Шәрифҗан ага – табигать кешесе иде
Сүзем Зәй-Каратай авылында гына түгел, башка авылларда, республикада да атаклы бакчачы Шәрифҗан Сәлимҗанов турында.
Ирем Мәҗит исән вакытында миңа Шәрифҗан ага турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Мин дә аның турында истәлекләремне яңартам әле.
... 1956 еллар тирәсе. Әти белән әни мине Нәгыймә әбиемнән кереп, тарантаслы атка утыртып, Зәй-Каратайда яшәүче, әтинең Ватан сугышында танышкан дусты Җәдит абый Шакирҗановларга алып киттеләр. Җәдит абый безне матур бакчага алып китте. Анда пөхтә киенгән, мөлаем йөзле абый су буенда урнашкан беседкага алып керде. Анда әкият дөньясы кебек тоелды миңа. Челтәрләп эшләнгән өстәле дә бар.Шәрифҗан абый зур коштабак белән чия, груша, виноград тәлгәшләре алып килде (минем бу җимешләрне беренче күрүем). Олылар сугыш елларын искә төшереп сөйләшәләр, без сеңелем Розалия белән сыйланабыз. Чия суы күлмәкләрне дә буяды инде, әни бер сүз әйтми, безнең куанганны күрә, үзе дә елмая. Авыл бакчаларында бәрәңге генә үскәнен күргәнгә, безгә могҗиза булып тоелды. Аннан соң гына йорт каршында алма-чия үстерү, карлыган, кура җиләге утырту – гадәти күренешкә әйләнде. Монда, әлбәттә, Шәрифҗан аганың роле зур.
Ул үз балаларына да исемнәрне татар халкында һич ишетелмәгәннәрне кушкан. Улларының исемнәре Мичуринец, Спирант (күрәсең, Мичурин янында аспирантлар да практика үткәннәрдер), ә кызына Дуня дип кушкан. Балаларын укыткан, югары уку йортларында белем алганнар.
Үз дөньясы, үз фикере белән яшәгән Шәрифҗан ага. “Табигать патшасы” диясе килә аның турында. Безнең төбәктә Урта Азиядә, Кавказ якларында үсүче агач-куакларны һәр теләгән хуҗалыкка бүләк итеп бирүче, бик күпләрнең хатирәләрендә якты истәлек булып һаман да саклана ул.
Галия Шакирҗанова.
Тулырак "Заман сулышы" газетында
Фото: Туган якны өйрәнү музееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев