Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгер авылының хөрмәтле кешесе - Сәрия Төхвәтуллина

Дөнья булгач,төрле хәлләр бар, берәү туа, берәү тормышы белән бәхилләшә. Нәкъ менә шул бәхилләшкән кешенең, күңел төшенкелегенә бирелеп калган якыннары, ата-анасы, балаларына төрле яклап ярдәм кулы сузган кешеләр – Ходай Тәгалә тарафыннан өсләренә аерым бер изге вазыйфа йөкләтелгән кешеләр алар, минемчә.


Районның Шөгер авылында гомер итүче Сәрия Төхвәтуллина да, үз авылларында  шушы вазыйфаны башкаруга – изге бурычына караган кебек карый. Тормышның ачысын-төчесен татыган, ун яшеннән әти-әни җылысыннан мәхрүм калган,газиз  баласын югалту хәсрәтен дә күргән, авылның остабикәсе булган Сәрия ханым, кайгыга юлыккан кешеләрне җылы сүзе белән генә юатып калмый, аларның берничә кешедән торган төркеме, хатын-кыз мәетне җыеп-озатуны, аның өчен, җидесен, кырыгын үткәрү һәм дин кагыйдәләре буенча тиешле башка  йолаларны башкаруны да үз өстенә алган. 

Якыннарын югалтудан нишләргә белми аптырап калган кешеләр өчен моннан да зуррак ярдәм була аламы соң.
Сәрия Ямалетдин кызы Төхвәтуллина 1940 нчы елда  туган, әмма әти-әнисен сөендереп якты дөньяга аваз салган кызчыкка, аларның  җылы канаты астына сыенып  үсәргә насыйп булмаган, сугыш башланган, әтисен фронтка алганнар.

“Әтием сугышта яралангач аны Бөгелмәгә госпитальгә кайтарган булганнар, әмма үз туган авылыннан кул сузымында гына булган әтигә, туганнарын, авылын күрергә язмаган, 1941 нче елда ул сугыш яраларыннан тернәкләнә алмый вафат булган. Госпитальдә аның шәхси документлары юкка чыккан, бәлки кем дә булса кул сузгандыр, - дип сөйли Сәрия ханым. - Бала-чагалары белән ялгыз калган әниебезгә дә, безгә дә, шул сәбәпле, фронтовик гаиләсе буларак берничек тә ярдәм булмады”.

Сәрия Төхвәтуллинага ун яшь вакытта аның әнисе Минзифа да гүр иясе булган.  Ятим калган кызны,  бу вакытта инде үз гаиләсен корырга өлгергән бертуган Дилбәр апасы  үзләренә алган, Сәрия аларда тәрбияләнгән.

Җир җимертеп эшләрдәй ир-егетләрең күпчелеге Бөек Ватан сугышында ятып калган, туган якларына әйләнеп кайта алганнары да саулыкка тиенә алмаган.  Сугыштан соңгы ул авыр елларда, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә йөкнең бик авыры булган бит әле, унике яше тулар-тулмас Сәрия дә колхоз эшенә җигелгән, өлкәннәр белән беррәттән үз-үзен аямыйча тырышкан. Ә инде уналты тулгач, Лениногорскига килеп, бер гаиләдә үскән ике баланы карау эшенә урнашкан.

“Ул вакытта паспорт алу бик авыр, паспорт бирмиләр иде бит безгә, шушы гаилә миңа паспорт алырга булышты. Паспортлы булгач, мин унсигез яшемне тутырдым да, Кемерово өлкәсенең Белово шәһәренә китеп, трикотаж фабрикасына эшкә кердем. Эшемнән бик канәгать булып, яратып башкардым. 1960 нчы елда Башкортостанда туып-үскән Мөдәррис белән гаилә кордык. Торган җиребез дә, йортыбыз да бик матур иде. Кызыбыз Венера, улыбыз Ильяс туды, бик тату гомер иттек, әмма тормыш иптәшемнең, үзе сау-сәламәт чагында, мине туган якларга кайтарасы килде, язмышны белеп булмый, миннән калсаң, кайта алмаячаксың диде”, -  дип искә ала Сәрия ханым.

1997 нче елда алар Мөдәррис белән Шөгергә кайтып төпләнгәннәр, кызганыч, тормыш иптәше  авылда нибары алты ел гына яшәп, вафат булган. Кешеләр белән бик тиз аралашып китеп, уртак тел таба белүе, авыл тормышына актив катнашып китүе генә аны авыр уйлардан аралый алган.

Шөгердә Сәрия апаны белмәгән кеше бармы икән, аларның кайсына гына сүз катсаң да, авылдашларының киң күңелле, ярдәмчел булуын әйтеп, аңа карата хөрмәтләрен белдерми калмыйлар. Шуңа өстәп тагын, Сәрия апа бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне бөтен кешегә өләшүен, кемне дә булса озаграк күрми торса, телефоннан шалтыратып булса да чәйгә чакыруын әйтәләр.
Сәрия Төхвәтуллина –  Шөгердә ветераннар советын һәм инвалидлар оешмасын да җитәкләгән кеше.

Сәрия ханымның авылдашлары аның бик матур мөнәҗәтләр язуын да белә, ишетеп-тыңлап караганнары да бар, ул республика буенча узган мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашкан. Аның, һәрбер җөмләсе кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле, гайбәттән ерак, дин белән бергә атларга өйрәткән мөнәҗәтләрен, тормыш-көнкүреш кагыйдәләре итәрлек.

Сәрия ханым тормыш иптәше Мөдәррис белән Шөгергә күченеп кайтып берничә генә ел үткән булган, аларга авыр кайгы килгән, гаиләсе белән Кемеровода яшәп калган уллары Ильясның фаҗигале төстә гомере өзелгән. “Бала хәсрәте беркайчан да бетми инде ул, шулай да, улымның үлеменнән соң мин мәчеткә килеп, күңелемә әз булса да тынычлык таптым, үзгәрдем, -ди Сәрия ханым. - “Ихлас” мәчетендә Булат хәзрәттән биш ел гарәп телен өйрәндем, хәзер белгәннәремне авылдашларым белән уртаклашасым килә”.

Авылның мәдәни тормышын да читләтеп үтми, Сәрия Төхвәтуллина – Шөгер мәдәният йортында эшләп килүче “Сандугач” ансамбле җырчысы. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын буыннан-буынга саклап калуны максат итеп куйган “Сандугач” үз авылларында гына түгел, Лениногорск районы бәйрәмнәренә дә еш чакырыла, аларның чыгышын яратып кабул итәләр.
 

Исламия Галимова

Язма кыскартылып бирелде, тулысы белән "Заман сулышы" газетында чыкты

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев