Тәслимә Шәрипова - Зәй-Каратай авылы сандугачы, биюче, күңеле белән мәңге яшь калучы
Бер карыйсың ул велосипедта авыл урамнарыннан җилдереп кенә, кирәк җиренә барып кайта,
икенче карыйсың, ул мәдәният йортына репетициягә йә булмаса, мәдәни чарага килгән, шул арада берәр чарада катнашып, призлы урын алып кайта.
Сүзем – Зәй-Каратайда яшәүче Тәслимә апа Шәрипова турында. Әле күптән түгел генә 75 яшен тутырса да, кызлар сыман зифа буйлы, яшь күңелле булып калган юбиляр гомер бәйрәмен дуслары, элеккеге хезмәттәшләре янында үткәрде.
Киң күңелле авылдашны барысы да үз итә, хөрмәт күрсәтә. 35 елга якын балалар бакчасында эшләп, ничәмә-ничә баланы кулы белән аркаларыннан сөеп, ягымлы карашы белән каршы алып озаткан, алай гына да түгел, аларга игелеклелк тәрбиясе биргән бит. Шунлыктан Тәслимә апаның “балалары” бик күп. Ул аларның барысын да үз балаларыдай якын күреп тәрбияләгән.
Әйе, ул туган авылы – Зәй-Каратай балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Әлфия Сәгъдиева бары җылы сүзләр белән генә фикерләрен белдерде: “20 ел Тәслимә апа белән бергә эшләдек. Ул бик уңай, яхшы күңелле, ярдәмчел кеше. Эшләү дәверендә мин аңа таяндым, ышана алдым. Ата-аналар белән уртак тел табып эшләде, алар каршында абруйлы тәрбияче булды. Тәслимә апаның бакчада үткәргән ачык дәресләре искиткеч була иде, балаларны яратып, бар күңелен биреп эшләде, 2008 елда лаеклы ялга чыгып эштән китте”, - дип сөйли Әлфия Сафуановна.
Тәслимә Шәрипова 1973 елда вакытлыча Зәй-Каратай балалар бакчасына эшкә алына. Аннан соң китеп торса да, янәдән яраткан эшенә кайта. Әлфия ханым Тәслимә апа эшләгән елларда бакчада 4 төркем эшләвен, 90лап бала тәрбияләнүен, 20 хезмәткәр эшләвен искә алып сөйләде.
“Бәйрәмнәр үткәргәндә, “Каз өмәләре”нә без хәзер дә Тәслимә апаны чакырабыз. Ул йолалар, фольклор турында күп белә, балаларга да тәмләп сөйли, аңлата белә”, - дип сүзен дәвам итә Әлфия Сәгъдиева.
Тәслимә апа Шәрипова – авыл сандугачы. Ул бик яшьли мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда ук сәнгатькә тартыла. Бию, җыр буенча сәхнәдә йолдызчык булып балкый. Ул заманында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәй-Каратайның халык җыр һәм бию ансамбленә нигез салган Сирин Мортазиннан дәресләр алып, мәдәният серләренә төшенгән.
“Минем әти җырлый торган булган. Бәлки, җыр сәләте аңардан күчкәндер. Башта бию түгәрәгенә йөрдем, аннары җырлар юлдашым булды. Агитбригада белән концерт куеп йөргән вакытлар – иң истәлекле мизгелләр, күңелдә уелып калган хатирәләр”, - дип сөйләгән иде Тәслимә апа “Мөнәҗәтләр” бәйгесендә. Мөнәҗәт дигәннән, аны әйтү буенча ул остасына әверелде. Лениногорскида, Бөгелмәдә узган конкурсларда катнашып, призлы урыннарны һәрвакыт яулый.
Әйе, җыр-моң аның юлдашы. Ире – Минзаһит абый аны калдырып, бакыйлыкка күчкәч тә, җыр аңа тормыш авырлыгында сынарга ирек бирми.
Моңлы сандугачның төрле бәйге-конкурсларда алган мактау грамоталары, дипломнары иксез-чиксез. Төрле чараларда, фестивальләрдә чыгыш ясый. Урын алулар элек-электән килгән.
Язмам герое – Тәслимә Шәрипова тормышында авырлыклар да, шатлыклы мизгелләре дә күп булган. Яшьли кияүгә чыгып, кайнана белән торганда үзен сынатмый. Озак еллар бергә яшәп, кайнанасын тәрбияләп, соңгы юлга озата. Ире Минзаһит белән өч бала үстерәләр. Кызганыч, ире якты дөньяда юк. Тәслимә апаның өч баласы да әниләре өчен “ах” итеп тора, ди авылдашлары. Олы улы Себердә, кызы белән кечкенә улы Лениногорскида. “Алар гел әниләренә янына кайтып, йорт- җирләрен гөлт иттереп торалар. Тәслимә апаның үзе кебек, балалары да матур, күркәм үрнәк гаилә”, - ди авыл башлыгы Миләүшә Идиятова.
Гаилә дусты – Мәдинә Хәлимова кебек, Тәслимә апаны якыннан белүче кеше юктыр. Алар бергә дә бакчада эшләгәннәр.
Ул Тәслимә апаның Ислам диненә карата хөрмәт күрсәтүен әйтеп узды, ике дөньяны бертигез алып баруын әйтте. Коръән сүрәләре укый, дини дәресләргә укырга йөри, авыл мәчетен җыештыра – болар Тәслимә апаның күркәм эшләреннән берничәсе генә.
Розалия Мостафина.
Язма кыскартылып бирелде. Тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды.
Фотолар: Әлфия Сәгъдиевадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев