Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районның Сугышлы авылы халкы маскировка челтәрләре үрә

Сугышлы авылында районда беренчеләрдән булып маскировка челтәрләре үрүне башлап җибәрделәр.


Маскировка челтәре – махсус хәрби операция зонасында  кирәкле әйбер. Сугышлы мәдәният йортында маскировка челтәрен үрүне башлап җибәргәннәр. Шушы авылдан мобилизацияләнгән егетнең әнисе Альбина ханым маскировка челтәре үрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аңа исә улыннан шундый мөрәҗәгать килгән. Челтәр үрү – бөтенләй башка төрле эш, моңарчы эшләп караучы да булмаган. Әлеге эшне өйрәнергә дип, Миннебай авылына барганнар. Әлмәттән сетка да алып кайтканнар. Шуннан Сугышлыда әлеге эшкә хәрбиләребезнең язмышы өчен битараф булмаганнар алынган.

Алар авыл мәдәният йортына җыелып,эшне башлыйлар.  “Өйрәнеп кайтучылар ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Күз курка, кул эшли, дигәндәй. Инде беренче маскировка челтәрен бер атна дигәндә үреп тә бетердек, Ходайга шөкер, эшләр җайлы гына бара”, - дип сөйли Сугышлы мәдәният йортыннан Сиринә Галимова.

Сетканы 2 гә 5 метр зурлыгындагы рейкага бәйләп, тарттырып куйганнар уртасына шпагат җепләр кулланганнар. Аннары шушы сетка эченнән яшел төстәге тасмаларны урнаштыралар.  “Авыл халкы эшләргә, ярдәмгә килде, араларында хатын-кызлар, олырак яшьтәге ир-атлар да бар иде. Шулай ук авылдашлар материаллар алырга финанс ярдәме күрсәтте. Эш кайнап торганны күреп, күңелләребез күтәрелде. Хәлебездән килгән кадәр булса да ярдәм күрсәтә алсак, бик шатбыз”, - ди Сиринә ханым.
 

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

фотолар: мәдәният йортыннан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев