Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зеленая Роща авылы мәчетендә өмә узды (+фотолар)

Мәчетнең эчке ягы танымаслык булып үзгәрә.

Зеленая Роща авылы мәчетендә соңгы елларда уңай якка үзгәрешләр булды һәм алар әле дә дәвам итә.

Зеленая Роща тарихында авылда мәчет 1993 елда төзелгән дип язылган. Ак таштан матур итеп салынган мәчет эшләп килә. Бәлки, тиз арада Аллаһ йортына мулла да билгеләнер.

Мәчеткә тавышны көчәйтү өчен яңа микрофон кайтартылган. “Хәзер җомга көннәрендә генә түгел, көн саен азан тавышы бөтен авылга ишетелерлек итеп яңгырый”, - ди китапханәче Әлфия Хафизова.

Мәчет тәрәзәләрендә матур, яңа пәрдәләр эленгән. Игелекле хәйриячеләр ярдәмендә булдырылган.

Шушы көннәрдә исә Башкортстан якларыннан җиде агач өстәл һәм 14 агач эскәмия кайтартылган. Мәчеттә Корбан ашлары үтеп тора, шунлыктан аларга бу җиһазлар кирәк иде. Моңарчы иске парталар, иске өстәлләр куллансалар, хәзер өр-яңалар.

Өстәлләрне һәм эскәмияләрне лак белән буяу өчен авыл уңганнары өмәгә җыелган. Монда мәчеткә йөрүче апалар да, мәдәният йорты-китапханә хезмәткәрләре дә, авыл эшләренә битарафлык күрсәтмәүчеләр дә катнашкан.

Буяу эшләрен мәчетнең тышкы ягында, урамда башкарганнар.

“Зур картон өсләренә куеп, агач җиһазларны буядык. Көне дә матур булды, барыбыз да тырышып эшләдек. Мәчетебез дә шулай ямь биреп, эшләп торсын”, - ди шушы өмәдә катнашучыларның берсе –  Әлфия Хафизова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев