Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Югары Чыршылы авылында шәҗәрәләр бәйрәмендә карендәшләр, ырудашлар очрашты (+фотолар)

Районбызның Югары Чыршылы авылы “Шәҗәрәләр бәйрәме”н гөрләтте. Авылга 7-8 ел кайтмаган авылдашлар кайтты, туганнар бергә җыелды, Сабантуй уеннары оештырылды, кичке уеннар үтте, кичен күктә салют балкыды.


Менә ичмаса бәйрәм булган бу! Районыбызның Югары Чыршылы авылында гына шундый чара узадыр, мөгаен. Биредә байтак еллардан бирле Авыл көне бәйрәме уздырып киләләр. 2004 елда авылның 280 еллыгын бәйрәм иттеләр, 10 елдан - 290 еллыгын. Коронавирус эпидемиясе белән соңгы елларда уздырылмыйча торды һәм менә быел туган җиргә җирсү хисе кичерүче авылдашлар янәдән аяк басты. Әлеге чараны оештыручылар – Әлфия Ямаева, Әкъдәс һәм Резеда Вафиннар гаиләсе.

Быел исә бәйрәм тагын да масштаблы һәм үзенчәлекле итеп уза, шәҗәрәләргә игътибар бирелә. Әлфия апа Ямаева – Югары Чыршылы килене, аның ире Ильяс Ямаев шушы авылдан иде, кызганыч, моннан 6 ел элек бакыйлыкка күчте. Ильяс Ямаев – Әлмәттә 40 ел табиб булып эшләгән, бик матур җырлый торган булган.

“Ильяс миңа һәрвакыт терәк булды, һәр эшемне хуплады. Шушы бәйрәмне дә аның рухы шат булсын, туган авылым яши бит әле дип тыныч ятсын дип үткәрдем”, - ди Әлфия ханым. Ул үзе йөзләгән шәҗәрә төзегән гаҗәеп талантлы кеше. Гарәп графикасында булган документларны татар графикасына тәрҗемә итеп эш башкара.

Аның Зиннәтулла Насыйбуллин белән берлектә язылган 300 битлек «Чәшелем - асыл илем» китабы дөнья күргән. Әлфия ханым Риза Фәхреддиннең һәм күп кенә башка күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләрен дә төзегән (сүз уңаеннан, Югары Чыршылының нигезе Ризаэддин Фәхреддингә барып тоташа). Ул бертуган Туйкиннарга, Һади Атласи һәм аның көрәштәшләренә, шулай ук юкка чыккан авылларга багышланган конференцияләрдә, форумнарда чыгыш ясый.

Шәҗәрәләр төзү буенча мастер-класслар күрсәтә, белгәнен башкаларга да өйрәтеп калдырасы килә. Әлфия Ямаева үз туганнарының шәҗәрәләрен дә бик теләп төзи.

2018 елда Әлфия Ямаеваның «Ай нурында нәсел сукмагы» китабы чыга. Бу китапта Югары Чыршылы авылының өч гасырлык тарихы урын алган. Әлеге китапны автор шушы авылның горурлыгы булган тормыш иптәше Ильяс Мөхтәрәм улы Ямаевка багышлаган. Югары Чыршылыда узган бәйрәмдә гаиләләр шәҗәрәләре белән катнаша. 5 иң зур шәҗәрә сайлап алына.

Шушы шәҗәрәдәге карендәшләр, туганнар бергә җыела. “Аларның һәрберсе 5 тирмә (мәйданчык) ясады, шунда тәм-томнар, кул эшләре куелды, шәҗәрәләре турында сөйләделәр, туганнар бергә очрашты, күреште, аралашты. Бу бәйрәмгә Чиләбе, Мәскәү, Казан, Әлмәттән бик күп авылдашлар, кунаклар кайтты, кайберләре 6-7-8 ел кайтмаганнар, алар бер-берсен сагынып күреште”, - дип сөйли Әлфия апа Ямаева.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев