Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Гөлгенә Әхмәтова: Биегәндә барлык борчулар онытыла, бию – йөрәк тибеше

Аның йөзендә кояш балкый, елмаюы – кояш нурлары сыман, чибәрлеге өстенә, искиткеч оста биюче, җырчы, үзенә генә хас стиль белән шигырьләр язучы да әле ул. Сүзем – яшь, талантлы Гөлгенә Әхмәтова турында.


Быел Лениногорск Сабан туенда Гөлгенәнең башкорт биюен күрергә туры килде. Биюне күреп, бар тамашачы “аһ” иткәндер. Гөлгенәнең хәрәкәтләре дисеңме... Йөзенә эмоцияләр чыгаруын әйтәсеңме... Баксаң, биегәндә иң мөһиме хәрәкәтләр генә түгел икән, тиешле вакытта йөзеңә эмоцияләр чыгара белергә кирәк.

“Халык биюләренә мине хореограф, Төркмәнстанның атказанган артисты Әхнәф Арсланович Нуриев өйрәтә. Мин аңардан биюгә дәресләр алуым белән бәхетле. Көчле, талантлы остаз белән эшләвемә шат. Әхнәф Нуриев халык биюләренә костюмнарны да үзе тегә, чигү эше белән дә шөгыльләнә”, - дип сөйли Гөлгенә. Әхнәф Арсланович олы яшьтә булса да, очып-очып, егетләр сыман бии әле ул, күз тимәсен.

Гөлгенә Әхмәтова – Чүте авылында туып-үскән. Әтисе Мөстәкыйм, әнисе Нәфисә ханымның төпчек кызы. Ике кыз (апасы Гүзәл белән) тәртипле, эш сөючән гаиләдә, әти-әниләренең ярдәмчесе булып үсәләр. Гөлгенә башлангыч классларда, 3 ел Чүтедә укыса, 5нче сыйныфтан Куакбашка йөреп укый. Балачакта үзен шук, тиктормас идем мин, дип әйтә. “Апай тынычрак безнең. Кайчакта апаның вак-төяк шуклыклары өчен миңа эләккәләде, чөнки ул шуклыкларны мин эшләгән дип уйлыйлар иде”, - дип сөйли Гөлгенә.

Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика университетының (ул килгәндә әле институт статусында гына була) Лениногорск филиалына укырга керә һәм 5 ел укыгач, татар теле һәм инглиз теле укытучысы дипломы алып чыга. “Укып чыккач, эшкә үзәк китапханәгә килдем. Музыка залы бар иде ул чакта, шунда 8 ай эшләп алдым. Аннан балалар бакчасына эшкә киттем”, - ди. Бераз гына эшлим, озакка калмыйм, дия-дия, 11 ел үткәнен сизмичә дә калган. 2011 елда  2нче балалар бакчасына эшкә килә һәм хәзер дә ул биредә,  нәниләргә татар телен өйрәтә. Әлбәттә, мәктәпкә дә барып укыта алган булыр иде, әмма балалар бакчасында үлчәүнең иҗади ягы күбрәк баса шул. Иҗат кешесенә эштә дә осталыгын, сәләтен күрсәтергә мөмкинлек булгач, ул тагын да ачылып китә. Гөлгенә дә бакчада уза торган барлык чараларда катнаша, әкият герое булып та уйный, биюен дә башкара. Бакчада уза торган чараларны балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары, хәтта туганнары да яратып карыйлар икән. Гомумән, монда иҗат яратучы коллектив тупланган.

Бакча мөдире – Лилия Саримова үзе дә иҗатка якын торган ханым бит. “Апрель аенда “Городу быть” муниципаль үзешчән сәнгать фестивале узды, Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре актив катнашты, безнең бакчаның вокаль  коллективы әлеге фестивальдә икенче урын яулады”, - дип горурланып сөйли Гөлгенә. Ул балалар бакчасының һәр уңышында җитәкченең өлеше зур булуын билгеләп узды.

“Лилия Азгаровна шулхәтле әйбәт кеше, коллективны бердәм итеп алып бара, борчулы сорауларны да аның белән хәл итеп була, янына кереп, киңәшләшәбез, уртага салып сөйләшәбез. Безгә мөдир белән “повезло”, - ди Гөлгенә.

Әйе, Ходай аңа талантны өеп биргән. Иҗадилык, осталыкның чишмә башы кайдан килә соң? Әтисе яшьрәк вакытта биегән, Гөлгенәнең бабасы турында да оста биюче дип сөйлиләр. Әнисенә охшап, җыр ягына тарткан, чөнки Нәфисә ханым  яклап туганнары да баянчылар, гармунчылар. Гөлгенәнең сәләте мәктәптә укуны тәмамлап, шәһәргә укырга килгәч, тагын да ныграк ачыла. 

“Авылда мәктәптә укыганда, дәресләр беткәч, Чүте белән Куакбаш арасын җәяүләп кайта-кайта кич җитә иде, шуның белән түгәрәкләргә йөреп булмады. Лениногорскига килгәч, җыр буенча “Ядъкәр” ансамбленә йөри башладым”, - ди. Аннан халык биюләрен өйрәнә башлый. Язганымча, остазы – Әхнәф Нуриев. Әлбәттә, шундый талантлы остаз белән Гөлгенә биюнең барлык нечкәлекләренә төшенә һәм сокландыргыч биюләр башкара, аеруча да башкорт биюе – күңеленә якын.

Апрельдә Казанда узган бөтенроссия конкурсыннан ике номинация буенча беренче урын алып кайта: автор сүзе номинациясендә -  “Сандугач һәм шагыйрь” шигыре белән, хореография номинациясендә “Башкорт биюе” белән.
Гөлгенә үзе әйткәнчә, тик кенә тора торганнардан түгел, соңгы елларда латин-американ биюләрен дә өйрәнәсе килеп, шушы юнәлеш буенча Кристина Азовадан дәресләр ала.

Шигърият дөньясында да кайный ул. “Шигырьләрне студент чактан язгалыйм. Шигырь бит ул бер уйламаган җирдән килеп туарга мөмкин. Менә күптән түгел төшемдә атка утырып чапканымны күрдем. Уянгач та шул төш уйдан чыкмый гына бит. Уемда йөртә торгач, өр-яңа шигырь туды. Әгәр шигырь туды икән, аны шунда ук язып куярга кирәк. Аннан онытыла, рифмалары туры килми башлый”, - ди шигъриятнең без белми торган яклары белән таныштырып. Шигырьләрне аерым китап итеп чыгару уе юкмы дип, күбесе бу сорауны бирә икән. “Шагыйрь Таһир Шәмсуаров мине күргән саен, киләчәктә китабыңны бастырып чыгарырсын, ди. Ул минем өчен үрнәк кешеләрнең берсе. Ходай кушса, киләчәктә бу эшкә дә вакыт җитәр”, - ди.

Гөлгенә Әхмәтова апасы Гүзәл Шәрипова белән бергә туйлар, мәҗлесләр алып баралар, апасы җырлый, ул музыкаль аппаратурада. Шулай ук апалы-сеңелле дуэт та башкара. Күптән түгел Мичурин сабан туен алып барганнар. Китапханәче Сания Вахитова: “Алып баручы кызларыбыз шулхәтле оста, җырлыйлар, бииләр, халыкның күңелен күтәрделәр, бәйрәм кәефе бүләк иттеләр”, - ди.  Шушы Сабан туйга апасы белән икесенә төн утырып калфак та теккән әле Гөлгенә.

“Син барысына да каян вакыт табасын, каян энергия аласың?” – дим. “Белмим дә инде, вакытны дөрес бүләргә кирәктер, бәлки. Кайчакта алны-артны күрми чабам да чабам. Аннары үз-үземә, тукта, кая болай ашкынасың, чабасың, бераз туктап тор дип, йөгәнне тартып куям”, - ди.

Китаплар укырга да вакыт таба ул. Педагогика университетында укыганда анда инде әдәби әсәрләрне өеп бирәләр укырга, ул чакта интернет юк, мәгълүмат эзләп, китапханәгә йөгерергә туры килгән. Хәзерге вакытта бизнес, психология өлкәсендәге китаплар укырга ярата.

Сораштыру.
Туган елы: 1988 ел, 8 август

Яраткан ризык: өчпочмак, бәлеш, мантый, кыстыбый (тәмле ашарга яратам, барлык тәмле ризыкны да ашыйм. Үзем дә тәмле пешерәм).

Яраткан җырчылар: Салават Фәтхетдинов (элекке җырлары белән үстем), Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин (машинада гел шулар җырлый. Рульдә барганда да кычкырып җырлап барам). Татар халык җыры – “Сарман”ны яратам.

Тормыш девизы: Бирешмәскә. Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул – яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер, бу дөньяга  килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер.

Иң курыкканың нәрсә: Еланнан куркам.

Кайсы илдә яшәр идең: кая барсам да үз туган ягымны сагынып кайтам. Татарстанны яратам. 2008 елда беренче тапкыр диңгезгә бардым, шуннан Казанга кайтып төшкәч, урам уртасына басып, кычкырып, "Мин яратам сине, Татарстан" жырын җырладым. Хәзер дә Татарстаннан берәр кая китсәм, кайткач шул жырны башкарам. Бу шәхси бер традициям. Үз илемнең патриоты мин. Яшәр өчен үз илең кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев