Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районыбызның Югары Чыршылы авылы үзенең 300 еллык бәйрәмен үткәннәрне онытмыйча, нәсел шәҗәрәләрен барлап үткәрде (+ фотолар)

Авыл бәйрәме ямьле узды.

Югары Чыршылы мәгърур таулар арасында урнашкан, авылны таулар уратып алган. Бәйрәм дә Кызлар тавында узды. Монда тагын Исхак тавы, Ирләр тавы, Ике каен тавы бар. Бәйрәм уза торган урынның матурлыгын язып бетереп тә булмый: ул җиләкле аланлык, ул чамбыр үләннәре. Хәтта шушы яшеллеккә, хәтфә үләннәргә басарга кызганыч.

Шушы авылга 5 гаилә килеп урнашып, авылда тормыш башланып киткән. Аннан киңәя бара, 300 йортка кадәр җиткән. Бүгенге көндә 80ләп кеше яши, 5 бала Түбән Чыршылы мәктәбендә укый. Авылның тарихы бик зур. Бүген биредә Утыз Имәни, Апанай, Гыйльман ахун нәселе дәвамчылары яши.

Буыннар бәйләнешенә нык игътибар бирелгәнгә, авылның юбилеен шәҗәрә бәйрәме буларак уздырдылар, бу искиткеч булды. Моннан 2 ел элек шуңа охшаш шәҗәрә бәйрәме уздырган булганнар, анда 5 нәсел үзләрен тәкъдим иткән, бүген исә 6 нәсел белән таныштык. Әлеге шәҗәрәләр буенча зур эш башкарган кеше – төбәкче Әлфия Ямаева. Ул – шушы авыл килене, Югары Чыршылы турында китаплар язган.

Бәйрәмдә аны мәйдан түренә чакырып, хөрмәт күрсәттеләр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. “Сез барыгыз да миңа бик якын, кадерле, чөнки сез – китапларымның тере герое. Сезнең һәрберегез минем йөрәгемдә яши. Шәҗәрә ясаганда мин сезнең исемнәрне әллә ничә кат барлыйм, күчереп язам, балаларыгызны өстим”, - ди Әлфия ханым.

Лениногорск Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән сәламләде.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов: “Элек әби-бабайларыбыз дога-бисмилла белән, әхлаклы булып яшәгәннәр. Нәселләр ныклы булган. Безгә дә әдәп-әхлак кыйммәтләренә күбрәк басым ясарга кирәк”, - диде.

Авыл имамы Илшат хәзрәт дога белән башлап җибәрде. Аннан соң мәчеттә ремонт эшләренә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бәйрәмгә тирә-күрше авыллардан, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Чаллы шәһәрләреннән кайтканнар. Шулай ук хөрмәтле кунаклар да чакырулы иде.  Язучы, тарих фәннәре кандидаты, Һади Атласи исемендәге бүләк иясе Фәүзия Бәйрәмова ире Хөсәен Аймалетдинов (төбәкче, баш архитектор) белән килгән. “Лениногорск ягы миңа чит түгел, әниемнең әнисе – Чүте авылыннан”, - ди Фәүзия ханым. Әлмәт мөслимәләре җитәкчесе Рәйхана Ханнанова, Әлмәт төбәге Аксакаллар шурасы җитәкчесе Илдус хәзрәт Маликов, Утыз Имәни бүләгенә лаек булган язучы, журналист, күп китаплар авторы Дамир Таҗи, шулай ук тагын бик күп кунаклар катнашты.

Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина белән Югары Чыршылының игелекле, һәр эшкә тотынып торучы улы – Әкъдәс Вафин авылда яшәүчеләрне бүләкләделәр. Бүгенге көндә авылның иң өлкән кешесе – тыл ветераны 95 яшьлек Сәгадәт әби Мөэминова икән.

50 ел бергә шатлыгын-борчуын бүлешеп яшәүче үрнәк гаилә - Җәмилә һәм Талип Фарукшиннар, икесе дә шушы авылныкы. “Без бер-беребез сүзеннән чыкмадык. 5 баланы намус белән тәрбияләдек. 2 кызыбыз, 3 улыбыз да безнең таянычыбыз. 6 онык, 1 оныкчыгыбыз бар, икенчесен көтәбез. Аллага шөкер, ихтирам-хөрмәт белән яшибез”, - ди Фарукшиннар.

Авылда иман нурын яшәртеп торучы Илшат хәзрәт, авылның актив кешесе Әкъдәс Вафин, авыл остабикәсе Альбина Гарифуллина, ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташы Саҗидә Гәрәева, авыл эшләрендә ярдәм күрсәтүче Илдар Шәриповка истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бу бәйрәмдә Әлфия Ямаеваның Габдрәхим Утыз Имәни турында китабын  халыкка тәкъдим итү булды. Әлфия апа озак еллар буе архивларда казынып, документларны, метрикаларны өйрәнеп, районыбызның Утыз Имәнинең меңләгән нәсел дәвамчысын тапкан, 20 баласының исемнәрен ачыклаган. Искиткеч зур эш башкарган.

Авыл бәйрәме тарихи чыгышлар һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды,  консерватория студенты Тимур Мусин, Гүзәл Мусинаның җырлавы, әтисе Ленар Мусинның баянда уйнавы, әниләре Айгөлнең башкорт биюе, Эльмира Вафинаның кызлар белән биюе, шулай ук Равил Гыйматдинов, Илдус Камалов, Эльвинаның җырлары барысына да ошады. ТР ның халык артисты Рөстәм Маликов җырлары бәйрәм халкы өчен сюрприз булды.

Ул көнне нәселләр ныклап әзерләнеп килгәннәр. Бәйрәм туганнарның күрешүенә, аралашуына да сәбәпче булды.

 

Розалия Мостафина

автор фотолары һәм  авыл җирлегеннән фотолар

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 5 июль санында чыга.

Фотолар аскы өлештә, Галереяда да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Альфия Ямаева большая умница и трудолюбивая женщина. Я горжусь со своей одноклассницей. Альфия так держать, здоровья удачи тебе. С уважением Амир!