Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Уйла һәм яса

Шөгердәге Өстәмә белем бирү үзәге райондагы балаларның техник модельләштерү осталыгын тикшерү өчен конкурс-бәйге үткәрде. Катнашучыларга ЛЕГОдан җыелган нинди дә булса эш, корылма, модель алып килүе шарт иде (ЛЕГО - ул конструктор, пластмассадан эшләнгән шакмакларны бер-берсе белән тоташтырып нинди дә булса фигура ясала). Авыл мәктәпләрендә сәләтле балалар күп булуга карамастан, бәйгедә...

Шөгердәге Өстәмә белем бирү үзәге райондагы балаларның техник модельләштерү осталыгын тикшерү өчен конкурс-бәйге үткәрде. Катнашучыларга ЛЕГОдан җыелган нинди дә булса эш, корылма, модель алып килүе шарт иде (ЛЕГО - ул конструктор, пластмассадан эшләнгән шакмакларны бер-берсе белән тоташтырып нинди дә булса фигура ясала).

Авыл мәктәпләрендә сәләтле балалар күп булуга карамастан, бәйгедә өч мәктәптән барлыгы 12 укучы катнашты. Иске Куак мәктәбеннән IV сыйныф укучысы Анатолий Мишкин (җитәкчесе - Ольга Мишкина), Чкалов исемендәге мәктәптән III сыйныф укучылары Карена Александрова, Реваль Минһаҗев, Наил Насыйбуллин (җитәкчеләре - Ленар Халиков), Тимәш мәктәбеннән I сыйныф укучылары Газиз Мортазин, Дамир Мостафин, II сыйныфтан Рәшит Ибраһимов, Айнур Хәйруллин, III сыйныфтан Никита Вотяков, IV сыйныфтан Ленар Сөнгатуллин, Шамил Нуруллин һәм V сыйныф укучысы Аяз Фәхретдинов (җитәкчеләре - Лилия Мортазина) килгән иде.
Сәхнәдә күргәзмә ясап куелды. Анда ЛЕГОдан ясалган бик күп төрле корылмалар: космик-корабль, "Ракета - 2012", төрле маркалы самолётлар, робот-ниндзя, ялкынлы-утлы аждаһа, шулай ук төрле маркадагы машиналар урын алган иде. Укучылар үзләре дә эшләрен алып килгән. Аяз Фәхретдиновның (Тимәш мәктәбеннән) макетын аерым әйтеп үтмичә булмый. Ул үзе генә дә 10 төрле ЛЕГОдан җыелган корылма алып килгән иде. Аның эшенә күпләр сокланды.
Шулай ук бу бәйгедә I сыйныф укучылары катнашуы да уңай күренеш. Конкурста бер кыз баланы күреп тә күңел сөенде. Куркып тормаган, егетләр белән көч сынашырга чыккан!
Күргәзмә белән танышканнан соң, аерым биремнәр, сынаулар аша ярыш башланды. Иң элек Өстәмә белем бирү үзәге методисты, конкурсны оештыручы Ольга Минһаҗева бәйгенең тәртибе белән таныштырды. Башта укучыны төп биремнәрдә башкарылачак эшчәнлеккә әзерли торган (мәсәлән, игътибарны арттыра һәм зиһенне активлаштыра, кулның вак мускулларын үстерә торган) биремнәр, аннары өлешчә эзләнү характерындагы, яки иҗади фикер йөртү элементлары кергән биремнәр оештырылды. Ярышта катнашучылар билгеле вакыт эчендә 5 төрле сынау үтәргә тиеш иде.
Катнашучы балалар үзләренең тырышлыклары, кызыксынучан, сәләтле булулары белән безне шаккатырды. Һәр бала бирелгән биремне мөмкин булган кадәр тырышып, зур көч куеп башкарды, осталыгын, иҗади эшен, белемле икәнлеген күрсәтергә омтылды. Гомумән алганда, барысы да мөстәкыйль фикер йөртә ала, эшнең асылын аңлата, сорауларга матур итеп төгәл җавап бирә беләләр.
Бәйге ахырында жюри тарафыннан урыннар билгеләнде. Призлы урыннарның барысын да Тимәш мәктәбе алды: I урын - V сыйныф укучысы Аяз Фәхретдиновка бирелде, ул диплом һәм истәлекле бүләк иясе булды. II урынны - Рәшит Ибраһимов яулады, III урын Шамил Нуруллинга бирелде.
Киләчәктә дә бу егетләргә, гомумән алганда, барлык бәйгедә катнашучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЛЕГО

2
X