Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

“Ихлас” ансамбле: йолаларны кире кайтара, оныттырмый

Кирлегәч дип әйтүгә, матур милли костюмнар кигән “Ихлас” фольклор ансамбле күз алдына килә, чөнки анда йөрүче апалар – авылның мәдәни үзәге.


 


Алардан башка бер концерт, бәйрәм чарасы да узмый. Аларны хәзер район күләмендә генә түгел, хәтта республикада да таныйлар. Танымый ни, 2019 елда Казанда WorldSkills (Ворлдскилс) дөнья чемпионатына килүче  чит ил кунакларын каршы алдылар бит алар. Ул чакта Лениногорск районыннан бер генә коллектив – “Ихлас” төркеменә шундый әһәмиятле бурыч тапшырылды. Алар түгәрәк уен оештырып, чемпионатка килгән һәр чит ил кунагын түгәрәк эченә алып, татарча биеткәннәр. “Ихлас” төркеме Америка, Африка, Индия, Гарәбстаннан, Канада, Кытай, Япониядән килгәннәр белән “аралашып” алганнар.

Кирлегәч авылы мәдәният йортында 2005 елның гыйнварында “Ихлас” фольклор ансамбле оешкан. Ансамбльгә нигез салучы – Мәдинә Мокыймова. Авылның гореф-гадәтләре, йолалары югалмасын, саклансын, шулай ук үсеп килүче буын да онытмасын, белеп үссен дигән изге ният белән башлап җибәрә ул. Мәдинә апа әлеге коллективта озак еллар эшчәнлек алып барган кеше. Хәзер ул коллективның уңышлары өчен өйдән генә сөенеп тора. Сәлимә апа Напаева  шулай ук – коллективның иң өлкән кешесе. Бүгенге көндә ул да, Мәдинә апа сыман,  иҗатташ дуслары өчен өйдән шатланып, аларның хәлләрен белешеп тора. Киләсе елга 85 яшьләрен каршы алучы әлеге ике ханым – зур хөрмәткә лаеклар.

2013 елдан “Ихлас” фольклор коллективын Тәлгать Шиһапов җитәкли башлый. Ул - коллективның үзәге, гармунчы. Төркем, башка коллективларга караганда, бу яктан бәхетле әле, ягъни гармунчылары бар. Ә гармун көе кергән җырлар күңелнең иң нечкә кылларына кадәр үтеп кереп, кеше күңелен тәрбияли. Тәлгать абыйның мәдәният өлкәсендә эшли башлаганына 34 ел икән. Ул кечкенәдән гармун көйләре тыңлап үскән, чөнки әтисе Рәфгать авылның оста гармунчысы, әнисе – Нурия ханым да җырчы булган.

5 ел элек, 2017 елдан ансамбльне Гөлфия Шиһапова җитәкли башлый. “Аллага шөкер, бүген дә “Ихлас” ансамбле эшләп килә. Халыкны, тамашачыны үзенең җырлары, үзенчәлекле итеп башкаруы белән шатландырып тора. Коллективта 15 кеше, күбесе – олы яшьтә. Алар –  татар халкының традицияләренә, йолаларына, шулай ук борынгы җырларыбызга тугрылык саклаучы милли җанлы апалар”, - ди ансамбль җитәкчесе Гөлфия ханым.

Репетицияләрне атнага 2 мәртәбә үткәрәләр. Гөлфия Шиһапова әйтүенчә, 17 ел дәвамында ансамбль бай репертуар туплый алган, 60тан артык җырны керткәннәр. Беренче чиратта татар халык җырлары, такмаклар һәм совет авторлары җырлары кергән. Шулай ук репертуарда биюләр, биюле уеннар, татар халкының җырлы –музыкаль фольклоры. “Ихлас” ансамбле тарафыннан 12 йола яңадан торгызылды һәм тамашачыга күрсәтелде, берничәсен әйтеп узам: “Аулак өй”, “Тула басу”, “Талкан пешерү”, “Печән өсте”, “Орчык өмәсе”, “Каз өмәсе”, “Себерке бәйләү”, “Фронтка посылка әзерләү”. Җиңү көненә багышлап, Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасына нигезләнеп, һәлак булган авылдашыбызның хаты буенча “Соңгы хат” музыкаль композициясе уңышлы килеп чыкты”, - дип сөйли Гөлфия Шиһапова.

Әлбәттә, тамашачыга нинди булса күренешне җиткерер өчен башта җирлек туарга, ягъни сценарий язылырга кирәк. “Ихлас” ансамблендә Әлфия Магизянова-Галимова сценарийлар ягыннан ярдәм итә икән. Шулай ук матур шигырьләрен дә язып кына тора. “Сценарий ничек языла дип, башыма берәр фикер килеп туа, аны элек китаплардан укыган әсәрләрем белән тулыландырам да шулай килеп чыга инде. Мин бит әллә ниткән институтлар, уку йортлары тәмамламадым, 10 класс белем генә. Китап укырга яраттым. Элек, яшь чакта китапханәче Афзалия апа янына барып, андагы китапларны укып бетермичә яныннан китми дә идек”, - ди Әлфия ханым.

Аның әйтүенчә, “Ихлас” төркеме киләчәктә дә гөрләп яшәсен иде. “Без хәзер олылар, гел шулай йөреп тора алмабыз. Әлбәттә, алмаш кирәк. Авылдагы бердәнбер ансамбль озак яшәсен иде әле”, - дигән фикерен җиткерде.

2014 елда “Ихлас” ансамбле Татарстан телевидениесендә, районда беренче фольклор ансамбль буларак, “Аулак өй” тапшыруында төштеләр. Ансамбльнең милли костюмнары да сокландыргыч. “Костюмнар күптән алынды. Әлбәттә, гел яңартып торып булмый, финанс мөмкинлекләре юк. Күлмәкләргә алъяпкычлар тектереп, чигү бизәкләре төшереп куйдык. Читекләребез дә бар, монысын грант акчасына алган идек”, - ди Гөлфия ханым.

“Ихлас” ансамбленә йөрүче Мөгалимә апа Шәвәлиева әйтүенчә, хәзер кеше белән аралашулар сирәгәйде, ә аларның ансамбле мондый чакта берләшә генә төшә. “Урамга чыксаң да, авылда кеше күренми. Ансамбльгә бергә йөреп, без әле бер-беребез белән аралашабыз, туган көннәрдә бәлеш салып, чәй эчәбез, үткәннәрне искә алабыз. Хәзер без олы кешеләр, шунлыктан чараларга кайда булса да бару бераз авыррак. Шулай да сынатмыйбыз, гел йөреп торабыз. Төрле конкурсларда катнашабыз”, - ди Мөгалимә апа.

Ул үзе элек РАЙПО кибетендә сатучы булып эшләгән, пенсиягә чыккач, авылдашлары белән бергә ансамбльгә йөри башлый. Аның әйтүенчә, алар мәдәният йортында бәйләү, чигү эшләре белән дә шөгыльләнәләр, лента белән дә чигәргә өйрәнгәннәр. Соңгы араларда гуманитар ярдәм җыю, аны тартмаларга төяп, шәһәргә озату эшләрен дә башкарганнар. “Ил-көннәр имин булсын, хәрби егетләр, солдатларыбыз исән-сау кайтсын дип Коръән дә чыгабыз”, - ди.

Минзилә Вәлирахманова ансамбльдә – 14 ел. “Клубта 14 ел эшлим, мин килгәндә “Ихлас” оешкан иде. Аннан мине дә кабул иттеләр. Хәзер пенсиядә инде, шулай да йөрим әле. Сеңелем Зәмәрәнең дә тәэсире зур. Ансамбльдәгеләр белән туганнар кебек без, барысы да әйбәтләр, алар килгән көнне клуб та яктырып китә”, - ди. Минзилә ханымның  әтисенең әнисе бик матур җырлый торган булган, әтисе Ләбиб исә кызык итеп шигырьләр сөйләргә яраткан. Балалары да, өч кызы да иҗади кешеләр.

“Ихлас” ансамбленең төрле конкурсларда, фестивальләрдә алган бүләкләрен, грамоталарын, дипломнарын бер мәкаләдә генә санап чыгу мөмкин түгел. Һәр рәхмәт хатында, дипломда тырышлык, туган ягыңны ярату, хөрмәтләү хисләре тора. Ветераннар арасында уза торган “Балкыш” фестиваленең муниципаль этабында 2нче дәрәҗә диплом,  “Иске Казан түгәрәк уены”нда 3нче дәрәҗә диплом, “Зәйтүнә”регионара  мөнәҗәтләр фестивалендә 1нче дәрәҗә диплом, “Халкыбыз җәүһәрләре” фольклор бәйрәмен үткәрүдә һәм актив катнашулары өчен Рәхмәт хаты, “Безнең йорт – Татарстан”  республикакүләм этно-мәдәни фестваль лауреатлары булып шулай ук диплом белән бүләкләнгәннәр. Алар ел саен диярлек Азнакайда узучы “Чатыр тауда җыен” фестивалендә катнаша, аннан дипломсыз кайтканнары юк. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында ветераннар арасында уздырылган муниципаль фестивальдән беренче дәрәҗә диплом алып кайталар.  

Гореф-гадәтләр җебен өзмичә, булганны саклап, аны киләчәк буынга да тапшыру – “Ихлас” ансамбленең тугры девизы. Шулай булып калсын да.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев