Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сарабиккол халкы гуманитар ярдәм әзерли: эрлиләр, бәйлиләр, тегәләр (+ фотолар)

Ярдәм бизмәннәргә куеп үлчәнми, кеше аны күңел җылысы белән кемгәдер игелек эшлим дигән ният белән башкара икән, димәк, ул ярдәмгә өлеш керткән.

 “Ярдәм күрсәтергә сорагач, халыкның битарафлык күрсәтмәве, ничек булышыйк дип торулары соры көннәргә куаныч өстәде”, - ди Сарабикколда яшәүче Айсылу Садриева.

Ул Сарабиккол авылында махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырып җибәргән.

вылдагы кибетнең бер бүлмәсендә МХО һәм госпиталь өчен кирәкле әйберләр җыялар. Һәм төрле эшләр башкаралар: шунда ук авыл апалары йон яза, йон эрли.

Җеп итеп ясап куйгач, шулардан носкилар, оекбашлар бәйлиләр. Бәйләүне өйләрендә бәйләп, аннары да китерәләр икән. Шулай ук биредә госпиталь өчен мендәрләр ясау белән дә шөгыльләнәләр.

“Мендәр эченә холлафайбер һәм йон тутырып ясый апалар. Бүгенге көндә 50дән артык мендәр ясалгандыр, алар 40Х50 сантиметр зурлыктагы мендәрләр. Сүрүне дә, тышлыгын да әзерләп куя тегүче апалар”, - ди Айсылу ханым.

 Бүлмәдә простынялар тегү эше дә алып барыла. Тукыманы анда киссәләр, тегү эшен өйләргә алып кайталар. Аннары әзер әйберләрне яңадан бирегә алып киләләр һәм барысын бергә җыештырып, төргәкләгәч, Айсылу аларны Лениногорскига, “Своих не бросаем” волонтер төркеменә илтеп тапшыра. Соңгы арада әйберләр төяп атна саен барып кайта, рульдә үзе яисә ире.

Авыл белән шәһәрдәге волонтер төркем арасында хезмәттәшлек җебе сузылган һәм Сарабиккол – аларның филиалы дип әйтсәң дә була. Авылдагы апаларбер дә авырсынмыйча, кибеттәге бүлмәгә эшләргә дип киләләр. Хезмәттәшлек итү, гуманитар ярдәм җыю узган елның декабрь аенда башланып киткән.

Сарабиккол гына түгел, бу эштә Кирлегәч, Урмышлы халкы да ярдәм итә, алар да үз өлешләрен керткәннәр.

“Илдә барган вакыйгаларга борчылып, авыл халкы, бигрәк тә олы яшьтәге апалар, авырлыкларны күргән өлкән апалар шушы кибет бүлмәсен буш тотмыйлар. Монда эшлиләр дә, гуманитар ярдәм дә китерәләр. Шәм ясар өчен калай банкалар да җыйдык, анысын да “Своих не бросаем” төркеменә илттек. Изге күңелле кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт”, - ди Айсылу ханым Садриева.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында басылды.

Фотолар: А. Садриевадан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев