Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулу уңаеннан мирасын барладылар (+ фотолар)

Түбән Чыршылы мәктәбендә галим, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел уңаеннан төбәкара киңәшмә булды.

Мәктәп бу көнне Әлмәт, Лениногорск район һәм шәһәренең туган тел укытучыларын, сыйныф җитәкчеләрен, кунаклар каршы алды. Шулай ук Самара, Чирмешән районнарыннан да видеоязма рәвешендә килгән эшләр булды.

Чыгыш ясаучылар 3 юнәлеш буенча эшләрен тәкъдим итте. Чараны үзенең видеоязма рәвешендәге сәламе белән Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин ачып җибәрде. Кичүчат мемориаль музее мөдире Диләрә ханым Гимранова да үзенең сәламләү видеосын җибәреп, уңышлы эшләр теләде.

Бөек галимнең нәсыйхәтләренә таянып, тәрбия юнәлешендә, гаилә, әдәп-әхлак темаларын яктырткан чыгышлар күрсәтергә кирәк иде бу чарада. Әзерләнеп килүче һәр мәктәп хәзерге чорның төп проблемасы булган: ана телен белмәү, әти-әнине тыңламау, кунакта үз- үзеңне тота белмәү кебек күренешләрне оста итеп уйнап күрсәттеләр һәм Ризаэддин Фәхреддиннең алтын сүзләре белән ныгытып куйдылар.

Кирлегәч, Куакбаш, Федотовка мәктәбе укучыларына һәм аларны әзерләүче җитәкчеләренә зур рәхмәт. Ә инде Иске Иштирәк мәктәбеннән Мортазина Рәзинәнең галимгә атап үзе язган шигырен тыңлау да кунакларны шатландырды.

Татар теле укытучылары зур хезмәт башкарды бу чарада. Алар төрле сыйныф укучыларына Р. Фәхреддиннең хезмәтләрен кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын тикшерүгә, бәяләүгә нигезләнгән банк биремнәре төзеп җибәрделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу эштә 11 гимназия, 2, 5, 7, 12, Керкәле, Иске Писмән, Подлесный, Иске Иштирәк мәктәпләре мөгаллимәләре аерылып торды.

Шундый чараларда үзебезнең мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан остазларыбызны күрү дә шатлыклы. Мәктәп музеен оештырган, Риза Фәхреддиннең бөеклеген, хезмәтләренең кирәклеген укучыларга, укытучыларга танытучы Рузалия Солтановна да музейның ачылу тарихын, галимгә атап уздырылган чараларны искә алды һәм киңәшмәгә уңышлы эш көне теләде.

Әлфия апа Ямаева -  мәктәпнең даими кунагы.  Бу юлы ул галимнең үги әнисе яклап төзегән шәҗәрәсен алып кайткан, Утыз Имәнигә атап чыгарган китабын да бүләк итте.

Салкын Алан авылы мәчете хәзрәте Илдус әфәнде белән очрашу да бик урынлы булды. Аның сәләмәт яшәү рәвеше, "Тимер" титулына лаек булуы, яшь буынга карата әйткән теләк- киңәшләре сокландырды.

Мәктәп музеенда экскурсия алып баручылар музей булекләрендәге истәлекләр белән кыскача таныштыру үткәрделәр.

Киңәшмә эшен алып баручы, сәхнә күренешен куючы югары категорияле укытучы- остазыбыз Талига Шамил кызына да зур рәхмәт белдерәбез.

 

Алсу Муллагалиева, Түбән Чыршылы мәктәбе укытучысы

фотолар: мәктәп сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев