерым туганлык, бергәлек җепләре булганлыгын ныграк сизәм, игезәк сыңарым Наил ерак җирләргә китеп эшли, аның белән араларыбыз  нинди генә булса да мин аның авырып киткәнен беләм, чөнки бу вакытта үзем дә чирли башлыйм, шуңа күрә үз сәламәтлегенә игътибарлы булып йөрергә кушам, чирләмә, юкса мине дә чирләтәсең дим. Абыйларның да шулай, мин аларның бер-берсенә тавышларын күтәребрәк дәшкәннәрен дә белмим, алар ничектер күз карашлары белән сөйләшәләр”

Абыйлары шикелле үк, Наил дә “ат җене” кагылган малай булып үскән, ул берничә ел рәттән атлар чабышында район буенча беренчелекне бирмәгән. Үзенең Мираж кушаматлы атында Лениногорск районында гына түгел, Самара өлкәсенә кергән авылларга барып та узышларда катнашкан, анда да дан тоткан.


Нурсинә һәм Тәбрис Гаффановлар бүгенге көндә инде гүр иясе булган, икесе дә җитмеш сигез яшенә җитеп, бер-берсеннән ике-өч ел гына калып, дөнья куйганнар, авыр тфраклары җиңел булсын. Бүгенге көндә аларның зур тырышлык белән, эштән - тәм, дөньядан -ямь табарга өйрәтеп үстергән  үстергән җиде балалары, шул исәптән, ике пар игезәкләре,  үзләре гаилә корган балалар үстергән,  кайсылары инде оныклар  күреп тә шатланган.

 

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев