Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Менә, ичмасам, сөйләде!

21 февраль көнне 11 нче гимназиядә шигырь бәйгесе үтте. Конкурста гимназия һәм 2 нче мәктәптән өч дистәгә якын укучы катнашты. Гимназиядә үткәрелгән шигырь бәйрәменә эчке бер дулкынлану белән бардым. Чөнки узган елгы бәйгедә жюри составында утырырга туры килде. Үз мәктәпләрендә генә түгел, төрле ярышларда җиңү яулаган яшь буын вәкиленең күпчелеге...

21 февраль көнне 11 нче гимназиядә шигырь бәйгесе үтте. Конкурста гимназия һәм 2 нче мәктәптән өч дистәгә якын укучы катнашты.


Гимназиядә үткәрелгән шигырь бәйрәменә эчке бер дулкынлану белән бардым. Чөнки узган елгы бәйгедә жюри составында утырырга туры килде. Үз мәктәпләрендә генә түгел, төрле ярышларда җиңү яулаган яшь буын вәкиленең күпчелеге сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә ия булып, җиңүчене билгеләү кыен булган иде. Быел укучыларның әзерлекләре бераз "йомшаграк" иде.
Конкурс Мәдәният сараеның «Артист» драма түгәрәге шәкертләренең «Зәңгәр шәл» әсәреннән өзекне сәхнәләштерүе белән башланып китте. «Сандугач сайрар илем» фестивалендә җиңү яулап кайткан Айсылу Зиннурованың оста итеп шигырь сөйләве дә сәхнәгә чыгарга әзерләнүче укучыларга көч бирми калмагандыр.
Укучылар бу көнне үзләрен нәфис сүз остасы буларак сынады. Катнашучыларның күпчелеге төрле темага татарча шигырь өйрәнеп, сәхнәдә чыгыш ясады. Чәчмә әсәрдән өзек тәкъдим итәргә дә була иде, моңа бары бер укучы гына алынган. Дистәләгән кеше алдына чыгып, каушавын җиңеп, артистларча хискә бирелеп шигырь укыган укучылар, башлыча, башлангыч сыйныф укучылары. Аларга куркуны җиңеп, сәхнәгә чыкканнары өчен генә дә афәрин, диясе килә. Башлангыч сыйныфлар арасында җиңүчеләргә килгәндә, алар түбәндәгеләр: I урын - 11нче гимназиянең III «А» сыйныф укучысы Айсылу Афзаловада, II урын - 2 нче мәктәпнең II «Б» сыйныф укучысы Әдилә Галинада. III урынны гимназиядән IV «А» сыйныф укучысы Диләрә Мөдәррисова һәм I «А» сыйныф укучысы Айдар Шәяхмәтов алды. Алга таба да сәләтләрен үстереп, сәхнәдә яңа үрләр яуларга насыйп булсын нәни шигырь сөючеләргә!
Урта сыйныфларны бәяләү әллә ни кыенлык тудырмады, чөнки бәйгедә бары V-VI сыйныфлар гына катнашты. Югары сыйныфларның имтиханга әзерләнәсе бардыр, шуңа катнашмаганнардыр, дигән фикер туды.
Бишенче - алтынчылар арасында, җиңүче исемен бу юлы 2 нче мәктәпнең VI «А» сыйныф укучысы Диләрә Мотаһировага бирергә булдык. Ул Әгъләс Шәйхетдиновның «Без нишләдек?» дигән шигырен укыды. Менә ичмасам, сөйләде! Залда сабырсызланып утырган укучыларга хәтле тын калып, йотылып тыңлады. Аңардагы осталык, артистлык сәләте соклану уятты. Конкурсантларның күбесе шигырьне әйбәт белә, әмма сәхнәгә чыккач, югалып каламы соң шунда, тотлыга, куркып кала. Ә Диләрә залда утыручыларны, әйтерсең лә, күрми дә. Сәнгатьле итеп, ашыкмыйча, шигырьне җиренә җиткереп, конферанс таләпләренә туры килерлек итеп укыды. Бәйгедә бу юлы I урын ике укучыга бирелде. Икенчесе гимназиянең V «А» сыйныф укучысы Илзирә Алишева. Ул Гадел Кутуйның «Сагыну» әсәреннән өзек укыды.
Калган призерлар - шулай ук гимназия укучылары. II урынны - V «А» сыйныф укучысы Рузилә Җиһаншинага, III урынны - VI «Б» сыйныф укучысы Эльвина Камалтдиновага бирергә булдык. Мондый шигырь бәйгеләрен үткәрү кирәк, әмма анда бөтен мәктәпләр дә катнашса, кызыклырак булыр иде. Чөнки яшерен талантлар, әлегә ачылмаган нәфис сүз осталары, һичшиксез, һәрбер мәктәптә дә бар. Кичәне тәмамлап, бергәләп "Туган тел" җырын башкардык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђйге