Түбән Чыршылыда яшәүче Әнәс Кадыровның хезмәт белән узган гомер юлы
Шушы көннәрдә Түбән Чыршылы авылында яшәүче Әнәс Һади улы Кадыровка 80 яшь тула.
Сигез дистә ел эчендә аның эшсез тормаган көне булдымы икән? Булса да, шул сабый чакта, бишектә ятканда гына булгандыр. Ә аннан тормышның барлык авырлыгын татып, уфалла арбасына җигелеп тарткан да тарткан ул.
Әнәс абый биш балалы (бу ике гаиләдә була, әниләре икенче кешегә кияүгә чыга) гаиләдә үсә. Әтиләре яраланып сугыштан кайта һәм 1945 елда бакыйлыкка күчә. Кечкенә Әнәскә ул чакта нибары 3 яшь. Рәхәтләнеп, әтисе кочагында үсәр чак бит югыйсә?! Их, бу сугыш, күпме сабыйларны әтисез үстерде. Сугыш чоры балалары ул чакта күргән авырлыклары өчен бүген булса да берәр ярдәм күрергә тиеш бит инде. Тик хөкүмәт тарафыннан бу сорау ачык кала.
- Бертуган апам белән авырлыкта-юклыкта үстек, ашарга ризык юк, ә ашыйсы килә. Шулай да без теләнеп йөрмәдек, җиңел юл сайламадык, ә уфалла арбасына җигелдек, - дип сөйли Әнәс абый.
1957 елны 7 классны тәмамлагач, колхоз эшенә китә. Ат җигеп, 2 ел эшли. Яшүсмер эшкә батыр була, аннан аны колхоз көтүе көтәргә дип кушалар. Бертуган апасы Зияда апа бу елларны искә алып болай ди: “Әнәс кечкенә генә буйлы. Аякларына зур-зур итекләр киеп ферма көтүе көтәргә китә иде. Аны жәлләп, елап карап кала идем. Эшләмичә булмый, әтиебез юк, әни чирле. И узды инде гомерләр”.
Армия хезмәтендә Красноярск краенда һәм Байконурда була. Ватан алдындагы бурычын үтәп, 1965 елда туган авылы – Түбән Чыршылыга кайта. Читкә китү турында уйламый да, солдат киемнәрен салып, эшкә колхозга китә. Ике дистә елга якын тормышы тәгәрмәч өстендә үтә. Шофер мәктәбе аны тагын да чыныктыра, аралашу даирәсен киңәйтә. Һәрвакыт командировкаларга йөргән, күпне күргән.
Кызы Земфира әйтүенчә, эшне ярату белән бергә алдан күрүчәнлек тә хас. “Җирең бар икән, аны сатарга түгел, аның бәясе кыйммәт йөриячәк әле, менә күрербез, дип сөйләгәнен хәтерлим”, - ди кызы.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен тагын да баета. Шоферлыктан соң авылдагы комплекста бригадир булып эшли. Аннан Шөгердә сельхозтехникада инженер-технолог булып эшләгәч, янәдән үз авылында, 1984 елдан данлыклы “Спартак” колхозында башта автомеханик, аннан инженер вазифаларын башкара. Әлеге эш урыннарында да даими рәвештә командировкага йөрергә туры килгән. Колхоз районда алда барсын, язгы чәчү вакытында тәмамлансын, уракта икмәк җыелсын дия-дия, бар күңелен биреп эшләгән Әнәс Һади улы. Ул чит кешеләр белән дә тиз аралашып китеп, әңгәмә корган.
Алай гына да түгел, хәтта җитәкче кешегә билгеле бер юнәлеш күрсәтә алган. Эш шартларын яхшырту буенча, хезмәт кешесенә уңайлыклар тудыру буенча тәкъдимнәре дә булган, ягъни рационализаторлык сәләте дә югары. Ватанын, туган ягын яратып, һәрвакыт туры юлдан бару аның – девизы. Бер сүз белән әйткәндә, бар җирдә “пионер” була.
Әнәс абый инициативасы белән машина-трактор паркында җылы гараж төзегәннәр. 18 ел шофер булып эшләгәч, салкында машина ремонтлау ни икәнен белә инде ул. “Машина ватылып калгач, кырда резин тәгәрмәч яндырып кунган чаклар да булды”, - дип сөйли ул.
Язмам герое тормыш иптәшен – Зәмзәмияне шушы авылда очрата.
Зәмзәмия апа авылда РАЙПО кибетендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан. 1968 елда беренче бала – Ильмира туа, аннан дүрт елдан соң икенче кыз – Земфира, 1977 елда – Ильсур дөньяга килә. Зәмзәмия апа белән бергә 50 елдан артык тормышның шатлыгын, борчуын да бергә бүлешеп, гомер итәләр.
Бүгенге көндә балалар да әтиләре үрнәгендә эш сөючән булып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Әнәс абый белән Зәмзәмия апаның дүрт оныгы һәм бер оныкчык – әби-бабайның шатлыгы.
Оныкларга хезмәт тәмен татып үсәргә кирәк дип, авылга кайткан саен аларга эш җаен күрсәтеп, өйрәтеп үстергән бабай. “Оныклар кулларына чүкеч, көрәк, пычкы да тотып эшли белә. Тиресне дә шакмаклап өяләр, печән дә җыялар. Без әтигә бик рәхмәтле, оныкларда да эш ярату сыйфатын тәрбияли алганы өчен”, - ди кызы Ильмира. Кулыннан гөлләр тама дип әйтү, нәкъ менә Әнәс абый турында. Берәр эшкә алынса, аны кырт иттереп ахырына кадәр башкарып чыкмыйча, туктамый. “Эшнең тәмен белеп эшли бит ул. Эштән рәхәтлек ала”, - ди Зәмзәмия апа.
Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды.
Фотолар: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев