Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

11нче гимназиянең яшь талантлары - яшь гармунчылары

Яшь гармунчылар – яшь талантлар үсеп килә икән 11нче гимназиядә. Әле буйга кечкенәрәк булып та, кулларына үзләреннән дә зуррак гармун тотып, көйләр яңгырату – киләчәктә гармун тавышы ишетеләчәгенә ишарә булды.

 

Гармун музыка уен кораллары арасында аерым урын тота. Гармун көйләре белән фронтка, соңрак армия хезмәтенә киткәннәр. Элек елларда кызлар-егетләр гармун белән кич утырган, аулак өйләр гармунсыз үтмәгән. Гармунчылар, русча әйткәндә, “почетта” булган.

Гимназиядә узган “Уйнагыз, гармуннар” чарасында катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова әйтүенчә, гармунчылар бик ялындырып кына уйнаганнар. “Авылда әнинең туганы гармунчы булган. Аны кич утыруларга чакыралар да, кызлар ялынып-ялынып уйнавын сорый икән. Боларны әни безгә сөйли. Менә шушы чараны карагач, әлеге хатирә исемә төште”, - ди Гөлфирә Мәҗитовна.

11нче гимназиядә талантлы балаларның белем алуы турында язып торабыз. Менә тагын яңа ачышы белән шатландырды әлеге белем учагы – яшь гармунчылар үсеп килә. “Уйнагыз, гармуннар” чарасында моны күреп, моңа инандык. Әлеге чара гармун уйнаудан бигрәк, бүгенге көндә гармун уйнарга өйрәнеп, паралель рәвештә шәһәрдәге музыка мәктәбендә белем алучы яшь гармунчылар белән очрашу – чараның иң югары ноктасы иде.

Гимназия укучысы -  Фәиз Хөсәенов талантлы бала, ул матур итеп җырлый да, театр сәнгатен дә ярата, спектакльләрдә катнаша. Инде менә музыка мәктәбенә йөри башлаган. Кулына баянын алып көй дә уйнады, җыр да башкарды ул.

6нчы сыйныф укучысы Рияз Шәриповның бабасы да гармунда уйнаган икән. Кем белә, бәлки аңардан моң күчкәндер Риязга. Ул менә бишенче ел музыка мәктәбендә шөгыльләнә, өйрәнә икән. “Атнага ике тапкыр музыка мәктәбендә булам. Баянда, гармунда уйныйм. Гармунда өйрәнергә җиңелрәк булды. Музыка мәктәбендә төрле көйләр уйнарга өйрәнәбез”, - ди ул. Әлбәттә, гимназиядәге музыка дәресләрендә дә көйләрне тиз отып алып өйрәнә икән.

4нче сыйныф укучысы Илья Чернов чарада рус такмакларына көйләр уйнады. “Минем бабайны артист булган, концертларда катнашкан дип сөйлиләр. Абый флейтада уйный. Мин баянда уйнарга өйрәнә башладым. Ноталарны яхшы итеп белергә, истә калдырырга кирәк. Без дәресләрдә җиңел җырдан катлаулыга күчеп өйрәнәбез”, - ди Илья.

Ә менә Рияз Талипов белән Азат Шәрифуллин – гимназиянең музыка укытучысы Рошания Хәсәншина җитәкчелегендә өйрәнгәннәр. Рияз баянны кулына узган ел алган. Быел баян түгәрәгенә йөри алмаса да, әлеге музыка коралын ташларга җыенмый.  Моннан тыш, ул гитарада, синтезаторда да уйный. Яшь, талантлы,тыйнак егет төрле өлкәдә үзен сынап карарга ярата. Көйләрне отып алуга сәләте бар, ди укытучысы да.

Гимназиядә курайчылар түгәрәге дә эшли. Рошания Хәсәншина әйтүенчә, әлеге уен коралында уйнарга балаларның теләкләре бик зур. “Курайлар җитешми. Аларны сатып алып кайтарттык”, - ди.

Ул көнне курайчылар ансамбле, баянда – Рияз Талипов һәм Рияз Шәрипов, Рошания Хәсәншина матур итеп көй уйнадылар, ә “Ак калфак” оешмасының сандугачтай җырчысы Регина Гыйззәтуллина “Суда, суда йөзәләсеңме?” татар халык җырын башкарды.

Язганымча, гимназиядә музыка дөньясы серләрен Рошания Саримовна төшендерә. Ул менә 1994 елдан бирле, 30 елга якын шушы белем йортында армый-талмый хезмәт итә. Кулына баянын алып, көй уйнап җибәрүгә аның йөзендә шатлык, бәхет чаткылары чагыла. “Минем музыка фәнен  укытуны сайлау очраклы гына түгел, ә күңел чакыруы. Музыка күңелемдәге хисләремне, уй -фикерләремне тулысынча чагылдыра һәм гүзәллеккә мәхәббәт уята, укучыларымның күңел кылларына кагыла алуыма эшләгән саен инана барам”, - ди.

Аның музыка дөньясына килеп керү башлангычы – Түбән Чыршылы мәктәбенә танылган  композитор Әнвәр Бакиров килеп, музыка класслары ачып, балаларны шунда җәлеп иткәндә башлана. Бу 1973-1975 еллар була. 1979 елда Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика училищесына укырга керә. “Өйдә баян юк иде, ә уйныйсы килә. Күршеләрдән дә алып торган чаклар булды. Педучилищеда Ринат Әхмәтшиннан баян дәресләре алдым”, - дип искә ала.

Рошания ханымның әнисе дә бик матур җырлый икән, әтисе дә гармунда уйнаган, ике энесе гитарада, апасы мандолинада. Ике улы шулай ук гитарада уйный. Гаилә бәйрәмнәрендә бергә җыелгач,  баянсыз утырганыбыз юк, ди. Хәзер Рошания ханым өч яшьлек оныгын да баян белән тәрбияли.

“Уйнагыз, гармуннар” чарасында шулай ук Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханадән Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова килеп, гармун турында матур җыр башкарды. Гармун турында тирән эчтәлекле шигырьләр яңгырады. Гимназия кызларының, күбәләктәй очып, бию башкарулары – ямь өстәп җибәрде.

Әлеге кичә “Ак калфак” оешмасы белән берлектә үткәрелде. Рошания Хәсәншина – шушы оешма әгъзасы ул. “Ак калфак” эшчәнлегенең һәр башлангчын хуплап алып, аларга ярдәм итүче шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова шушы чарада катнашты, киләчәктә шушы юнәлешне тагын да үстереп,  гармун уйнаучылар бәйгесен дә оештырырга тәкъдим итте. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова алып баручы Гөлназ Ибраһимованың  һәм Рошания Хәсәншинаның матур мизгелләр бүләк итүләрен әйтте. Яшь талантларга уңышлар теләде. Шушы оешма әгъзасы Сәрия Миргасимова да изге теләкләрен ирештерде, самавыр турында шигырь дә бүләк итте.

 

Тәслимә Рафикова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
-    Бүгенге күркәм чарада гармун тарихы, беренче гармуннны ясаучы осталар турында кызыклы һәм  файдалы мәгьлүматлар ишеттек. “Ак калфак”лы кызыбыз Рошания Хәсәншина гимназиядә менә нинди яшь талантларның сәләтенә юл ача икән. Горурланып, киләчәктә менә күпме баянчыбыз булачак, дип тыңладык без аларның уйнаганнарын! Рошаниянең бармаклары гармун телләре өстендә биеп кенә тора. Онытылмасын иде гармун тавышлары. Электән үк гармун һәр кичә-концертларның бизәге булган. Киләчәктә яшь талантларыбыз белән гармунчылар бәйгесен дә уздырырга язсын.

 

11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 11нче гимназия талантлар төбәге