Мәһәрша Вәлиуллова: “Мин үземне шагыйрь түгел, шигырьче дип йөрттем”
Гомере буе тирән, саф хисләргә бирелеп шигырьләр иҗат иткән, дөньяның китек якларыннан борчу-сагышларга төшеп, аны гел ямьлерәк итәргә тырышып яшәгән кеше шулкадәр шук-шаян булыр дип кем әйтер.
Соңгы араларда чирдән бераз кәефе китеп торса да, Мәһәрша апа яраткан шөгылен ташламаган, ул шаяру катыш җитди сүзләр белән хәтта, соңгы елларның бәласына әверелгән ковид турында да шигырь язган. Әлбәттә инде, шигырендә үзенә хас патриотлык белән бу чирнең тиздән юк ителәчәгенә ышаныч белдергән, башкаларны да төшенкелеккә бирелмәскә өндәгән.
Шәһәребезнең танылган шагыйре, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мәһәрша апа Вәлиулловага – 90 яшь. Гомере буе булганына шөкер итеп, бернәрсәдән зарланмыйча елмаеп, көлеп яшәгән, үзеннән алда кешеләрне кайгыртып йөгергән шагыйрә, бүген дә җитез хәрәкәтле, төз гәүдәле, тормышка гашыйк. Аның талантлы каләменнән бер-бер артлы яңа иҗат җимешләре тамып кына тора. Шигырьләрен нәкъ элеккеге шикелле шакмаклы дәфтәр битенә гади каләм белән язса да, заманнан калышмый, дөнья яңалыклары, хәлләре белән танышып, яман хәлләргә борчылып, яхшыларына шатланып, дәртләнеп яза.
- Кайда барсам, ни генә күрсәм дә, минем күңелемдә шигырь юллары туа,- ди ул. - Иң беренче шигыремне башлангыч сыйныфта укыганда язган идем. Үземне беркайчан да шагыйрь димәдем, шигырьче дип йөрттем, шагыйрь – минем өчен ничектер бер үрелә алмаслык биеклек кебек тоела иде, - ди.
Хыялларны сугыш җимергән
Мәһәрша Сәлахетдин кызы Вәлиуллова Татарстанның гүзәл табигатьле Буа районының Вольный Стан авылында туып –үскән. Бала чагыннан ук шигърияткә, ә аннан да ныграк белемгә тартылган. Урта мәктәпне тәмамлагач ул югары уку йортында укып табиб булырга хыялланган. Язмыш аңа хәттта хыял баскычының беренче баскычларына күтәрелергә дә мөмкинлек биргән. Күңел түрендә йөрткән һөнәре буенча ул укырга кергән, әмма ике ел укыгач, туктарга туры килгән.
Мәһәрша ханымның өч абыйсы Бөек Ватан сугышына киткән, аларның берсе – Кыяметдин, сугыштан нык яраланып кайткан, Нотфулла – яу кырында һәлак булган. Өч ир туганыннан дөнья көтәрлек бердәнбер Сәмиулла калган. Кайгы-хәсрәт ялгыз йөрми диләр, күп тә үтми аларның әти-әниләре дөнья куйган. Кечкенә сеңелесе Фидананың ятимлек ачысын әз булса да җиңеләйтү өчен абыйсына да ярдәм булыр дип, Мәһәрша кире авылына кайткан.
Инде булачак тормыш иптәше Әнвәр белән гаилә коргач та, сеңелесе тормышта үз юлын сайлаганчы, алар белән яшәгән.
Коеп куйган “мал духтыры”
Мәһәрша ханымның тормыш иптәше дә, үзе шикелле гыйлемгә тартылучы кеше булып чыккан. Өйләнешкәч тә, ул башта ветеринария институтына кереп укып чыгам, аннары син укыйсың дигән. Уку йортын тәмамлагач аны Буа районының Александровский мал симертү совхозына эшкә билгеләгәннәр, гаиләдә инде балалар да булган, билгеле, бөтенесе бергә яңа эш урынына килгән. Халык телендә “мал духтыры” дип йөртелүче ире Әнвәр тирәсендә йөреп, Мәһәрша ханым да бу өлкәдә бик күп нәрсәләргә өйрәнгән, маллар табибы дәрәҗәсенә үк ирешә алмасада, алар өчен шәфкать туташы вазыйфаларын башкара алырлык уңышларга ирешкән. Тормыш иптәше эш урынында фаҗигага юлыгып, бик авыр хәлдә хастаханәгә эләккән, анда аңа бик озак дәваланырга туры килгән. Ире дәваланган хастаханәдә аңа, кайсыгызның бәхете бардыр, үзеңнеңме, балаларыңныңмы, әмма үлемнән йолып калдык бит иреңне дигәннәр.
“Мин ул вакытта үземнең ничек өлгергәнемне аңламыйм, өч бала, ирем урынына эшлим, ул тизрәк савыгып аякка бассын өчен күбрәк эшләргә тырышам, акча да бик күп кирәк, хәзер дә исем китә, язмыштан узмыш юк, балаларның тамагы тук, кием-салымы булсын дип, ирем терелеп аякка бассын дигән теләк көчле булгага, җиңә алганмындыр инде. Әмма уку турында миңа инде онытырга туры килде”,- ди Мәһәрша апа.
Шигырь белән дәвалый
Тормышында нинди генә авырлыкларга очрауга карамастан, Мәһәрша Вәлиуллова шагыйрьлегенә хыянәт итмәгән. Лениногорскига килеп урнашкач, йөгерек каләмле, тормышның һәр мизгелен шигъри юл итәргә ашкынып торган Мәһәрша ханымны, танылган язучы Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали, Рамазан Байтимеров үз яннарына –“Чишмә “ берләшмәсенә чакырганнар.
Ул вакыта “Чишмә”100 дән артык иҗат кешесен берләштергән булган, шагыйрә Мәһәрша Вәлиуллованың да алар арасында үз тоткан урыны һәм аның иҗатын яратучы укучылары булган. Аның сүзләренә язылган җырларны халык үз итеп кабул иткән, Каюм Шәрәфов көенә җырлана торган “Сәлам сезгә”, “Аңларсыңмы, бәгърем”, Геннадий Садовников көй иҗат иткән ”Син генә” җырлары, моң сөючеләрне әле дә битараф калдырмый. Мәһәрша ханымның иҗат җимешләре “Тормышка мәхәббәт”китабында, “Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь”һәм башка шигъри җыентыкларда дөнья күрде. Ул бүген дә ялкынланып иҗат итә, әйе, үзе теләгәнчә аңа табиб булу насыйп булмаган, әмма җитди дә, шаян да, моңсу да, күңелле дә шигырьләре, тынгысыз җаны, көләч йөзе белән ул барыбер кешеләр күңелен дәвалый.
Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова,Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире:
- Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегенең даими китап укучысы. Ул китапханәгә болытлы көндә дә үзе белән илаһи матурлык, кояш нуры алып керә. Иң беренче иҗат җимешләре белән дә нәкъ безнең белән уртаклаша, төпле киңәшләре кәефне күтәрә. Аның чын күңелдән үзе язган шигырьләрен укуы, һәр шигырендә гүзәллекне күрә белүе, ана телебезне зурлавы, дөньядан ямь, тәм табып яшәве бары соклану, хөрмәт хисләре уята. Серле генә елмаеп “Акыллы булыгыз, кызлар, эшләрегез гөрләп торсын! Мин сезгә көн дә дога кылган саен изге теләкләр телим” - диюе дә Мәһәрша апаның изге күңелле, мәрхәмәтле кеше булуын дәлилли.
Рәмзия Габделхакова, язучы һәм шагыйрь:
- Мәһәрша апа минем күңелемдә күзләреннән нур чәчеп, ихластан елмаеп торучы бик сөйкемле апа булып истә калган. Танышуыбызга 30 ел вакыт үтсә дә бер дә үзгәрмәде дә, картаймады да кебек ул. Шигырьләре дә үзе кебек ихлас, якты аның. Ягымлы, җылы иҗат. Мәһәрша апаның шигырьләре һаман да яшьлек утын саклый, ул һәр көне иҗат белән бәйле.
- Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев