Районыбызның Куакбаш авылында яшәүче игезәк Фәрит һәм Әхмәт Сәхаповлар - ихлас күңелдән ат яратучылар
Игезәк туганнарга 85 яшь тулган, алар үз гомерләрен туган авылларында терлекчелеккә багышлаган.
Бөек Ватан сугышы башланырга берничә ай гына кала туган игезәкләр Әхмәт белән Фәриткә әниләре икенче тапкыр гомер бүләк иткән .Фашист бомбалары явып торган сугыш астыннан, үзе дә япь-яшь Миңнури улларын товар вагонында, чәчләренә төреп алып чыккан.
“Сугышка кадәр алар кайнатам белән гаилә корып, Донбасс якларына бәхет эзләргә чыгып киткән булганнар. Кайнатам анда шахта эшендә эшләгән. Минем тормыш иптәшем Әхмәт һәм аның игезәге шунда дөньяга килгән. Әнинең сүзләре буенча, алар бик бәләкәй, авырлыклары ике килограммга да җитешмәгән булган. Вагонда бик салкын булганга, әни аларны чәчләре белән урап, икесен ике култык астына тыгып, җылытып кайткан. Минем кайнана әниемнең чәч толымнары бик озын, гаҗәп куе иде. Менә бит ул буласы гомер булгач, өчесе дә исән-имин туган авылыбызга кайтып җиткәннәр”,- дип сөйли Насыйха апа Сәхапова.
Игезәк малайларның әтисе Гаяз Шәрапов бу вакытта инде сугыш кырында булган. Төз атучы – укчы Гаяз Шәрапов илебез чикләрен җимереп кергән явыз фашистларны тар-мар итүдә геройларча көрәшкән. Инде сугыштан соң тормыш иптәше Миңнури белән бергә алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, илне, авыл хуҗалыгын торгызу өстендә бөтен көчләрен куеп эшләгән кешеләр.
Балаларын да эштән тәм табарга, икмәк һәм туган җир кадерен белеп яшәргә өйрәткәннәр. Шуның дәвамы буларак, аларның бөтен балалары үз туган җирләрендә төпләнеп калган, үз тиңнәрен шунда табып гаилә корган.
Районыбызның Куакбаш авылында гомер итүче Нәсыйха апа һәм Әхмәт ага Сәхаповларның бергә гаилә корып яши башлауларына 65 ел булган.
“Балачагыбыз бик авыр вакытка туры килде. Безгә 10-11 яшьләр вакытта ук, үзебезгә күрә олы кешеләр сыман идек, унбер яшебезне тутыргач, инде мәктәпкә укуыбызны дәвам итә алмадык, эшкә керештек. Җәй көне көтү көттек, ә кышларын фермада эшли идек”,- дип сөйли Әхмәт ага.
Алар кечкенә чакларыннан аеруча атларны бик яраткан. Олыгайганчы йортларында атлар асраганнар. Әхмәт агага 85 яшь булуга карамастан, әле атларын бер ел элек кенә бетергән.
“Атларын сагынып сөйләмәгән көне юк аның, менә күрәсезме безнең өй стеналары гел атлар сүрәтләнгән картиналардан тора”,- ди кызлары Әминә.
Фәрит һәм Әхмәт абыйлар гына түгел, аларның бөтен гаиләсе, нәсел-насәбе терлекчелекне якын итүчеләр. Үткән гасырның 90 нчы елларында безнең илдә дә “гаилә подряды” дигән бер төшенчә барлыкка килгән иде. Шул заманнарда Лениногорск районында да терлек үрчетү, үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү юнәлешендә бөтен гаиләләре белән эшләүчеләр булды. “Гаилә подряды” ул вакытларда элек ишетелмәгән, күзгә чалынмаган, тәме татып каралмаган нәрсә иде. Әхмәт һәм Фәрит Сәхаповлар һәм аларның кечерәк туганнары, барысы бергә гаиләләре белән менә шул гаилә подрядына иң беренчеләрдән булып, җиң сызганып керешкән кешеләр.
Аларның гаилә подряды 90 нчы елларда районыбызның Куакбаш авылында гына түгел, бөтен район һәм республикага билгеле иде.
Бүгенге көндә Нәсыйха апа белән Әхмәт абый һәм аның игезәге Фәрит абый янәшә генә йортларда яшиләр. Фәрит аганың тормыш иптәше моннан берничә ай элек вафат булган (урыны оҗмахта булсын). Соңгы араларда игезәге авырап киткәнгә, Әхмәт ага көндә аның янына хәл белергә керә.
Яшьрәк чакларында алар гармунчы булган, ә тормыш иптәшләре аларга кушылып моңлы җыр сузган. Безне дә Нәсыйха апа матур итеп “Җидегән чишмә”не көйләп озатып калды. Гармун уйнаучы булмау беркемнең дә кәефен төшермәде: янәшәдә балалары, оныклары һәм оныкчыклары. Шөкер, тормыш тәҗрибәсен дә, гармунны да ышанып тапшырырлык кешеләре бар.
Язма тулысы белән “Заман сулышы” газетының 25 нче санында чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев