Зәй-Каратай авылында әдәп-әхлак үрнәкләренә таянып, Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чара узды
Күптән түгел Зәй-Каратай мәчетендә тагын мөһим, эчтәлекле чара үтте: ул галим, фольклорчы, бик күп китаплар авторы, дин әһеле, мөгаллим Каюм Насырыйның тууына 200 еллыгына багышланган кичә узды.
“Каюм Насыйри – татар әдәбиятының якты йолдызы” дип исемләнгән чараны Зәй-Каратай мөслимәләре, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә уздырдылар.
Шушы чарада катнашкан Зөмәрә Шәрәпова әйтүенчә, авыл күләмендә генә түгел, ә шәһәркүләм зур чара итеп тә үткәрерлек кичә булды бу.
“Мөслимәләр җитәкчесе Рәисә апа Якупова тырышлыгы белән, мәдәният хезмәткәрләре Рөстәм Идиятов, Галия Насибуллина һәм Гүзәлия Фәхретдиновалар оештырып, кызыклы сценарийлар язып, күп булып җыелган халыкка тәрбияви-әхлакый чара үткәрделәр. Мәчетнең махсус киң, җылы бүлмәсе гөрләп торды”, - ди Зөмәрә ханым.
Шушы әдәп-әхлакый теманы үз эченә алган чарада Лениногорск мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Ләйлә ханым, хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, апалары, авыл волонтерлары, авыл мөслимәләре катнашты.
Ләйлә ханым дога белән башлап җибәрде. Мондый чараның мөһимлеген әйтеп үтте. “Безнең Зәй-Каратай мөслимәләре турында бары җылы сүзләр генә әйтәсе килеп тора, алар – тырышлар, активлар. Мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышлап әдәби-тематик чара үткәрергә дип ниятләделәр. Ниятләре – изге. Бу бик матур күренеш. Мөслимәләрнең шулай бердәм булып, мәдәният, китапханә белән эш алып баруларына шатланабыз гына”, - ди Ләйлә ханым.
«Каюм Насыйри - күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе» дигән темага видео-презентация ясалган иде, бөек галимнең биографиясе һәм иҗаты белән китапханәче таныштырды. Каюм Насыйри – энциклопедик белемле шәхес. Аның хезмәтләре тел белеме, тәрбия, халык авыз ижаты, математика, тарих, астрономия, география һәм башка бик күп өлкәләргә карый. Ул халык медицинасы белән дә кызыксынган. Каюм Насыйри шулай ук Көнчыгыш халыклары әсәрләрен тәржемә иткән. Мәсәлән, «Әбугалисина кыйссасы» атаклы табиб һәм акыл иясе Әбугалисина (Авиценна) турында.
Зәй-Каратай мөслимәсе Мәдинә ханым Ситдикова әйтүенчә, К. Насыйри әдәп-әхлакка һәм гыйлемгә күп игътибар биргән. “Хикәяләре аша тәрбияләгән. Дөньяви фәннәрне кайтаруга зур өлеш керткән. Гыйлемгә, русча белергә өндәгән. Кайбер татарлар аны яратып бетермәгән. Аның бөтен тырышлыгы – халыкка белем бирүдә. Бу чараны үткәрү фикере Рәисә апага беренче килгәндер. Дәвамлы булсын иде шундый чаралар” – ди Мәдинә ханым.
Алып баручылар “Тәрбия турында китап”тан мәгънәле цитаталарны укыдылар. Шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр әйтештеләр, “Түбәтәй” халык уенын уйнадылар. Сорауларга дөрес җавап биргәннәр бүләкле дә булдылар әле.
Чара чәй табыны артында дәвам итте. Шушы кичәдә кунак булып Куакбаштан Җәмилә ханым Гәрәева катнашты.
“Үз милләтемне ныграк яратыйм, танытыйм дисәң, аның югары дәрәҗәләргә ирешкән уллары хакында белү кирәк. Аларнын хезмәтләрен өйрәнгән саен үзеңнең татар булуың белән горурлык хисләре арта. Зәй-Каратайда бик матур, эчтэлекле итеп әзерләгәннәр бу кичәне. Монда күп көч салынган, күп кешенең катнашуы сизелә. Шушы бай эчтәлекле кичәне балалар белән дә үткәрергә, башка авыллар да үрнәк алып, тирән тарихыбызны, галимнәребезне, авыл тарихын өйрәнеп яшь буынга да җиткерә алсак иде. Бу күркәм кичәдән соң тәмле ризыклар белән сыйланып, бүләкле булып, дин кардәшләр белән аралашып, тагын да күрешергә насыйп булсын дигән теләктә калдык”, - дигән фикерен җиткерде Җәмилә ханым.
Зәй-Каратайда матур яши беләләр, килгән кунакны да хөрмәт итәләр.Чара барышында кызлар йөгереп кенә торды. Шундый чаралар ешрак булса, балаларыбыз, оныкларыбыз да күрерләр, тәрбиялерәк тә булырлар, - ди Зөмәрә ханым.
Авыл мөслимәләренең махсус хәрби операциягә ярдәм итүләрен дә шушы мәкаләмдә ассызыклап үтәсем килә. Барысына да өлгерләр, тылдагы тормышны да, фронттагы тормышны да кайгырталар. Зәй-Каратай волонтерлары тарафыннан 25нче маскировка челтәре өлгерде, бик күп-күп күләмдә чәйләр тутырылды.
Язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 11 апрель санында укырсыз.
фотолар: Г.Насибуллина һәм З. Шәрәповадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев