Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Фәния Латыйпова: «Күңелемне җылыта халкым моңы»

Шәһәребезнең танылган җырчысы Фәния Латыйпова күрше Самара өлкәсенең Клявлино район үзәгендә туган. 1955 нче елда аның әти –әнисе кул сузымы арада гына барлыкка килгән нефтьчеләр шәһәре –Лениногорскига күчеп килергә карар иткәннәр.

Бик озын-озакка сузмый гына  теләкләрен тормышка да ашырганнар.  Ул вакытта әле Самара ягынан шәһәребезгә татар җырларына бөтен күңеле белән гашый кыз күчеп килүе турында беркем дә уйламаган. Әмма бу хәл бик озак дәвам итмәгән, инде мәктәпнең  тугызынчы сыйныфында укыганда ук аны мәдәният йорты сәхнәсендә, концертларда, чыгышларда, спектакльләрдә күрә башлаганнар.

Соңгы биш ел эчендә генә дә, дүрт тапкыр үзенең шәхси концерт программасын тәкъдим иткән үзешчән җырчы Фәния Латыйпованы Лениногорск шәһәре һәм районы халкы яратып тыңлый. Аның ягымлы –йомшак, күңел түреннән чыккан тавышы үзенә әсир итми калмый.

“Минем әти-әнием дә үзебезнең телебез һәм моңыбызга гашыйк кешеләр иде. Әнием –Минҗамал бик оста итеп гармунда уйнавы белән танылган кеше. Әтием Мөдәррискә дә милли көйләребез ят булмады. Без гаиләдә 4 бала үстек. 1964 нче елда әниебез безне мәңгелеккә калдырып китте. Йөрәгемдә сакланган моң – әнием хатирәсе. Аннан соң без үги әни белән үстек. Әмма мин ул еллар турында да бернинди начар сүз әйтә алмыйм, дөнья булгач, төрлесе булды”, - дип искә төшерә Фәния ханым.

Бездә беренче урын, белә идеңме?

Лениногорскига күчеп килгәч, ул 5 нче мәктәптә укый башлаган. Тугызынчы сыйныфта укыганда мәдәният йортында,  үзешчән сәнгатьтә катнаша башлаган. Сыйныфларында оста итеп баянда уйнаучы Николай Сафронов алар бервакыт “Гренада” дигән җырны өйрәнеп, җыр бәйгесендә катнашканнар. Ул заманнарда революцион –патриотик булган бу җыр бик популяр булган. “Без Мәдәният сараеның икенче катында, кече залда чыгыш ясадык. Зал бәйгедә катнашучылар белән шыгрым тулы иде. Барысы да яхшы итеп әзерләнеп килгәннәр. Һәр чыгыш ясаучыны бирелеп, җырның көеннән алып, кигән киемгә кадәр җентекләп карап, энә күзеннән үткәреп торалар. Бәйге төгәлләнде, без нинди дә булса урын алу турында уйлап та караган кешеләр түгел. Безнең өчен мондый бәйгедә катнашу – үзе зур приз иде әле. Бервакыт Николай миңа көтелмәгән хәбәр әйтте, син безнең беренче урынны алганыбызны белмисеңдер әле диде. Мин дөрестән дә белми идем.  Безгә зал тулы халык алдында грамота тапшырдылар. Ул бик кадерле, үз тырышлыгыбыз белән җиңеп алган кадерле бүләк иде. Чөнки хәзерге шикелле матур итеп ясалган грамоталар сатылмый, алар  махсус, берәр чара уңаеннан гына чыгарыла  иде.Шуннан инде җитди итеп үзешчән сәнгатькә кереп киттем дияргә дә  була”, - ди Фәния Латыйпова. Башта ул Мәдәният сараендагы театрга йөргән. Анда япь-яшь кыз балага шактый гына катлаулы рольләр бирә торган булганнар. Театр үзенең спектакльләре белән район авылларына да чыгып йөргән. Сәхнәдә спектакльләр кую ошаса да, кыз күңеленә күптән кереп урнашкан татар җырларын онытмаган. Аларга тартылган. “Мин рус мәктәбендә укыганга күрә, бик яхшы аңлап бетерми идем үз ана телемне. Ә ошаган җырлар бик күп, тик минем эчтәлеген аңламаган, ни турында язылганын белмәгән җырларны җырлыйсым килми. Шуңа күрә татарчаны яхшы белгән туганнарым яки танышларымнан сорап, аларның теңкәләренә тиеп бетә идем”, - дип искә ала ул хәзер.

Дәрәҗәле премия лауреаты

Мәктәпне тәмамлагач, Фәния Латыйпова Волгоград технология техникумына, тегү  осталыгы алымнарын өйрәнү бүлегенә укырга кергән. Аны тәмамлагач Лениногорск тегү фабрикасында егерме елларга якын эшләгән. Һөнәре буенча тегү технологиясе белгече булса да, күңеле белән җырчы булуын дәвам иткән. Үзенең иҗатташ дуслары белән Лениногорск бәйрәмнәрендә генә чыгыш ясап калмыйча,  күрше Бөгелмә, Баулы, Азнакай тамашачысын да сөендерергә өлгергән. Тегү фабрикасыннан ул Лениногорск политехник колледжында тагын егерме еллап тегүчелек һөнәре буенча мастер булып эшләгән. Әлбәттә, биредә дә шул ук хәл кабатланган, ул күңеле белән гел сәнгать кешесе булып калган, яраткан җырларын ташламаган. Колледж, шәһәр данын яклап төрле  Россия, Татарстан күләм, районара бәйгеләрдә катнашкан. Җиңүләр яулаган, призлы урыннар алган. 2000 нче елда Фәния ханыма, шәһәр һәм районыбыз мәдәниятен үстерүдәге тырышлыгы, иҗади уңышлары өчен Шамил Бикчурин премиясе тапшырылган.

“Мин Фәния ханымның таланты һәм  эш сәләтенә гаҗәпләнеп бетә алмыйм, -ди аның иҗатташ дусларының берсе, баянчы Равил Гыйматдинов. - Үзе генә башкарудан торган  концертлары бер сәгать тә  кырык минутлар дәвам итә. Ул барлык җырларны баян көенә башкара. Шул чыгышлары белән без үзебезнең районны тулысы белән диярлек әйләнеп чыктык. Аннары аның тормыш иптәше Айратның туган авылына, Баулы районына да барып килдек. Кайда гына барсак та яратып тыңлыйлар, хөрмәт белән озатып калалар”. Соңгы елларда булган концертына Фәния ханым  берничә елга сузылган  тәнәфестән соң гына әзерләнә башлаган. “Тормыш иптәшем Айрат минем җырлаганны бик ярата иде. Без аның белән ике ул үстердек. Улларыбыз Илдар белән Айнур, гаиләләре, балалары бар. Кызганыч, Айрат бик озак авырып ятканнан соң, вафат булды. Мондый хәлләрне үзенең башыннан кичергән кеше белә инде. Кайгылы-хәсрәтле вакытта кешене бернәрсә дә казыксындырмый бит. Шул чакта миңа Равил шалтыратты, Фәния апа , җитәр сезгә ялгызыгызга һаман елап ятарга. Әйдәгез, бергәләшеп концерт әзерли башлыйк дип, җитәкләп диярлек янә җыр-моң дөньясына алып керде. Мин аңа бик рәхмәтлемен”, - ди Фәния ханым иҗатташы турында.

Халык җәүһәрләрен барлар чак

Фәния Латыйпова бик күп еллар инде Мәдәният сараеның “Сүнмәс ялкын” татар фольклор ансамбленә йөри. Ансамбльдә алар 8 кеше. Ансамбльнең баянчысы Илдус Әхмәтҗанов, репетицияне нинди җырдан башлыйбыз дип кайчан гына әйтмәсен, җавап бер – татар халык җырлары. “Сүнмәс ялкын “ ансамбле шәһәребездә үткәрелә торган барлык бәйрәмнәрнең дә үзәгендә тора. Күптән түгел генә үзләренең чыгышларын Россия фестивальләре бәйгесенә җибәреп, аның алтын дипломына лаек булганнар. “Ансамбльгә йөрүчеләрнең таланты җырга булган талант белән генә чикләнми. Бездә биючеләр дә, нәфис сүз осталары да бар. Ике телдә дә искиткеч матур, җанга ятышлы итеп нәфис сүз сөйләүче Гәүһәр Капустина үзе генә дә зур байлык. Аларның ни дәрәҗәдә талантлы булуларын, Лениногорскиның  халык җәүһәрләрен башкаларга да күрсәтәсе килә. Шәһәребез, район авылларында әлегә кадәр ачылмаган бик күп талант ияләре бар. Башлап, үзебезнең “халык җәүһәрләрен” барлау, ачыклау өчен, нинди дә булса сәнгать бәйгесе оештырып, аны традициягә кертәсе иде.  Минем киләчәккә хыялым менә шундый”, - дип планнары белән уртаклаша Фәния ханым.

Фәния ханымның таланты күпкырлы, аның әле бик яратып йөри торган “Изюминка” бию ансамбле дә бар. Мәдәният сараенда  оешкан бу түгәрәктә алар җитәкчеләре Ольга Семенова белән инде дүртенче бию әзерләп сәхнәгә куярга җыенып торалар. Әлмәттә узган “Балкыш” фестивалендә аларның “Ивушка” биюләре лауреат исеменә лаек булган.

 

Флера Төхвәтова, Мәдәният сарае директоры:

  • Фәния ханым Латыйпова нинди генә концерт  булмасын, һәрвакыт үз тавышы белән чыгып җырлаучы артист ул. Хәзерге заманда киң таралган фонограммалар, үзе өчен дә, ансамбльләре өчен дә ят аларның. Ул сәхнәгә тыңлаучыны хөрмәт итеп, чыгышларын югары дәрәҗәгә җиткереп әзерләнеп чыга. Яшьләр белән дә, Һич авырсынмыйча, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Тамашачы аны тыңларга ярата, концертларына зал тутырып киләләр. Ул үзенең сольный концертларында башкарыла торган  һәрбер җырын, көе һәм сүзләре генә түгел, костюмнары өстендә дә җитди эшләп, кечкенә бер сәхнә күренеше ясый. Арабызда шундый талантлы, ихлас күңелдән халыкка җырларын бүләк итүче үзешчән артистыбыз булуга бик  тә шат без. Фәния Латыйпованың чыгышларын район мәдәният йортлары сәхнәләрендә дә яратып карыйлар. Аңа рәхмәт сүзләре җиткереп торалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев