Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Орлык - уңыш нигезе, ди бүлекчәдә эшләүчеләр

Әле басу-кырларда кар булса да, үсемлекчелектә эш тынып тормый: уҗымнарның торышын бәяләп, язгы чәчүгә дигән материалларны карап, аларны тикшереп, эш белән мәшгуль булган вакыт. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Лениногорск районы бүлекчәсе әлеге эшләрне башкара.


Әлеге бүлекчә белән менә ике дистә ел дәвамында Марат Ганеев җитәкчелек итә. Ул һәм аның белән бергә хезмәт итүчеләр, орлык – уңыш нигезе икәнен онытмыйча, җаваплылык тоеп эшлиләр, район кырларында үсүче культуралар уңышында аларның өлеше дә зур.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск  районы бүлекчәсе эшчәнлекне күп төрле юнәлештә алып барса да, Марат Ганеев тыйнаклык күрсәтеп, әллә ни мактанып тормады. Ә бит аларның эшләре ел әйләнәсендә туктап тормый, орлыкларда авырулар, корткыч-бөҗәкләр бармы, юкмы икәнлеген тикшерәләр, фитоанализ ясыйлар, чәчү алдыннан орлык сыйфатын карыйлар. Ә кышын уҗымнарның тереклек итү халәтен тикшерәләр. “Тикшерү эшләре үткәрү өчен барлык җиһазларыбыз бар. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан буенча филиалы аша кайта, алар тәэмин итә. Шулай ук безгә фермер Владимир Рослов электрон микроскоп та бүләк иткән иде. Ул авыруларга анализ үткәргәндә нык ярдәм итә”, - ди Марат Мәгарифович.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск  районы бүлекчәсе Шөгердә урнашкан. 1988 елда төзелгән бина еллар узу белән начар хәлгә килә. Әлеге бинаны рәткә китереп, анда уңайлы эш шартлары тудыруда Марат Ганеевның өлеше зур. Бинаның түбәсен ясатып, ишекләр, тәрәзәләрне алмаштырып, су кертеп, канализация ясатып, эчке якта түшәмнәрне заманча итеп кую, кабинетларны матурлау – барысын эшләтеп чыккан. “Ремонт барышында бүлектә эшләүче хатын-кызлар нык булышты, обойларны үзләре ябыштырды, юдылар, чистарттылар”, - ди ул.

Бүлекчәдә җитәкче белән бергә дүртәү эшлиләр. Алар янына халык төрле киңәш сорап керә, берсен дә борып чыгармыйлар. Теләкләрен әйтәләр, консультацияләр бирәләр. Бүлекчәдә лаборатория аша узган, кат-кат тикшерелгән орлыклар, үсентеләр алып кайтып, халыкка тәкъдим итәләр. Халык аларның сыйфаты өчен борчылмый. Шулай ук амбар корткычларына каршы складларны аэрозоль эшкәртү дә үткәрәләр, үзебезнең районнан тыш, башка якларга да чыгалар, андый эшкәртүләрне республиканың дүрт кенә бүлекчәсе алып бара икән, шуның берсе – Лениногорск.

Бөртекле культуралар уңышы турында сөйләшкәндә, Марат Ганеев аграр хуҗалыкларның орык яхшырту буенча эшләүләрен әйтеп узды. “Август-Лениногорск” җәмгыятендә орлыклар тулысынча элиталы һәм репродукцион. “Маркс” хуҗалыгы да күп итеп элиталы орлык сатып ала. “Восходящая Заря” да соңгы елларда орлык яхшырту буенча эшли. “Союз-Агро”, кошчылык фабрикасында шулай ук орлыклар югары сыйфатлы”, - ди ул.

Сөйләшү барышында Марат абыйның тормыш юлын да күздән кичердек. Мәктәптән соң Бөгелмә техникумында укый, аннан Сарман училищесында өч ел эшли, аннан Зеленая Рощада, ул чакта СПТУда 2 ел эшли. Аннан баш инженер вазифасында 16 ел гомер узып китә. “Сельхозхимия” оешмасында 3 ел директор булып эшләгәч, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск  районы бүлекчәсе җитәкчесе итеп куялар. Эшләү барышында Әлмәт муниципаль институтының “Агроэкономика” факультетын тәмамлый.

Ул үзе тумышы белән Азнакай районыннан, 1982 елдан язмышын Зеленая Роща белән бәйли. Башта аның бирегә әтисе белән әнисе килеп урнаша, аннан алар тормыш иптәше белән киләләр. Хатыны мәктәптә балаларга белем бирүдә озак еллар эшли. Өч бала үстерәләр: ике кыз һәм бер малайның инде үз тормышлары, оныклар үсеп килә. Кызганыч, моннан ике ел элек бала югалту хәсрәтен дә татырга туры килә. Улларының төсе итеп, хәзер аның ике баласына карап юаналар. Калган ике онык Казаннан әби-бабай янына сагынып кайталар.

Үз эшенең белгече, һөнәренә җаваплы караш тоеп эшләгән хезмәткәрне төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр. Ул – хезмәт ветераны исеменә дә лаек була.

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды

Фото: М. Ганеев шәхси архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев