Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Урман – табигатьнең «үпкәсе»

Авылыбыз китапханәсендә "Урман - илебез байлыгы" дип аталган кичә үтте. Анда мәктәпнең IX сыйныф укучылары катнашты. Гади генә кичә түгел иде ул. Укучыларны кызыксындыру, урман-кырларга карата сакчыл караш, патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, аны үзенчәлекле итеп оештырырга тырыштык. Һәр катнашучы агач булып киенеп, үзләренең нинди агач булуы турында сөйләргә тиеш...

Авылыбыз китапханәсендә "Урман - илебез байлыгы" дип аталган кичә үтте. Анда мәктәпнең
IX сыйныф укучылары катнашты.

Гади генә кичә түгел иде ул. Укучыларны кызыксындыру, урман-кырларга карата сакчыл караш, патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, аны үзенчәлекле итеп оештырырга тырыштык.
Һәр катнашучы агач булып киенеп, үзләренең нинди агач булуы турында сөйләргә тиеш иде. Сынатмадылар һәм югалып калмадылар. Урманда үсеп утыручы каен, миләш, усак һәм башка төр агачларның, гомумән, табигатьнең безнең йортыбыз икәнлегенә ышандыра алды укучылар.
«Табигатьтән башка яшәүне күз алдына китерүе кыен. Без аннан башка яши алмыйбыз. Урман безгә агачын да, җиләк-җимешен дә, гөмбәсен, дару үләнен дә бирә. Юкка гына урманны - табигатьнең "үпкәсе" димиләр», дигән төшенчәне балалар тирәнтен аңлап, олыларча фикер йөртте, фикерләре белән бүлеште, урманга мәдхия җырлаган шигырьләр укыды, җырлар башкарды.
Үзебезнең авылдагы урманнар турында да сөйләшү булды. Безне тукландырудан, шәп чимал булудан тыш, урман - иген уңышын күтәрә, ачы җирләрне тоткарлый. Агачлар без сулый торган кислород чыганагы, төрле тармаклар да кыйммәтле чимал булып тора.
- Сулаган һавабызны чистартуда агачларга тиңнәр юк, - диде балалар, кыскача урманга характеристика биреп.
Кичәбезгә авылның лесничие Айрат Хафизов чакырылган иде. Ул балаларны урманчыларның эше белән таныштырды.
- Республикабыз урманнарга бик бай. Урманчылар шушы байлыкны саклап калу өчен үзләреннән зур көч куя. Яз җиткәч, агачлар утыртыла. Җәй буена бертуктамый урманда эшләр алып барыла. Аны янгыннардан саклыйлар. Урман тирәсендә, янгыннан саклану максатында, сөрү эшләре үткәрелә, белдерүләр язып куела һәм башкалар, - дип сөйләде ул һәм шәһәрдә өченче типтагы Янгын-химик станциясе ачылуы турында әйтте. Аның урманчылар эшен җиңеләйтә төшүе турында да әйтергә онытмады кичәгә килгән кунак.
Кичәбез ахырында һәр «агач», һәр «җәнлек» балаларны әдәпле булырга чакырды, урманга зыян итмәскә, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне, хайваннарны рәнҗетмәскә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђзђк