Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Миләүшә Ризванова - талантлы яшьләребезнең берсе: актриса, биюче, актерлык осталыгы буенча укытучы

Лениногорск районында талантлы яшьләребез күп. Миләүшә Ризванованың талантын, осталыгын бер язмада гына язып бетерерлек тә түгел. Йөзеннән нур бөркеп торган, үзеннән энергия ташып торган сөйкемле кыз бар яктан да килгән. Яңа Иштирәк кызы бүгенге көндә инде күпкә ирешкән, туры юлдан тайпылмыйча куйган максатларына бара. Ә максатлары, төзегән планнары – ай-һай.

-  Миләүшә, әйдә газет укучыларыбызны якыннанрак синең белән таныштырыйк.

- Мин - Лениногорск районы, Яңа Иштирәк авылы кызы. Әтием – информатика, физика укытучысы, әнием – балалар бакчасында –тәрбияче. Гаиләм,  әти-әни – яшәешемнең иң төп үрнәге, ялкыны һәм терәге булып торалар, Аллага шөкер! Башлангыч сыйныфларны Яңа Иштирәктә укыгач,  5-9 нчы сыйныфларны күршедәге Зелёная Роща авылында тәмамладым. Балачакта укытучы булырга хыяллана идем, соңрак хыялларым бүтән юнәлешкә күчтеләр. Аның сәбәбен әлегә ачыклыйсым килми. Тик нәкъ менә 8нче класста сәнгать юлы белән китәсемне төгәл хәл иткән идем.

- Әти-әниең моңа ничек карады?

- Казанга, театр көллиятенә керүемне иң беренче чиратта әнием хуплады, әти беренче мәлдә (үзе иҗатка гашыйк кеше булса да), теләгемә бала чактагы хыялларның берсе итеп кенә карады, тик максатым чын икәнен аңлагач, каршы килмәде. Әлбәттә, иң беренче чиратта алар – иң зур таянычларым да, җиңел булмаган чакта  - иң кирәк сүзләрне таба белүчеләр, рухи көч бирүчеләрем дә.

- Бераз “өйгә кайтып килик”, гаиләдә ничә бала?

- Без гаиләдә дүрт бала, абыем, ике энекәшем бар. Менә шундый бай кеше мин! Абый, энеләрем турында сөйли башласам, аерым бер гәҗит кирәк булыр иде. 3 лачын арасында, җылы канатлар астында үземне аеруча бәхетле, дөньяга ачык йөз белән караучы кеше итеп тоям. Алар – минем өчен  көч, дәрт, ачы җилләрдән саклаучы дивар булып торалар.  Без дүртебез дә дүрт төрле, һәм бер-беребездән башка торалмыйбыз. Үземне шундый  егетләр арасында үскәнемә чиксез бәхетле дип саныйм. Бәлки иң әрсезе үзем булгангадыр. Абыем да, энеләрем дә, миңа караганда йомшаграк сыман, ә бәлки, алар миңа карата шулайдыр. Аларны ике көн күрми торсам, сагына башлыйм.

- Казан сине ничек каршы алды?

- Казанга 15 яшемдә киттем. Башкалабызда әниемнең бертуган сеңлесе - Гөлназ апа белән җизнәй торганга, күченү җиңел булды. Чит җирдә туганың булып, аның назын, терәк җилкәсен, мәхәббәтен тою – әйтеп бетергесез сөенеч! Казан театр көллиятендә укырга керә торган кастингка 1 ел алдан әзерләнә башладым. 2013 елда актерлар курсын Татарстанның халык артисты, К. Тинчурин театры актрисасы – Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызы җыйды. Аңа эләгүемә шатланып туя алмыйм. Бүгенге көндә арабызда булмаса да, хезмәте, биргән белемнәре, һәрвакыт үзем белән. Ул – бөек шәхес! Андыйлар кабатланмый. Казан театр көллиятендә укыган чакларымны җылы хисләр белән искә алам. Безне укыткан һәрбер укытучыны, остазларны һәм әлбәттә курсташларымны ихлас яратам, хөрмәт итәм!

- Көллияттән соң юллар кая илтте?

- Уку тәмамлануга, ярты елга Кырымга  иң танылган Халыкара Балалар үзәгенә - “Артек” ка стажировкага киттем. Анда әйдаман булып хезмәт иттем һәм параллель рәвештә Николай Скорик, Никита Высоцкий һәм башка  данлыклы артистлар лабораторияләрендә, әйдаманнар спектакльләрендә, концертларында катнаштым. Россиянең төрле төбәкләреннән, башка илләрдән килгән яшьләр белән эшләү, алар белән бер дулкында булу – мине эчке яктан баетты, дөньяга, чит телләргә, яшьләргә карата яңа караш, яңа уңай фикерләр уятты. Анда йокларга, ял итергә бер дә вакыт юк иде, мин ул стажировканы иҗади армия дип кабул итәм. Диңгез ярында яшәү, экскурсиләр, иҗади лабораторияләр, конкурслар, спорт ярышлары, йокысыз төннәр - “Артек” миңа беренче чиратта зур тәҗрибә, онытылмаслык  якты хатирәләр, һәм иң мөһиме: күп яңа якын дуслар бүләк итте. Бүгенге көндә Санкт-Петербург, Мәскәү, Чечня, Кырым, Якутия һәм башка төбәкләрдә яшәгән дуслар белән элемтәне өзмибез, һәрвакыт аралашып, сөйләшеп, торабыз, ә кайберләре белән күрешәбез дә.

- Оренбург өлкәсенә ничек барып чыктың?

-       Стажировка тәмамлануга Оренбург өлкәсендәге Бугуруслан шәһәрендә урнашкан Н.В. Гоголь исемендәге Рус Дәүләт Драма театрына дәштеләр. Бер ел әлеге театрда хезмәт иттем, рус телемне ныгыттым. Театрдагы режиссёрларны, труппаны, дусларымны, шәһәр халкын елмаеп искә алам. Гоголь театрында безнең белән Аркадий Райкин студиясендә хезмәт итүче Мәскәү режиссёры – Вячеслав Сорокин эшләде. Гастрольләр, спектакльләр, репетицияләр миңа яңа көчләр өстәде  һәм иҗатка карата мәхәббәтемне ныгытты.

- Сочида Яшьләр театрында эшләү ничек?

- Гоголь театрында эшләгән чорда Сочида “На высоте”  дип исемләнгән Бөтенроссия театрлар конкурсы игълан ителде. Мин Гоголь театры директоры Ирина Леонидовна һәм режиссёр, Россиянең халык артисты Валерий Бурматов ярдәме белән шунда әзерләндем. Һәм Сочида Ч. Айтматов әсәре белән чыгыш ясап җиңдем. Әлеге диңгез шәһәрен бик яраттым һәм Гоголь театрында бер ел эшләгәч, шунда юл тоттым. Сочида Яшләр театры филиалында актер булдым, параллель рәвештә “Модель балалар”  мәктәбендә, хореография студиясендә актерлык осталыгын укыттым.  Аннан тагын Кырымга дәштеләр, тик бу юлы әйдаман түгел, ә актерлык осталыгы буенча укытучы булып. Киләсе тукталышым, инде менә икенче тапкыр - яраткан “Артек” иде! Тик пандемия башлангач, китәргә туры килде, ярымутрауны яба башладылар, китеп өлгерсәң кайтасың, юк икән, тагын 1 ел гаиләңне күрмәскә мөмкинсең, диделәр. Кайта алмау шиге куркытты, бик сагынган идем гаиләмне дә, якыннарымны да!

- Син янәдән Казанга кайттыңмы?

-       Киләсе эш урыным – Г. Кариев театры иде. Әлеге театр мине иң беренче чиратта “Калеб”дип исемләнгән яңа иҗади яшьләр оешмасы белән кызыксындырды. Әлеге оешманың вәкилләре – энергиягә һәм яңа фикерләргә бай профессиональ энтузиастлар! Минем дә алар арасында буласым килде һәм бу хыял чынга ашты да! Ул вакытта театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова мине кабул итте, һәм яңа идеяләремә, уйларыма юл ачты! Театрда видео рубрикалар алып бару, балалар белән кызыклы проектлар булдыру һәм иң кыйммәтлесе: 2021 елда “Һөнәр” дип исемләнгән 12 нче Бөтенроссия яшь режиссура  фестивалендә А. С. Пушкин әсәре буенча «Тагун» спектаклен чыгару!  Театрга Луиза Янсуар килгәч тә иҗатым дәвам итте, яңа матур төсләргә керде! Әлеге кешеләргә булган рәхмәтем, мәхәббәтем чиксез!

- Һәм син бүген ...

-       Бүгенге көндә мин “Татмедиа” бинасында урнашкан “Тәртип” радиосында (93,1 FM) «Калеб» тапшыруын  алып барам. Радиотыңлаучыларны иҗади яшьләр белән таныштырам. Параллель рәвештә ике иҗади мәктәптә актёрлык осталыгы, сәхнә теле дисциплиналары буенча дәресләр алып барам, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының “Режиссура кино һәм телевидение” юнәлеше буенча (очно) белем алам.

- Китаплар укыйсынмы? Соңгы тапкыр кайчан укыдың?

-       Китап уку – ул хобби. Балачактан ук шулай. Бүгенге көндә вакыт тыгыз булуга карамастан укырга тырышам. Әлбәттә, нәфис әдәбияткә күптән тотынган юк, соңгы тапкыр Ирина Левченконың “Повесть о военных годах» китабы. Бүгенге көндә институтта белем алгач, үзләштергән һөнәр буенча, режиссура буенча укырга, кирәкле мәгълүмәтне интернеттан җыярга, бик күп фильмнар, видео проектлар карарга туры килә һәм бу мине сөендерә генә.

- Синең күзлектән караганда, бүгенге яшьләр нинди?

Беләсезме, бу сорауны мин радио эфирга килгән һәрбер кунакка бирәм, һәм алар бик төрле һәм кызыклы фикерләр әйтәләр, мин алар белән килешәм. Ә нинди фикерләр икәнен сез тапшыруны тыңлап белә аласыз.

- Туган авылыңа еш кайтасынмы?

- Айга бер кайтырга тырышам. Берәр сәбәп белән айдан  артыграк кайтмый торсам, күңелемнән алҗый башлыйм. Кайту – ул минем өчен яңа көчләр җыю, канатлану, ялкынлану! Гаиләм белән күрешүне, авылым атмосферасын, безнең табигатьне берни дә алыштыра алмый!

 

Блиц-сораштыру

Туган ел, көн: 26 октябрь, 1997 ел, (24 яшь).

Яраткан ризык: әнием пешергәне.

Тормыш девизы: Очу! Очуга юл ачу!

Кешеләрдәге хөрмәт иткән сыйфатлар: тугрылык, кешелеклек, юмартлык.

Ачуны чыгара торганнары:  ике йөзлелек, борын чөю, комсызлык.

 

Розалия Мостафина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миләүшә Ризванова