Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Лениногорск халык театры - Бөтенроссия сатира һәм юмор фестивале лауреаты

“Сез театрны мин яраткан шикелле яратасызмы, ягъни күңелегезнең бөтен көче, барлык энтузиазмы белән, бөтен чыгышыгыз белән яратасызмы?” Һәркемгә таныш булган әлеге сүзләрне, Лениногорск халык театрының һәр артистына карата кулланырга була. Бүгенгесе көндә труппаларында нибары бишәү генә булсалар да, һәр яңа спектакль уйналганнан соң, аларның кайсын гына алма - һәрберсе тамашачы күңеленә яңа бер зур ачыш булып үтеп керә.

Күптән түгел генә танылган шәхес,  Лениногорскида яшәп иҗат иткән күпкырлы  талант иясе, Рәшит Шиһап исемен йөртүче халык театры үзенең яраткан тамашачысы хозурына  яңа премьерасын тәкъдим итте.  Коллективның “Бирнәле кыз” кыз дип аталган моңсу комедиясе, җирле халык театрның 65 яшьлек юбилеена багышлап сәхнәгә куелды.

 

Сәхнә батырлык сорый

Озак еллар дәвамында театрның алыштыргысыз режиссеры булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мәдинә Сафиуллина әлеге пьесаны  очраклы гына сайламаулары турында сөйли: “ Театр коллективының сәхнәгә куелган әсәләре  тамашачыны уйландыра, аеруча яшьләргә үзләре өчен спектакльнең эчтәлегеннән нәрсә дә булса алырга, кечкенә генә булса да нәтиҗә ясарга өйрәтергә тиеш дип уйлыйм. “Бирнәле кыз” пьесасы  намус һәм вөҗдан, батырлык һәм талант турында. Мондый спектакльләрне уйнарга алыну актерлардан үзенә күрә бер батырлык таләр итә. Шуңа күрә беренче репетицияләр вакытында, рольгә керә алмам дип куркып калулар да булды, билгеле.

Мәсәлән, төп рольләрнең берсен башкарган артистыбыз Рафис Сөләйманов үз героеның, бик күптәннән ихлас күңелдән яратып йөргән кешсе тарафыннан күңел газабына дучар ителүен,  аның бу вакыттагы кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән тамашачыга җиткерә алмам дип бик борчылган иде. Хәер, төркемебезнең һәр артисты турында да шулай әйтергә була.  Алар бит спектакльгә  төп эшләреннән бушаган арада  әзерләнә, җыелып репетиция ясау өчен һәрберсе буш вакыт табарга тиеш, безнең хәтта кайсыбер артистларыбызның эш урынына килеп тә спектакльгә әзерләнгәне булды”.

Ә премьера спектакленә килгәндә,  элек югары уку йортын тәмамлап чыккан яшь белгеч Сараның юллама буенча Алтайга эшкә китәсе килми.  Мөгаллимә Сәмигуллина башкаруындагы аферист Хәтимә,  кирәкле кешегә ришвәт бирү ярдәме белән аны коткарып калырга вәгъдә итә. Бу эш барып чыкмагач Сара  үзен бик күптән яратып йөргән, әмма җавап хисе тудырмаган Азатка кияүгә чыгып, Казанда калырга ниятли. Егет белән кыз ролен Гүзәл Талипова һәм Рафис Сөләйманов башкара. Ялган никах турында кызга әнисе һәм әбисе киңәш итә. Сәхнәдә әби ролендә – Мәдинә Сафиуллина, кызның әнисен – Флера Тәхауова уйный.

Мәдәният сараен залын тутырган тамашачылар, спектакльне башыннан ук бик җылы каршы алдылар,  спектакльнең иң кызыклы урыннарында кул чаптылар.  Ә тамаша тәмамлангач, артистларны бик озак сәхнәдән җибәрми тордылар.

Мәдинә Сафиуллина сүзләренә караганда,  спектакльне сәхнәгә кую  буенча коллективның барлык артистлары да эшләгән. Декорацияләр, костюмнар, музыкаль бизәлеш өчен көйләр сайлау – һәрнәрсә уртак булган.

 

Гади түгәрәктән – халык театрына

Лениногорск халык театры 65 ел буена берәмтекләп, кадерләп тупланган традицияләрне  бүген дә бик кадерләп саклый. Ә аның беренче адымнары драма түгәрәге буларак 1957 елның көзендә, «Татбурнефть» трестының вышкомонтаж эшләре предприятиесе клубында башланып киткән.  Ә 1958 елда  язучы һәм драматург  Габдулла Фәтхуллинның «Күзләр» драмасын сәхнәгә куюга ирешкән. Ул вакытта  театр түгәрәге белән театр эшенә мөкиббән китеп иҗат итүче, бик  талантлы кеше Наил Нуртединов җитәкчелек иткән.

 Лениногорскида 7 ел эшләгәннән соң аны Түбән Кама шәһәренә чакырып алганнар,  анда ул драматург, режиссер, артист буларак  танылган, зур уңышларга ирешкән. Татарстан мәдәниятенә керткән зур өлеше өчен  Наил Нуретдинов  “Лучшие люди России” китабына кертелгән.

Соңрак мәдәният сараенда үзенең даими урынын тапкач, коллективы белән Марсель Зиннәтуллин, Рәшит Хәбибуллин, Рафис Сөләйманов, Әлфия Рәхмәтуллина, Рөстәм Кәнәфиев, Ильяс Әхмәтҗанов һәм башкалар җитәкчелек итә. Артистлар – Флера Шәйхетдинова, Исмәгыйль Игтисамов, Фәридә Шәкүрова, Энҗе Мусина, Мәдинә Сафиуллина, Флера Тәхауова, Салих Хәмәтҗанов, Рафис Сөләйманов, Лена Хәмәтҗанова, Мөгалиммә Сәмигуллина  һәм башка бик күпләр үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерә.

Лениногорскида театр үсешенә талантлы шәхесләребез Рәшит Шиһап һәм Мәдинә Сафиуллина – аерым зур өлеш керткән талант ияләре.

1983 елның көзендә «Идел йорт» төбәкара фестивалендә, коллектив Данил Салихов пьесасы буенча куелган «Кызлар капкыны» спектаклен тәкъдим итте.  Әлеге фестивальдә Лениногорскилылар тамашачыларны һәм жюрины таң калдырды. Аларның уеныннан  әсәрләнгән Индус Таһиров җитәкчелегендәге Лениногорск якташлыгы вәкилләре, шулай ук жюри әгъзалары, Галиәскәр Камал исемендәге Казан дәүләт театры артистлары  Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова  һәм башка бик күпләр, артистларның, режиссерның таланты белән соклануларын белдереп,  театр коллективына рәхмәт белдерделәр. 

1989 елда Лениногорскида иҗат итүче коллективка халык театры исеме бирелде. 1990 нчы елда исә Лениногорск халык театры башкаланы кабат шаулатты - Бөтенроссия сатира һәм юмор фестивале лауреаты булды. Ул вакытта дүрт артисттан торган труппа Галиәскәр Камалның «Бүләк хакына» пьесасыннан өзек күрсәтте. Жюри рәисе Равил Шәрәфиев лауреат дипломын тапшырганда аларның уеннарын бәяләп: “Искиткеч уен өчен рәхмәт белдерәм. Лениногорскилылар, мондый артистлар булганда, бәхетле кешеләрдер дип уйлыйм”, - диде.

Лениногорск театры район авылларында да, башка районнарда да еш кунак булалар, Әлмәт, Нурлат, Бөгелмә аларны чыгыш ясарга бик еш дәшеп тора.

65 ел эчендә Лениногорск татар халык театры татар мәдәниятен үстерүгә, татар телен, рухи һәм милли кыйммәтләрне саклауга, татар драма сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте, әмма тарих моның белән генә төгәлләнми,  сәхнә дип җан атып торган, бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, театр дип янып яшәүче труппа аның өр-яңа битләрен яза.

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск халык театры - Бөтенроссия сатира һәм юмор фестивале лауреаты