Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Лениногорск шагыйрәсе Әлфия Сөләйманованың өр-яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Шигърият дөньясына үзенә генә хас сабырлык белән килеп керде һәм рухланып иҗат итеп, әйтәсе килгән сүзен җылы хисләргә төреп, халыкка, киң катлау укучысына җиткерә белә ул. Шушы көннәрдә “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Әлфия Сөләйманова үз шатлыгын иҗатташ дуслары, китап сөючеләр белән уртаклашты, аның өр-яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Әлфия Сөләйманова иҗат дөньясында 20 еллап “кайный”. Шушы еллар эчендә гади, эчкерсез итеп язылган шигырьләре белән халык күңелен яулый алды һәм ике шигырь җыентыгы чыгарырга өлгерде. 2014 елда “Җан авазы” китабы чыга, менә күптән түгел – “Күңел көзгесе” китабы укучыга тәкъдим ителде.

Әлфия Сөләйманованың иҗатка килүе үзенчәлекле, башкалар сыман “беренче шигырьләремне мәктәптә яздым” дип түгел, ә бишек тибрәткәндә шигырь юллары туа. Алар ире Марат абый белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, төпчек кыз Гүзәл тал бишектә тирбәлеп үскән. “Кызымны тирбәткәндә аңа әйтә торган сүзләрем ничектер үзеннән-үзе шигъри юллар белән килеп чыкты. Шуннан соң “Язып куй, язып куй” дигән сүзләр колагымда яңгыраган кебек, күз алдыма килгән кебек тоелды. Аннан шигъри юлларны язып куя торган булдым. Шулай итеп, әкренләп шигырьләрем барлыкка килә башлады”, - дип сөйли Әлфия ханым үзе бу турыда.

Шигырьләрен туплап, “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка шалтыратканда аның кулында 70ләп шигыре була. Таһир Шәмсуаров аны “Чишмә” берләшмәсе утырышына чакыра һәм берләшмәгә кабул итеп алалар. 2013 елда “Чишмә”гә килә, бер елдан соң китабын чыгаруга ирешә.

Әрәмәле, мул сулы Шушма буенда

Әлфия Сөләйманова гүзәл табигатьле Яңа Иштирәк авылында  1964 елның 8 маенда гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Шомырт әрәмәле, мул сулы Шушма елгасында су коенып, җәйләрен шомырт җыеп матурлыкка сокланып үсә. “Әти-әни гади колхозчы иде, һәрвакыт эштә булдылар. Без дә хезмәт белән үстек”, - ди.

Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, 32нче училищеда укый, аннан  Лениногорск Прибор заводына монтажлаучы эшенә керә. 1989 елның язында Юлтимер егете – Марат белән гаилә коралар. Ире – эшендә хөрмәткә ия, күп кенә мактау хатлары алган.  Өч кыз – әти-әнисенең шатлыгы, юанычы. “Әни һәрвакыт эштә булгач, миңа да, кызым, берәр җиргә кереп эшләү ягын кара, диде. Укырга бар дип әйтмәгәч, мин югары белем алу турында уйламадым, ә заводка эшкә киттем. Укыйсы калган. Үзебез әти-әни булгач, үзебез алмаган белемне кызларыбыз алсын дип тырыштык”, - дип сөйли Әлфия апа.

Кызлары, чыннан да, укуга да, хезмәткә дә уңган-булганнар. Олы кызлары Айсылу шәһәрнең 4нче мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Аннан КАИда укып, кызыл диплом алып чыга. Икенче кыз – Әлфинур Әлмәттәге нефть институтының бакалавриатын һәм магистратурасын кызыл дипломга яклауга ирешә. Төпчек кыз – Гүзәл бүгенге көндә Казанда югары уку йортында белем ала. “Менә болары кызларыбызның кул эшләре”, дип матур-матур картиналарны миңа да күрсәтте Әлфия апа. Гүзәл телеңне йотарлык тортлар пешерә икән. Әлфия апа өч кызына да атап язган шигырьләрен китабына керткән.

Иҗат офыгы киң

  • Мин көчле кешеләр белән аралашып, алардан рухи көч алам. Аннары әлеге көчтән күңелемдә шигъри юллар туа һәм аны тизрәк укучыларыма җиткерәсем килә. Татар мохите югалмасын, телебез яшәсен дип телим, - ди.

Ул үзе дә иҗатташ дусларын хөрмәт итеп, аларның иҗаты белән таныша, үзенең остазлары итеп саный. Таһир Шәмсуаровны авылдаш буларак та, иҗатташы буларак та хөрмәт итә. Мәһәрша Вәлиуллова белән күптәннән дуслар. Гөләндәм Кәбирова җырларын ярата. Рәссам Мөдәррис Минһаҗев белән аралашып торалар, дусты. Китабы чыгу уңаеннан да Мөдәррис әфәнде аны тәбрикләгән. “Шагыйрә Клара Булатова белән очрашуымны да бәхетле мизгел дип саныйм. Ул миңа иркәм, беркемнең сүзенә карама, яз дип киңәшен бирде”, - ди.

 

Әлфия Сөләйманова  кул эшенә дә оста икән. Биш сөлге (!) чигеп, кияүгә чыккан. Хәзер чигү белән шөгыльләнмәсә дә, тик тормый. Күңел тынычландыру өчен кулына Коръән тәфсире дә ала.  Зур дәфтәрләргә төрле газет-журналлардан үзенә ошаган мәкаләләрне, шигырьләрне, язмаларны туплап бара, амбар кенәгәсе кадәр дәфтәрнең икесен тутырган инде, өченчесе яртысына җиткән. Ул аларны темаларга бүлеп-бүлеп, ябыштырып куя. Монысы аерым бер вакыт сорый торган эш бит. Ләкин ул аңа авырсынмый, шулкадәр мавыгып киткән.

 Менә 9нчы мәртәбә “Әдәби марафон” проектында катнаша. Шулай ук төрле конкурсларда-бәйгеләрдә читтән калмый, моны күпсанлы мактау грамоталары, дипломнары раслый.

“Күңел көзгесе”

Әлеге китапка төрле темаларны колачлаган шигырьләр кергән. Мондагы шигъри тәлгәшләр бүлекләр белән бирелгән: Талантлылар юл яра, Сокланырлык безнең ягыбыз, Әниләр – газиз кешеләр, Яшәү тәме, Күңелем яши язларда бүлекләрендә туган якка, табигатькә, каләмдәш дусларына карата хөрмәт белән язылган шигырьләре, яшәүнең мәгънәсе нидә дигән сорауга җавап эзләве, үз туган телен данлавы – барысы да бүгенге болгавыр заманда саф су тамчысы кебек, өйгә кергән кояш нуры сыман. “Шигыремнең һәр юлына, Энҗе-мәрҗән тездем сипләп”, дип яза Әлфия ханым.

Китап тәкъдим итү кичәсендә аңа бик күпләр шактый  матур котлау сүзләре ирештерделәр. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова район башлыгының Мактау хатын тапшырды. Әлфия ханым эшли торган политехник колледжда озак еллар директор булып эшләгән Рәсим Шәмсетдинов та бу көнне килеп, шагыйрәне котлады. Кичәдә җыр-моң яңгырады, биюләр башкарылды. Соңыннан исә Әлфия ханым ашханәдә кунакларны тәмләп сыйлады.

Фикерләр

Таһир Шәмсуаров, “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе:

  • Шигырьләр җиңел генә язылмый. Табигать белән күзгә-күз карашып, аңлашып, яратып сөйләшсәң генә, халык күңеленә керә алырдай әсәрләр туа. Әлфия Сөләйманованың шигырьләреннән үзенә күрә бер җылылык бөркелә. Әйтерсең, ул дөньяны явызлыктан саклап калырга тырыша, матурлык эзли, өмет-ышанычлары белән иҗаты аша укучыларга мөрәҗәгать итә. Аның йөрәге аша бар олы дөнья уза: Ватан, туган тел, милләт язмышы, табигатькә, авылга мәдхия җырлау. Күңелне кузгатырдай шигъри юллары бихисап аның. Авторның икенче иҗат җимеше булган “Күңел көзгесе” китабы, һичшиксез, үз укучысын табар. Әлфия Сөләйманова киләчәктә иҗат җимешләре белән сөендереп торачагына ышанабыз.

 

Гөләндәм Кәбирова, җырчы, композитор:

  • Талантлы кеше җиргә туса, үзе белән матурлык, гүзәллек китерә, диләр. Әлфия Мөдәрисовна күңеле белән ачык, олы йөрәкле, талантлы кеше. Шигырьләре аша туган илгә, туган җиргә карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияли, авыл янәшәсендәге елгалы әрәмәлекләре, табигатьнең матур, төрле манзараларына бай күренешләрен чагылдыра. Ул нечкә күңеле белән күреп алып, үрмәкүчләрнең дә тырышып үргән пәрәвезләре турында оста итеп, әти-әнисенә булган бөек хөрмәтен анлатып язган "Күңел көзгесе" дигән искиткеч матур китабында. Киләчәктә дә Әлфия ханым шигырьләрен хисләнеп язсын өчен шәхсән үземнән  тәвә кош каурые канатын бүләк иттем.
  •  

Күнегелгән гадәт буенча шигъри әсәрләрен башта кулына каләм алып, ак кәгазьгә яза. Анда төзәтә, сыза, яңа фикерен язып куя. Шигырь әзер булгач кына компьютер”битенә” күчә. Без – кулдан язарга яраткан буын вәкилләре, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев