Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Лениногорск районының һәвәскәр артисты Рәшит Ихсановның таланты нәселдән килә

Күкрәк түреннән чыккан аһәңле, көр тавышы белән Шөгер һәм Урдалы авылларында яшәүчеләрне генә түгел, районыбыз халкын үзенә гашыйк иткән һәвәскәр артист Рәшит Ихсановның җырга –моңга сәләте нәселдән килә.

Рәшитнең Фәссах бабасы турында әти-әниләреннән  ишетеп калган  истәлекле вакыйганы, Урдалының олы яшьтәге кешеләре  әле һаман искә төшереп сөйлиләр.

1940 нчы елның җәендә, фин сугышыннан туган авылына  җәяүләп кайтып баручы Фәссах, авыл күренергә берничәйөз километр кала, моңлы тавыш белән кычкырып җырлап җибәргән. Әллә кайдан, ерактан килгән моң иясе үзе күренмәсә дә, авыл хатыннары җырлаучыны танып алып, йөгерешеп аның тормыш иптәше Мөсәббиха янына килгәннәр: “Фәссах фин сугышыннан кайта – каршыларга чык, тавышы авылга кайтып җитте инде,”- дип сөенче алганнар.

“Мин үземнең кайчан җырлый башлавымны хәтерләмим, чөнки үз –үземне белә башлаганда авыз эченнән генә көйләп йөри идем инде. Без үскәндә авылларда хәзерге сыман  мәдәният йортлары, микрофон, тавыш көчәйткеч  сыман нәрсәләр юк иде бит. Әмма бәхетебезгә гармун бар иде. Өздереп гармунда уйный белүче кешегә  хәзерге заманда да кызыгып караучы күп, ә ул вакытларда гармунчы – авылның зур мөлкәте сымак иде ул, - дип искә төшерә Рәшит үзе, -  Минем  бертуган абыйларым Мәҗит белән Марат та гармунда оста уйнарга өйрәнделәр. Билгеле инде, алардан күреп мин дә бераз өйрәндем, әмма абыйларым сыман осталыгым юк. Ә менә җырга килгәндә, җәйге матур кичләрдә гармун тавышына кушылып җырлый –җырлый авыл урамнарын әйләнә идек. Аннан килеп, без кечкенә чакта көтүгә чыга идек, менә кайда ул киң сулыш белән моңлы җырлар сузарга мәйдан. Минем аеруча ялгыз агач турында җырлаганып исемдә калган, берүзе генә үсеп утыручы карт агач турында моңлы җыр иде ул.”

Икесе дә туган авыл

Рәшит Ихсанов районыбызның Урдалы авылында туып-үскән.  Бүгенге көндә гаиләсе блән Шөгердә яши. Һәвәскәр җырчы өчен бу авылларның икесе дә бик якын, торган җире Шөгердә ул барлык бәйрәмнәрнең йөзек кашы, берсен дә калдырмыйча катнашып, үзлегеннән чыгып та авыл халкы өчен күңелле ял кичәләре оештыра. Ә туган җире Урдалыны бервакытта да читкә куймый, авылларның мәдәният йорты җитәкчеләре аның турында зур ихтирам белән сөйлиләр: “ Халкы Рәшитнең сәхнәдәге чыгышларын көтеп ала, яратып кабул итә. Кешене бит ошатмаган артистын карарга мәҗбүр итә алмыйсың, ә аны ошаталар. Безнең  клубтагы эшебездз дә зур таяныч ул, кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә-эшләрбез, ди. Авыл халкы өчен бәйрәмнәрне күңелле итеп оештырасы  килә, шундый чакларда иң ышанычлы артист,  ул - Рәшит Ихсанов.”

Шөгер һәм Урдалы авылларының икесенә дә багышланган җырларны башкаручы һәвәскәр җырчы гына түгел Рәшит, әлеге җырларны чыгару  уе аның йөрәгенә күптән кереп оялаган булган:”Туган якның матурлыгын, аның никадәр кадерле булуын, шигырь юлларына үзем генә төшерә алмам кебек тоелды. Әмма күңелемдә булган уйларымның барсын да  Башкортостанда яшәүче шагыйрь һәм көйләр чыгаручы  Флера Шәриповага сөйләп бирдем. Нәкъ мин теләгәнчә килеп чыкты авыл турында җырлар”- ди ул.

Лениногорскида һәм район буенча үткән  олы чараларга да аны бик теләп чакыралар. Хәзер инде үзен генә түгел, бәләкәйдән үзенә кушылып җырларга яраткан кызы Гөлинә белән. Әтисе Рәшит һәм бик матур тавышлы әбисе – фин сугышыннан җырлап кайткан Фәссах кызы Сания сыман, Гөлинә дә җыр сәнгатенә гашыйк. Әтиле-кызлы Ихсановлар дуэтын тамашачылар кайда да бик җылы кабул итә.

Җыр өзелмәс

Рәшит Ихсанов тормыш иптәше Гөлфия белән гаилә корыр алдыннан, булачак хәләл җефете аңа: ”Авыл саен концерт куеп йөрүеңне туктатсаң гына –сиңа кияүгә чыгам, артист  халкында ышаныч юк,”- дигән  булган. Мәхәббәт хакына Рәшит чүт кенә җырламыйча да торган хәтта.

“Берчак шулай арып-талып эштән кайтып кердем, биш –алты яшьлек кызыбыз Гөлинә белән икәү,  караоке кабызганнар, икесе ике микрофон тотып дуэт ясаганнар, бөтен өй эче гөрләп тора, гаиләбезнең җырдан аерылгысыз булганлыгын, бездәге артистлар саны кимемәячәген, киресенчә, арта баруын шунда аңладым,- дип шаярта Гөлфия.

Аларның гаиләсе күптән түгел көмеш туйларын билгеләп үткән, инде  уллары Рияз егет булып килә.”Тормыш иптәшем Гөлфия – хәзер безнең костюмерыбыз ул, сәхнәгә нинди кыяфәт белән чыгуыбызны энә күзеннән үткәреп тора,”- ди Рәшит.

Һәвәскәр җырчы Рәшит Ихсановның тормышы сәхнә белән генә чикләнми, аның төп хезмәт урыны – Лениногорск технология транспорты идарәсе. Озак еллар әлеге оешмада эшләү дәверендә, идарәнең үзешчән сәнгать чараларын берсен дә калдырмый катнашып килә. Әле күптән түгел генә республиканың Әлмәт, Баулы, Җәлил. Ямаш, Азнакай, Лениногрск идарәләре арасында оештырылган сәгать бәйгесендә икенче урынны яулаган.

Районыбызның танылган һәвәскәр җырчысы Рәшит Ихсановның  Фәссах бабасы, фин сугышыннан кайткач нибары бер ел гына тыныч тормышта яшәп калган, 1941 нче елда ул туган җирен яклар өчен  Бөек Ватан сугышына  киткән. Шул китүеннән аңа яраткан авылы Урдалыга әйләнеп кайту насыйп булмаган, 1942 нче елда ул яу кырында  батырларча һәлак булган.

“Минем җыр-моңга мәхәббәтем  канымнан килә,” –ди  Рәшит, димәк Фәссах бабайның җыры  югалмаган, буыннан –буынга, нәселдән-нәселгә күчеп яшәр өчен, оныгы Рәшит булып  туган якларына  әйләнеп кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев