Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

“Аланлык”: мәдәни традицияләр саклана

Элегрәк Питрау уеныннан кайтканда, кызлар кырдан унике төрле чәчәк җыйганнар һәм ырым буенча, шул чәчәкләрне мендәр астына салып: “Унике кырдан – унике төрле чәчәк, унике җегет! Миңа язганы төшемдә күренсен”, – дип әйткәннәр һәм иртә белән күргән төшләрен юраганнар. Федотовка авылы кызлары хәзер болай юрамаса да, үсеп килүче буын керәшен халкының традиция-гореф-гадәтләрен белеп үсә.


Шулай дим, чөнки Федотовка – райондагы бердәнбер керәшен авылы, биредә шушы җирлеккә генә хас барлык бәйрәмнәр: Раштуа, Тройсын, Питрау һәрвакыт, елның-елында үткәрелеп килә. Шулай ук татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны да уздырмыйча калганнары юк.  

Менә 12 июль көнне Федотовкада Питрау бәйрәмен күңелле итеп уздырдылар. Авыл уртасында, мәдәният йорты каршындагы мәйданчык бер көнгә Питрау бәйрәме үзенчәлекләрен сеңдерде. Тәм-том куелган өстәлләр, бар җирдә чәчәкләр һәм җыр-моң, шаяру – болар барысы да туган авылны ярату, керәшен халкына гына хас гореф-гадәтләрне күрсәтеп тора иде. Быел кул эшләреннән күргәзмә дә әзерләп куйганнар. Олеся Петрова, Светлана Ильина, Гүзәлия Кириллованың кул эшләре осталык белән башкарылган.

Әлеге бәйрәм игътибарында – чәчәкләр, аларны кичтән үк кырдан күп итеп җыеп кайтканнар. Шулай ук авыл халкына өй эше итеп чәчәк букеты ясап килергә дә кушылган. Бу эштә Ирина Григорьевага тиңнәр табылмый, ул чәчәкләрдән такыя итеп үргән.

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм күңелле үтсен өчен бар тырышлыгын куйган, төрле конкурслар әзерләгәннәр. Себерке бәйләү ярышы  бу бәйрәмнең бизәге булып тора. Быел яңа конкурс та керткәннәр, аны авыл башлыгы Валентина Павлова тәкъдим иткән. “Иң оста җиләкче” ярышы.  500 граммлы банканы тутырып салынган җиләкне бушатып, аны янәдән кире банкага төяү – конкурсның шарты. Кем тизрәк тә, кем беренче. Аннан исә ул җиләк белән халыкны да сыйлаганнар. Конкурс җиңүчеләренә агач кашыклар тапшырылган.

“Бәйрәмебез кунагы – Людмила Аланлы иде. Ул матур итеп җыр башкарды, - дип сөйли мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Афанасьева. – Питрау бәйрәме гармун моңнары белән бизәүче – Виталий Федоров. Шулай ук бу көнне безнең Федотовкага багышланган “Аналык урамнары” җырына клип та төшерелде. Видеога да төштек, биектән дә махсус прибор белән төшерделәр, кинодагы сыман булды”,- ди Людмила ханым.  

Питрау бәйрәмендә үсеп килүче буын гореф-гадәтләрне белеп үсә дип язган идем мәкалә башында. Авылда балалар төркеме – “Тамчылар” эшли, төркем узган ел клубта оеша. Монда йөрүче балаларга керәшен костюмнары да тектерәләр. Хәзер исә “Тамчылар” төркеме – һәр бәйрәмнең бизәге, шушы керәшен халыклары мохитендә үсеп, традицияләрне күреп, туган якка карата горурлык хисләре белән яшиләр.

“Аланлык” керәшеннәрнең фольклор ансамбле – керәшеннәрнең борынгы җырларын башкаручы, югалырга юл куймаганнар. Алар шәһәр һәм районкүләм концертларда да катнашалар, авылда уза торган чаралар да алардан башка узмый. Кыш көне “Балкыш” – “Сияние” республикакүләм фестивальнең төбәк этабында, Әлмәттә катнаштылар, алар чыгышын жюри да ошатып калган. Федотовкада «Аланлык» ансамбле 2000 елда оеша. Аның беренче җитәкчесе – Александр Григорьев. “Ансамбльне оештырырга алынганда, безнең традицияләрне, телебезне, әби-әниләр җырлаган җырларны саклап калу бурычы куелган иде”, - дип сөйләде ул.

Әлбәттә, традицияләрне саклау, торгызу безнең күпмилләтле Татарстаныбызда актуаль. Үткәннәрне сакларга кирәк, дигән фикердә тора “Аланлык” ансамбленең талантлы вәкилләре.

Ансамбльнең исеме авылның беренче атамасына да якын тора, беренче атамасы – Аналык, ягъни “туендыручы-ана” мәгънәсендә йөртелгән. Барысы да авылның мәдәни мирасын сакларга теләгән, шунлыктан ансамбль яшәсен өчен өлеш кертүчеләр берничә: Евдокия Юрьевна Михайлова, Михаил Иванович Карпов, Елена Ивановна Афанасьева, Александр  Семенович Григорьев – оештыручылар рәтендә. Ансамбльнең бүгенге җитәкчесе һәм мәдәният йорты директоры -Людмила Афанасьева.

Репертуарга килгәндә, аның нигезендә борынгы керәшен җырлары тора, ул җырларны элек Федотовкада җырлаганнар. Ул чакта мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөреп, борынгы керәшен җырларын язып алганнар. Җырлар гына түгел,  такмаклар, бәетләр дә табылган. Әбиләр сандыгыннан керәшен күлмәк-костюмнары да чыккан, аларда күлмәк – кызыл киндер тукымадан тегелә, аның өстеннән шакмаклы алъяпкыч кияләр, изү – тамакса да аерым бер матурлык биреп тора.

“Аланлык” ансамбле тамашачыларга беренче концертын 8 март бәйрәмендә күрсәтә, ул зур вакыйга була. Аннары күрше-тирәләргә дә, керәшен авылларына йөри башлыйлар, әйтик, Әлмәтнең Кәләй авылында, Самараның Назаровкада булалар. Шулай ук Мамадышта узган Питрау бәйрәменә берничә тапкыр баралар. “Керәшен чибәре” конкурсында катнашып, приз отканнары хәтерләрендә уелып калган. Ул чакта әлеге конкурста Федотовкадан Юлия катнаша, Люда ханымның кызы. 

Бүгенге көндә ансамбльдә 40 яшьтән 65 яшькә кадәр булган унлап кеше йөри.  Нина һәм Виталий Федоровлар – ансамбльгә яңа сулыш өрүчеләр, Нина ханым җырлый, Виталий гармунда, баянда уйный, көйләр иҗат итә.
Менә шулай күңелле итеп, традицияләрне саклап, элеккегеләрне югалтмыйча, саклап яши белә федотовкалылар. Олылар балаларга иң кыйммәтле бүләк – мәдәни мирасны калдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев