Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

“Мин бу эшкә зур ышаныч белән килдем”

“Безнең йортның тоткасы һәм визит карточкасы ул,- дип башлыйлар сүзләрен хезмәттәшләре Регина Әхмәтшина турында. - Кайберләребездән күпкә яшь булуына карамастан, без аңа картлар йортындагы эшебезгә кагылышлы сораулар белән генә мөрәҗәгать итеп калмыйбыз, шәхси томышыбыз турында да сөйләп, төпле киңәшләрен ишетәбез”.

Торган җирләре матур булсын

Хезмәткәрләр генә түгел, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең барсы да аны үз итеп, көнгә бер булса да үзен күреп сөйләшергә тырыша. Юкса, күбесенең Регина Рафаилевна белән очрашып, аерым хәл итә торган проблемасы да булмый, бары тик аның каршына утырып сөйләшәселәре генә килә.   

Социаль хезмәткәр, яисә үзебезчә гади итеп әйткәндә, өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнарга төрле яклап ярдәм күрсәтүне гомерлек һөнәре иткән кешеләр – аерым бер катлам кешеләре. Авыру яки тормышта зур югалту кичергән, бер генә дә туганы, якын кешесе булмаган социаль ярдәмгә мохтаҗ булучылар белән даими аралашу – җиңел эш түгел.

Моның өчен аларны ярату, кызгану һәм аларның хәлләрен булдыра алганча яхшы якка үзгәртү өчен, үз-үзеңне аямыйча тырышырга кирәк. Ә бусы инде аерым талант – һәркемне якын күреп, үз итә белү талантын таләп итә. Шушындый талантка ия булган кешеләрнең берсе, һичшиксез, Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт белгече Регина Рафаил кызы Әхмәтшина.

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат- йорты быел тыйнак кына итеп үзенең 25 еллык юбилей бусагасыннан атлап чыкты. Әлеге еллар дәвамында физик мөмкинлекләре чикле яки инвалид арбасында утыручы, зур югалтулар кичергән, япа-ялгыз караучысыз торып калган кешеләр тормышы эчендә кайнаган коллективның зурлап бәйрәм итәрлек вакытлары да булмаган, тыйнак кына дию шуңа бәйле сүз. Регина Әхмәтшинаның да интернат-йорт белән бәйле тагын бер юбилее бар, аның бу коллективта эшли башлавына 15 ел.

“Мин бик йорт җанлы кеше, үз өемне генә түгел, хезмәт урынын да бөтен кешеләргә уңайлы, күңелләренә ятышлы һәм зәвыклы итәргә тырышам. Бу тышкы матур белән генә чикләнми, өйдә, коллективта ихтирамлы мөнәсәбәт, бер-береңне аңларга тырышып аралашу, кайгыртучанлык булырга тиеш. Шулай булганда гына өйдән зур теләк белән эшкә киләсең, ә кичен бик сагынып өйгә кайтасың бит. Мине картлар һәм инвалидлар йортына завхоз эшенә чакырып алдылар. Бу эшкә бик теләп керештем, интернат-йорт икенче өемә әйләнде,”- ди ул. Бала чагыннан мәдәният-сәнгатькә гашыйк кеше, хуҗалык мәсьәләләрендә генә түгел, бу йортта яшәүчеләрнең торган җире матур булсын дип тә тырышкан.

Регина Әхмәтшина районыбызның Шөгер авылында туып-үскән. Әти-әниләре шушы авылның мәдәният тормышы казанында кайнап яшәгән. Әтисе Рафаил бик күп еллар дәвамында район мәдәният йортын җитәкләгән кеше. Әнисе Валентина моңлы тавышлы уен коралы – скрипкада уйнаган. Сәнгать кешеләре гаиләсендә, өстәвенә искиткеч матур табигатьле Шөгердә үскән кыз үзе дә иҗат дөньясыннан ерак китәргә чамаламаган.

Мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесының  рәсем сәнгате һәм графика бүлеген тәмамлаган. “Бу бүлектә укуым миңа тормышта һәрвакыт кирәк булды. Хәзерге эшемдә дә ярдәме тиеп тора. Интернат-йортның тирә-ягын матурлау максатыннан, берничә ел элек шушы юнәлештәге грантлар бәйгесендә катнаштым. Минем проектым җиңеп чыкты. Грант акчасына  интернат ишегалдында бик матур ял итү урыннары ясаттык. Үзебезнең роза чәчәкләре аллеясе дә  булдырдык. Яз-җәй көннәрендә безнең йорт ишегалды гөлчәчәкләргә күмелеп утыра, хәтта көз уртасына кадәр чәчәкләр бетми”, - ди Регина Әхмәтшина.

Эшемнең асылын аңлап килдем

Завхоз булып бер ел эшләгәннән соң, аның социаль ярдәм алучылар белән якын итеп аралашуын, эш белән дә, сүз белән дә аларга гел булышырга әзер торуын күргән интернат-йорт директоры аны социаль хезмәт белгече эшенә күчерергә дигән карарга килгән. “Мин бу эшнең нидән гыйбәрәт булуын аңлап, үземнең хезмәт вазыйфаларымның катлаулы булачагын белеп, шулай да бу эшне эшли алачагым ышаныч белән килдем,- ди Регина Рафаилевна. - Әмма башта миңа югары белем алырга кирәк иде. Озак уйлап тормыйча Чебоксар шәһәрендә югары уку йортына кереп, аны тәмамлап чыктым”.

Социаль хезмәт белгеченең эшен бер-ике җөмлә белән генә аңлатып булмый. Ул үз карамагындагы кешеләрнең барлык документларын тәртипкә китерүдән алып, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә, нинди дә булса туганнарын яки якынарын табуда булышуда, гомумән тормыш-көнкүрешләрендә гел янәшә булырга тиеш. Бүгенге көндә Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат –йортында 75 кеше яши. Аларның 66 сы инвалидлар. Араларында инвалид арбасында гына утыручылар да бик күп. Шулай булуына карамастан, Регина Әхмәтшина һәм аның хезмәттәшләре ярдәме белән, монда тормыш җайга салынган тәртип белән, көйле генә бара. “Кызыклы гына хәлләр дә булып куя. Безнең интернатта бик олы яшьтәге татар бабае яшәде. Ул күрше районнарның берсеннән алып килеп урнаштырылган иде безгә. Берничә елдан шул яклардан тагын бер олы яшьтәге хатын-кыз килде. Алтмыш елдан артык күрешмәгән кешеләр, бездә очрашып бер-берсен таныдылар. Алар бер- берсенең беренче мәхәббәтләре булып чыкты. Араларында шундый җылы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашты, ярдәмләшеп-чөкердәшеп яшәделәр, аларга карап күзләр рәхәт чигә иде. Шушындый күңелле вакыйгаларның ешрак кабатлануын телибез”, - ди Регина.

Сүз дә юк, моный җирләрдә очраклы гына  кешеләр эшли алмый. Бу иртән килеп, эш сәгатең беткәч, барысы турында да онытып, кайтып китә торган хезмәт түгел. “Аеруча кемдер нык авырып-чирләп китсә, кайвакытларда инде кешенең менә-менә якты дөнья белән саубуллашачагын сизеп торсаң,  бөтенебез кайгырабыз. Кемнең нинди хезмәт вазыйфасы башкаруына карамастан, килеп керү белән чирле кешенең хәл-әхвәлен белешә. Бәхилләшүләр дә йөрәккә эз салмый гына үтми билгеле, барысы да үз туганыбызга әйләнә бит. Хәтта араларында еш кына тәртип бозарга яратучы, шелтә алучы, юктан гына үзебезне оршып ташлаучылар булса да, барсы да –үзебезнеке. Мин тормышта үз эшемне һәм урынымны таптым”, -  ди Регина Әхмәтшина.

 

Фикерләр

Гөлүсә Җәлалова, өлкән шәфкать туташы

  • Мин Регина Рафаилевна белән ун ел бер коллективта эшлим. Хезмәт вазыйфаларым  киң һәм  җитди булгага күрә, аның шикелле ярдәмгә әзер торучы хезмәттәшем булу – зур ярдәм. Кемнедер табибларга күрсәтергә, кайсынадыр инвалидлык ясарга, Казанга кадәр барырга туры килгән чаклар бар. Физик мөмкинлеге чикле булган кешене аңа уңайлы булырлык итеп нинди машинада алып барырга, ерак юлда тамагы ач булмасын дип кайгыртырга, тагын  санап бетергесез яклары бар бит аның. Бу эшләрдә Регина Рафаилевна киңәшче дә, ярдәмче дә, кайчакларда, үзе әле яшь кеше булуына карамастан, әниләрчә орышып куючы да. Аңа рәхмәттән башка бер сүз дә әйтә алмыйм, картлар йортын атлап кергән көннән алып терәгем булды ул минем.

 

Фәйрүзә Мөбәрәкҗанова, хезмәттәше

  • Регина Рафаилевна тырышлыгы белән быел безнең социаль ярдәм алучылар санаторийларда сәламәтлекләрен арттыра алу бәхетенә иреште. Ул бездә элек тә бар иде, билгеле. Әмма елына бер-ике кеше реабилитация үзәгенә бара алды. Быел исә без ай саен өчәр кешене санаторийга илтеп куябыз. Бу эш социаль хезмәт белгече инициативасы белән эшләнде. Регина Рафаилевна барлык тиешле оешмалар белән элемтәгә кереп, кирәк урында, инвалидлар һәм өлкәннәргә  мондый дәвалану кирәгенә дәлилләр китереп, реабилитацияләү эшен җайга салды. Без аның эшен, киңәшләрен бик югары бәялибез. Ул мине беренче эш көнемдә каршы алган, мөлаем йөзе, үз итеп сөйләшүе белән, бу катлаулы эшкә керешеп китәргә булышты. Безнең интернат - йортта яшәүчеләр дә аның ягымлы итеп, елмаеп сөйләшүеннән тормышка дәрт алалар күрәсең. Юк йомышны бар итеп булса да, аның янына көненә бер кереп чыкмый булдыра алмыйлар.

Исламия Галимова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев