Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы мәктәбе: уңышларны дәвамлы итүчеләр

Түбән Чыршылы мәктәбе – элек-электән үк көчле коллектив. Үз эшенә бирелгән, балаларны яратып эшләүчеләр биредә белем һәм тәрбия бирә.

 

 

Хәзерге яңа программалар, яңа стандартлар кертелгән вакытта да, аз комплектлы мәктәп булса да, бурыч-максатлар үтәп киләләр, белем сыйфаты аксамый. 9 еллык мәктәптә 9нчы сыйныфлар имтиханнарын да уңышлы гына тапшыралар, начар билгеләр юк. “Быел 8 укучыбыз мәктәпне тәмамлап китте. Алар барысы да урта һөнәри уку йортларына укырга керделәр, һөнәр алып, үз юлларын табарлар дип ышанабыз. Тырыш класс булды, уңышлар аларга”, - ди укытучы  Алсу Виловна.  

Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәннәр урынына килүчеләр, ягъни беренче сыйныф булмау күңелдә борчылу уята. Түбән Чыршылы мәктәбендә уңай күренеш күзәтелә: биредә үз укытучылары эшли, читтән килеп эшләүчеләр юк. Быел мәктәпнең юбиляр укытучылары да шактый. Мәктәп коллективы аларның барысын да котлый, онытмыйлар, газетка да котлау бирәләр. Гөлия Гәрәева, Әлфия Фәхриева, Рузалия Сафина, Гөлнур Загриева, Рәсилә Галиева, Мөслимә Хәсәншина – хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, юбилейларын билгеләп үтүче ветеран-педагоглар. Декабрьдә исә тагын бер ветеран-педагог Роза Фәрхетдинова гомер бәйрәмен каршы алачак, Ходай язса.

Мәктәптә 13 ел директорлык вазифасын алып барган Рузалия Солтановна Сафина укучылар да тәртипле булды, укытучылар да нык тырышып эшләде, дип искә алды. “1976 елда Түбән Чыршылы мәктәбенә килдем. Балалар күп, паралель класслар да бар. Өлкән яшьтәге Салих Фәтхетдинов, Закира Кашиповалар белән бергә эшләдек, алар миңа төпле киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Аннан тәҗрибәле укытучылар: Рәфкать абый, Роза Арсланова белән эшләдек. Мәктәпкә һәр яңа килгән буын укытучылары – оста, тәҗрибәле, балалар белән эшләргә омтылып торучы педагоглар булды. Мәктәп коллективы ата-аналар белән дә килешеп эшли белде”, - дип сөйли Рузалия Сафина.

Элеккеге директор Рәсилә Камиловна белән һәрвакыт борчыган соравыңа җавап табып, уй-хисләрең, кичерешләрең белән уртаклашып, күңелеңә кирәкле җавапны таба аласың, диләр укытучылар. Ул иртәдән кичкә кадәр эш урынында булган. Һәммәсенә дә ярдәм итәргә тырышкан.

Хәзер исә мәктәп белән Гөлия Камил кызы Вафина җитәкчелек итә. Ул – Түбән Чыршылыда туып-үскән. “Тыйнак, сабыр, бар нәрсәне уйлап эшли торган җитәкчебез ул безнең. Бердәм булып, килешеп эшлибез”, - ди укытучылар коллективы. Әлбәттә, йөкнең авыры аңа төшә. Бүгенге, һәрвакыт яңалыклар кертелеп торган мәгариф тармагында эшләү җиңел түгел. Барлык документацияне алып барасы, кочак-кочак кәгазь тутырасы. Гөлия Камил кызы быел үзенең 50 яшҗлек юбилеен билгеләп үтте.

Түбән Чыршылы мәктәбендә тәҗрибәле, озак еллар хезмәт куючы: Тәлига Сәйфиева, Әнисә Багаутдинова, алсу Муллагалиева, Гүзәлия Ганиева, Венера Вафина, Әлфия Зиатдинова кебек мөгаллимнәр-педагоглар эшли. Аларның һәрберсе турында аерым мәкалә итеп язарга була.

Әнисә Багаутдинова укучылары белән спортта яңа үрләр яулый. Былтыр муниципаль ярышларда һәрвакыт алдынгылыкны алып кайтканнар. Ул үзе ел әйләнәсе табигать кочагында, кышын чаңгыда, җәен исә җәяү яисә велосипедта йөри, сәламәт тормыш рәвешенә башкаларны да өнди.

Алсу Муллагалиеваның кечкенә чакта безнең коллега, ягъни журналист буласы килгән. “Ләкин әнине калдырып, Казанга чыгып китә алмадым, мөмкинчелек булмады. Уеннар уйнаганда укытучы булам дигәннәрем истә. Әтинең сеңелесе Энҗе Сабирова география укытучысы иде. Аңа карап та укытучы буласым килү теләге уянды”, - ди. Башлангыч сыйныфлардан соң ул татар теле укытучысы булып эшли башлый, бүген дә укучыларда ана теленә мәхәббәт уята, хөрмәт тәрбияли.

Гүзәлия Ганиева – әнисе Гөлия Гәрәева эшен дәвам итүче. “Әнинең мәктәптә үткәргән чаралары, дәресләре һәрвакыт мавыктыргыч, методик таләпләргә туры китерелеп үтә иде”, - дип язган иде Гүзәлия ханым әнисе турында “Заман сулышы” газетына. Уңган-булган Гүзәлия ханым матур итеп җыр да башкара.

Ел саен мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча Түбән Чыршылы мәктәбе яхшы әзерлеген күрсәтә. Мәктәп бакчасын гөлбакча итеп ясап куялар. Алдынгы урыннар бирелә. Узган ел Яңа елга мәктәп бинасын әкият дөньясы итеп ясап, бизәп куйганнар иде.  2019 елда Түбән Чыршылы мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте.

 

Мәкалә тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев