Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

«Айсылу» театры: ана теленә мәхәббәт сәхнәдән башлана

Ул менә ике дистә елдан артык үзенә килгән балаларны якты йөз белән, саф татарча дәшеп, якын күреп ала да, ниндидер серлелек белән театр түгәрәгенә алып кереп китә. Театр түгәрәгенә, әйтерсең, балаларны ябыштырып куйганнар.


 


Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә эшләүче “Айсылу” театр түгәрәген районыбыздан тыш, республика күләмендә дә беләләр. Ә аның җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова – үз эшен яратып, милләт өчен җан атып эшләүчеләрнең берсе.

Хәтерлим әле, кызыбызны 11нче гимназиягә 1нче сыйныфка керер алдыннан Белем көненә дип әзерли торган бәйрәмгә репетициягә китергәч, Зөмәрә ханымның беренче сүзе: “Татарча беләме?” булды. Менә шулай ана телен, гореф-гадәтләрне белсеннәр, традицияләребез яшәсен дип, армый-талмый эшли. “Айсылу” театр һәм фольклор коллективы 1999 елда оеша һәм соңрак шундый исемдәге театр түгәрәге Мәдәният сараенда да эшли башлый.

11нче гимназиянең бусагасын атлап кергән балаларның күбесе “Айсылу”да сәхнә серләренә төшенә, дөрес итеп сөйләргә өйрәнә. “Гимназиядә 150ләп бала театр түгәрәгенә йөри. Театр бит ул – сәхнәдә генә уйнау түгел. Ул коллективка ияләшү, команда белән эшләү, дөрес сөйләм күнекмәләрен булдыру һәм иң мөһиме – традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне онытмау, белү, һәрвакыт искә төшереп тору”, - дип сөйли Зөмәрә Шәрәпова. Шунысы куанычлы: катнаш гаиләдә үсеп, татарча белмәгән балалар биредә татар сүзләрен, татар җырларын ишетә һәм яшьтәшләреннән калышмаска тырышып, телне өйрәнә дә башлый. Әнә гимназиянең 3нче “А” сыйныфында укучы Диана Звонарева өченче ел театр түгәрәгенә йөри һәм шактый гына татарча сүзләр өйрәнгән. Әнисе – татар, әтисе – мордва милләтеннән. “Өйдә әни белән татарча сөйләшәбез. Кайбер мордва сүзләрен дә беләм. Миңа театрда бик ошый. Монда бөтен эмоцияләр күренә. Фольклор уеннар да бик кызыклы. Без мәдәният сараенда, гимназиядә чыгыш ясадык”, - ди Диана. Зөмәрә Ләбибовна фикеренчә, татар телен өйрәнергә теләүче балалар күбәйсен иде. “Татарстаныбызда яшәп, ничек инде үз телеңдә сөйләшмәскә кирәк? Беренче чиратта, ана телеңне камил белү, аннан башка телләрне өйрәнү комачау итми”, - ди ул.

Шушы максатны күздә тотып, 2021-2022 елда 11нче гимназия Бөтенроссия грант конкурсында катнашып, җиңү яулый. Анда катнашу өчен “Айсылу” “Красная шапочка” – “Кызыл калфак” әкиятен өч телдә сәхнәләштерә: татар, рус, инглиз телендә. “Инглиз теле белән укытучылар, әти-әниләр ярдәм итте, “Красная шапочка” әкиятен куюда укучының әнисе – Ильмира Ибряева булышты”, - ди Зөмәрә ханым.  

 “Айсылу” театры һәрдаим төрле конкурс-бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаша, призлы урыннар яулый. Барысын да санап чыгу мөмкин түгел, шуларның берничәсе генә: “Дулкыннар” балалар-яшьләр фестивале (Казанда уза, 2019 елда гран-прига лаек булалар), “Безнең йорт – Татарстан” республика этномәдәни фестивалендә. Моннан тыш алар  күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм этномәдәни компонет белән белем бирүче мәктәпләр арасында уза торган фестивальнең даими катнашучылары. Иң беренче катнашкан елларында ук – 2018 елда “Халык иҗаты” номинациясендә беренче урынга лаек булалар, 2021 елда – икенче урын. Приз акчасына театрга костюмнар тектергәннәр. “Сандугач сайрар илем” фестивалендә дә “Айсылу” түгәрәгенә йөрүче балалар күп тапкырлар призлы урыннар алды. Сәхнә осталыгы буенча “Если бы...” фестивалендә җитәкче үзе – Зөмәрә ханым һәм балалар да катнашалар.

Соңгы елларда “Айсылу” театры фольклор буенча ныклап торып эшли. “Фольклор – халык традицияләренә нигезләнеп, балаларда әхлак тәрбиясе булдыру ул. Без күп кенә фольклор күренешләрен тамашачыга тәкъдим иттек, мәсәлән, “Бәби ашы”, “Самавыр янында чәй эчү”, «Су буе». Без күбесен Мәдәният сараенда, “Аулак өй”ләрдә күрсәттек. Гимназиядә бәйрәм чараларында тәкъдим итәбез”, - ди Зөмәрә Шәрәпова. 

Әлбәттә, халык иҗаты буенча сәхнә күренешен тәкъдим итү җиңел түгел, аның үз нечкәлекләре бар. Башта күрсәтәчәк йола турында белергә кирәк. Зөмәрә Шәрәпова китаплардан мәгълүмат туплый, иҗат итә. Шулай ук районда яшәүчеләрдән җыелган халык иҗатлары үрнәге дә – иң төп чыганак булып тора. Үзенең туган авылы – Кирлегәчтә “Ихлас” фольклор ансамбле белән хезмәттәшлек итә, ансамбльдәге олы яшьтәге апаларның: Мәдинә Мокыймова, Минзилә Вәлирахманова, Әлфия Магизянованың күңел сандыгында сакланучы фольклор иҗатыннан иң кызыклыларын алып, балаларга өйрәтә. Менә шулай буыннар бәйләнеше дә барлыкка килә. Зөмәрә Шәрәпова һәм аның түгәрәге тарафыннан куелучы күренешләрдә музыкаль яктан бизәлешне 11нче гимназиядә эшләүче Фәридә Әхмәтшина тәэмин итә. “Айсылу” театр түгәрәге Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлеге белән хезмәттәшлек итә.

Мин гимназиягә барган көнне Зәмәрә Шәрәпованың 3нче “А” сыйныфында дәресе иде. Балалар шау-гөр килеп, кабинетка килеп тә керделәр һәм өйрәнгән уеннарын уйный башладылар. “Мәликә”, “Йомгак”, “Кое янында” уеннары – хәрәкәтчән, җырлы-биюле. Зиннур Газизов түгәрәккә өченче ел йөри. “Мин театрны яратам, без монда уйныйбыз. Безнең гаилә әти,әни, мин, абый, сеңелем һәм әби – татарча сөйләшәбез”, - ди. Камилнең абыйсы Зөфәр Галиуллин да шушы гимназиядә укып чыккан. “Зөфәр Кыш бабай ролен яхшы башкарды. Хәзер дә, техникумда укыса да, без аны ярдәмгә кирәккәндә чакырабыз, килә ул. Камил белән Зөфәрнең әнисе фольклор аларның уллары өчен яхшы тәэсир итүен әйтә”, - ди Зөмәрә ханым.

Әминә Исламова укырга кергәнче, Мәдәният сараена “Айсылу”га йөргән булган, ә гимназиягә килгәч, Зөмәрә Ләбибовнаны күреп, шатланган һәм бик теләп монда йөри икән. Азалия Хәйбрахманова беренче сыйныфка килүгә, театр түгәрәгенә язылган. Башта авыррак булганын әйтте, сүзләрне өйрәнергә, истә калдырырга авыр булды, ди. Бу юнәлештә әтисе, әнисе ярдәм иткән.

Менә шулай кызыксынучан балаларны  үзе янына җыеп, алар белән эш сәгатьләре узганын да сизмичә кала Зөмәрә ханым. Еллар уза, театрда шөгыльләнүче балалар алмашына тора, башкалар килә, һәрберсендә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли ул. “Айсылу” театры – гимназия көзгесе. Һәр бәйрәм-чаралар алардан башка узмый. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, яшь театр сөючеләр!

 

Белешмә. Театрга “Айсылу” исеме бирелү Зөмәрә Шәрәпованың сеңелесенең кызы белән бәйле. Айсылу Галимова да шушы елны туган. Айсылу болгарларга мөнәсәбәте булган татарлар арасында киң таралыш алган.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев