Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы авылында яшәүче Рамил Нуруллин малай чагыннан маллар үстерү серенә төшенеп үскән

Авыл җирендә шәхси фермерлык хуҗалыгы тоту түгел, берничә баш мал асрау да катлаулы, күп көч сорый торган, җәен-кышын тукталып тормый торган эш.

Шуңа карамастан, районыбыз авылларында бу эшкә алынган һәм күп еллар дәвамында шуның белән шөгыльләнүче гаиләләр бар. Аларның берсе –  Урмышлы авылында яшәүче Гөлнара һәм Рамил Нуруллиннар гаиләсе.

“Мин үземне алай зурдан кубып фермер  дип әйтмәс идем,  авылда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар без. Бу эш миңа бала чагымнан ук таныш, анннары авылда бала сыер-сарык арасында үсә инде ул, элек шулай иде. Хәзер авылларда маллар юк дәрәҗәсендә, әмма бу юнәлештә безнең Урмышлы әле алдынгы урында бара. Дөрес, соңгы елларда бездә дә маллар азая төште, ә көтү бар әле. Элегрәк йөзәр баш эре мал булса, хәер җитмеш-сиксәннәр бардыр мөгаен”,- ди Рамил Нуруллин.

Рамил һәм аның абыйсы Расыйх – башлангыч сыйныфта укыган чакларыннан ук әти-әниләренең кул арасына кереп,  хуҗалык эшләрендә булышып үскән егетләр. Әтиләре Рәис 1985-1986нчы елларда, заманына күрә бер фермер сыман булган. Ул вакытта әле Лениногорск районында гына түгел, бөтен Татарстанга берничә генә кеше булган алар. 

Республикада ул заманнарда шундый бер авыл хуҗалыгы программасы бар иде: колхоз теләгән кешеләргә, үзләрендә симертеп кире колхозга тапшыру өчен бозаулар бирә иде. Кемнең-ничә бозау симереп бирерлек чамасы бар, шул кадәр баш ала, билгеле әллә күпме ала алмыйсың, мал өстенә карап торып кына симерми. Мал азыгы хәстәрләп, малны ашатып, торган җирен җылы, чиста тоту белән генә дә чикләнеп булмый, монда ветеринария ягын да җитди күз карашы астында тоту кирәк. Әтисе Рәис үрнәгендә Рамил дә, абыйсы да бу эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенеп үскәннәр.

“Мин 11 яшьләремдә авыл хуҗалыгы техникасын, мал симертүнең нәрсә икәнен белә идем инде”,- ди Рамил. Әмма кызганыч, әтиләре озын гомерле булмый, Рамилгә 13 яшь вакытта ул вафат була. Шушы вакытларда фермерлык эше бераз тукталып калса да, булдыклы-уңган ата кеше “эше барның - ашы бар” дигән төшенчәне, улларының күңеленә кече яшьтән үк сеңдереп калдырырга өлгерә.

“Мәктәпне тәмамлагач мине хәрби комиссариат ДОСААФ мәктәбендә шоферлыкка укытты. Анннан армиягә киттем, Түбән Новгород өлкәсендәге яшерен хәрби частьтә хезмәт иттем. Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалык тотабыз, сыерлар, атлар – барысы бергә кырык башка җитә, 35 гектар җиребез бар. Бу эштә үзең генә булмый, хөкүмәтнең, авыл җирлегенең, дусларның ярдәме бик кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин бервакытта да ярдәменнән калдырмый. Узган ел район исеменнән  шшәхси хуҗалыкларга прицеплар, ә анннан алдагы елда савым аппаратлары биргәннәр иде. Әмма авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәясе бик түбән. Тормыш-көнкүреш өчен кирәк булган барлык товарларның, хезмәтләрнең, ут-су бәясе даими күтәрелеп тора. Ә безнең эш шуларга бәйләнгән, азык-әзерлим дисәң, трактор-комбайнга ягулык кирәк, ут-суы кирәк. Сөт җыючылар бик түбән бәя куя”,- дип сөйли Рамил.

 Рамилнең тормыш иптәше Гөлнара сыерларны үзе савып, эремчек, катык-каймак ясый. Үз йортларында гына сөтне эшкәртү өчен махсус урын да ясап куйган Рамил. Аларның үз сатып алучылары бар, авылдашлар да, читтән заказ бирүчеләр дә бар. Алар үз эшләренең тәмен табып, ризыкның сыйфатлы булуы өчен тырышучы кешеләр. Гадәттә нәкъ шушындый кешеләр башкаларның да сыйфатлы ризык белән туклануын тели.

“Авылда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы тагын берничә кеше бар, әмма яшьләр күбрәк бу эшкә алынсын өчен, дәүләттән бүгенге көндә каралган ярдәм генә җитми. Ит-сөтне шәхси хуҗалыклардан сатып алу бәясе бүгенге хәлендә калса, яшьләр бу эшкә күпләп килмәс шул”,- дип борчылуын белдерә Рамил.

Рамилнең тормыш иптәше Гөлнара Яңа Елховой авылы кызы, ул да бик уңган-тырыш гаиләдә туып-үскән. Мал карау, үстерүнең җаен белә, бик тыйнак кеше ди аның турында авыл җирлеге башлыгы. Гаиләләрендә өч бала тәрбияләп, үстерәләр, зур кызлары Чулпан инде Әлмәт сәүдә техникумын тәмамларга җыена. Кече кызлары Сылу Әлмәттә татар гимназиясендә укый.  

Яннарында бүген җиденче сыйныфта укучы уллары Нәргиз бар, ул әтисенең уң кулы хәзер.

Гөлнара һәм Рамил Нуруллиннар Урмышлы авылының, яшь булсалар да, хөрмәт казанган, үрнәк гаиләсе. Авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин да алар турында бик канәгатьлек белән сөйләде. Шушы гаилә үрнәгендә, шәхси ярдәмче хуҗалык булдырырга теләүчеләргә  ярдәмгә әзерлеген, бу юнәлештә әле планнары булуын да әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев