Түбән Чыршылыда Хәмидә Шәмсетдинова 38 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган
Түбән Чыршылыда яшәүче Күрше Хәмидә апа белән кара-каршы торсак та, озаклап, үткәннәр турында сөйләшеп утырырга җай чыкмады.
Ул безнең дә тәрбияче апа, әнинең дә (әнием озак еллар аш пешерүче булып эшләде) хезмәттәше, балаларыбызның да бакча мөдире. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшеп була.Бу язмам әңгәмә рәвешендә булыр. Хәмидә Нәҗип кызы 38 ел гомерен бала тәрбияләүгә биргән.
- Тәрбияче һөнәренә кайда белем алдыгыз?
-Түбән Чыршылы мәктәбен тәмамлаганнан соң,бер төркем сыйныфташ кызлар, Бөгелмәгә барып, имтиханнар тапшырдык.Казан педагогия училищесыннан килгән укытучылар алды аны. Без читтән торып тәрбияче һөнәренә белем алырга керештек.1970 елның 15 январенда мәгариф идарәсе җитәкчесе Фоат Лотфуллович мине Куакбаш мәктәбенә, озайтылган көн группасына, тәрбияче итеп эшкә билгеләде.1972 елда, мәктәп директоры булып эшләүче Рәфкать абый: “Үзебезнең мәктәпкә дә андый кадрлар кирәк, монда кайт,”-дип чакырды. Шулай итеп, авыл мәктәбендә эшли башладым. Яшьләр күп, эш бар. Югары авылда да балалар бакчасы ачылды. Классташым Сәхибә Югары авыл бакчасына киткәч, мин бакчага тәрбияче булып кердем.
- Яшь килеш балалар бакчасы мөдире эшенә дә алынгансыз.
- 1977 елда мине мөдир итеп куйдылар. Бу вакытта кияүдә, ике балам да бар иде. Җиңел генә булмады, әмма янымда тырыш хезмәттәшләр, таянырдай ирем, гаиләм булды. Авыл җиренең бит аның хуҗалыгы капка төбеннән башлана. Агач бина, 4 мичне ягу, утын әзерләү, бакча карау, җәйге ремонтлар -барысы да үтте. Утынны авыл советы кайтарта, тик кисеп, ярып урнаштыру үзеңнән. Туган абыем да кисеп китә иде. Әти килеп ишегалларын, ызаннар чабып китә, ирем килеп башка эшләр эшли. Коллектив белән утын өябез, бакчада төрле яшелчә үстерәбез, кар көрибез. Ул вакытта айлык ит-балык ризыгын үзең машина табып, РАЙПОга барып алырга, сөтне фляга белән сөт комплексыннан алып кайтырга. Бу эшләр бала тәрбияләү белән бергә алып барыла бит әле.
- Хезмәттәшләр, остазлар белән ничек эшләдегез?
- 38 ел эшләү дәверендә авыл советында эшләгән җитәкчеләр белән дә аңлашып эшләдек. Касыйм Сахапов, Фоат Әхмәтҗанов, Энҗе Сабирова, Зәки Загриев, Әхтәм Шәрифуллин, Флера Вильданованы хөрмәт белән искә алам, ярдәм-киңәшләрен тоеп эшләдем. Үзебез дә авыл советы кушкан бер эштән дә читтә калмадык, Коллективта олыраклар тормыш тәҗрибәсенә өйрәттеләр.Тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән Оркыя, Мәсхүдә, Хаҗәр апалар, аш пешерүчеләр-Асия апа, Илгизәгә рәхмәтем зур. Озак еллар тәрбияче булып эшләгән Фатыйма, Фиалка, Сәхибә дусларым да бик якыннар,сагынып искә алам, догалар кылам. Исәннәренә хәерле гомер телим. Бүген эшләүче кызлар хәлне белеп тора. Бәйрәмнәргә чакыралар. Анда хәзер уңай шартлар. Үзем эшкә алган Талия, Гөлнур, Гөлгенәләрнең тәҗрибәләре зур. Балаларның әз булуы гына борчый, яшьләр авылда калмый, авылның киләчәге өметсез булмасын иде.
- Хәмидә апа, озак еллар җитәкче булуыгызда гаиләгезнең дә роле зур.
- Тормыш иптәшем –Җәмил абыегыз, уңган, тырыш кеше булды. Детсад хуҗалыгына кирәк-ярак турында тагын кем белән уртаклашыйм инде? Ирем беренче ярдәмчем булды. Кайнанам Бану балаларымны карап үстереште. Аннан детсад күршеләр дә ярдәмчел булды. Мәрхүм Кыям абый вак-төяк эшләрне бер дә авырсынмый кереп эшли иде.Тукай абый белән Тәслимә апа күз-колак булып тордылар, кирәккән эш коралына аларга йөгерә идек.
Алсу Муллагалиева, Түбән Чыршылы.
Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев