Рәмзия Галимова: минем бурычым – сәләтле балаларга ярдәм итү
“Җыр- музыкага сәләтле балаларга, аларның кайда яшәүләре, нинди гаиләдә тәрбияләнүләренә карамастан, тормышта үз юлларын табарга булышу, зур сәхнәләргә чыгарга көчемнән килгәнчә ярдәм итүне – тормыш минем алга куйган изге бурыч, хәтта миссиям дип кабул итәм”, - Рәмзия Галимова.
Лениногорск Мәдәният сараенда инде унике елдан артык “Талант” вокал студиясе эшли. Әлеге студиядә шөгыльләнүчеләрнең беркемне дә битараф калдырмыйча, үзенә тартып торган номерларыннан башка бер генә концерт та тулы булмый. Нәкъ шушы еллар дәвамында вокал студиясен беркемгә алыштыргысыз мөгаллим, музыка белгече Рәмзия Әхмәт кызы Галимова җитәкли. Хәер, “җитәкли” дип әйтү генә аз булыр, бу турыда Рәмзия Әхмәтовна үзе кызык итеп бер очракны искә төшерә: “Коронавирус чикләүләре вакытында сәнгать бәйгеләре тукталып калмады. Алар онлайн рәвештә уза иде. Без андый бәйгеләрнең республикада, илкүләм, хәтта халыкара игълан ителгәннәрендә дә катнаштык. Мәскәүдә, Кытайда, Италиядә узган “Рим каникуллары” бәйгесендә онлайн чыгыш ясап, лауреатлар булдык. Шуларның берсен оештыручылар бәйгегә нәтиҗә ясау шимбә-якшәмбе көннәренә туры килүен әйттеләр. Билгеле, онлайн булса да мин үзем дә катнашырга тиеш. Алар миннән вокал студиясендә эшләүче башка коллегаларыгыз риза булырмы икән дип сорадылар. Ихластан кызык тоелды сораулары, студиядә үзем генә эшләвемә бик гаҗәпләнделәр”, - ди ул.
Гаҗәпләнмәслек тә түгел, “Талант” студиясе үз эченә җиде төркемне берләштерә. Монда 4 яшьлек балалардан башлап, 20 яшькә кадәр егетләр-кызлар шөгыльләнә. Алар барысы да сәләтле. Иң бәләкәйләрнең “Светлячок” төркеменнән башлап, 1-2 нче сыйныфта укучы балаларны берләштергән - “Сандугачкай”, аннан өлкәнрәкләрнең- “Энҗекәй”, “Кояшкай”, яшүсмерләрнең - “Сәрвиназ, “Ялкын” ансамбленә кадәр – барысы да үз чыгышлары белән лениногорскилыларның күңелендә урын алып өлгергән.
Ташкент-Казан арасы
Рәмзия Әхмәт кызы Галимова безнең карлы-буранлы Татарстанга Үзбәкстан якларыннан кайтып төшкән. “Кайтып төшкән” дип әйтү шуннан: аның әти-әниләре чыгышлары белән безнең яклардан. 1917 елгы октябрь революциясеннән соң, Рәмзия ханымның әнисе ягыннан бабасын, берничә тапкыр “кулак” дип сөргенгә озатканнар. Бик укымышлы мулла булган бабасы бер сөргеннән азат ителеп, гаиләсе белән күрешкәч, аларга Ташкент якларына күчеп китәргә кушкан. Тынычлыкта калдырмаячакларын сизенгән бабасы гаиләсен шулай саклап калган. Ә үзен янә сөргенгә, бу юлы Аерым максатлы төньяк лагеры(Северный лагерь особого назначения) – Соловкига озатканнар.
“Минем әтием – Әхмәт бик моңлы итеп җырлый иде. Ул Татарстанның Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туып- үскән. Сугыш башланыр алдыннан ул Ташкентта, хәрби хезмәттә булган. Әни белән 1941 нче елда танышканнар һәм гаилә корганнар. Бөек Ватан сугышы башлангач, кавалерия взводында хезмәт иткән әтине шушында ук сугышка алына торган атларны өйрәтергә калдырганнар”, - дип истәлекләр белән уртаклаша Рәмзия ханым.
“Ташкент –икмәкле шәһәр” булып, бик авыр елларда халык теленә кергән Үзбәкстан ягы, тоткынлыктан башы чыкмаган мулла бабасының нәсел - нәсабен саклап калган. Рәмзия ханымның әнисе Зөлхиҗә һәм әтисе Әхмәт биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
Бәләкәй чагыннан әтисенең моңлы җырларын тыңлап үскән Рәмзияне, танылган композитор, музыка белгече һәм җәмгыять эшлеклесе Рейнгольд Глиэр исемендәге република музыка интернат-мәктәбенә укырга алганнар. Ташкенттагы әлеге музыка мәктәбендә бөтен Үзбәкстанның иң сәләтле балалары укыган.
1976 нчы елда Рәмзия Галимова Казан педагогия институтының музыка факультетына укырга керә. “Югары белем алу өчен Казанга кайтуымның үз сәбәпләре булды. Мин тугызынчы сыйныфта укыганда кинәт кенә әтиебез вафат булды. Мин аны югалтуны шул кадәр авыр кичердем, хәтта сәламәтлегемә йогынтысы булды. Бераздан табиблар әниемә минем өчен үзебездәге һава шартлары авыр булуын, климатны алыштырырга кирәген әйткән. Шулай итеп, мин әти-әниемнең туган ягы – Татарстанга кайттым”, - ди Рәмзия ханым.
Өч елга гына
Институтны тәмамлагач, ул елларда уку йортын тәмамлаучылар өчен бер кагыйдә булган – юллама белән өч елга Лениногорск педагогия училищесына эшкә билгеләгәннәр. Педучилищега алар дус кызы Эльвира белән бергә эшкә килгәннәр. Билгеле, үзләре уйлаганча, нибары өч елга дип кенә. Әмма озак та үтми дусты яраткан кешесен очратып, тормышка чыгып куйган. Ә аның туенда Рәмзия булачак тормыш иптәше – Куакбаш егете Рәшит белән танышкан. Рәмзия Әхмәтовна белән Рәшит Зәкуанович бергә-бергә дүрт дистәдән артык гомер итә. Аларның Илдар исемле уллары һәм Сәрвиназ исемле кызлары, ике оныклары бар.
Рәмзия Әхмәт кызының иҗади энергиясенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Төрле концерт программаларында, бәйге һәм фестивальләрдә даими катнашып килүләре өстенә, узган ел үз укучылары белән Яңа гасыр каналының “Туган тел” тапшыруында да катнашканнар.
Мәдәният сараенда эшләү дәверендә Рәмзия Әхмәт кызы укучылары белән бик югары нәтиҗәләргә ирешеп килә. Республикабызга танылган артистлар арасында аның вокал мәктәбен узган, сәхнәгә тәүге адымнарын аның кул астында ясаучылар да бар. Бүгенге көндә бик популяр җырчы Алмаз Мирзаянов, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Борһанов, “Агыйдел” дәүләрт җыр һәм бию ансамблендә эшләүче Илдар Ямалиев, исемнәре танылып өлгергән башкаручылар Илдар Сафин, Азалия Мәгъсумова – барысы да Рәмзия Галимова шәкертләре.
Шәһәребезнең танылган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Галимова җитәкләгән “Талант” вокал студиясе ансамбльләре республика буенча уза торган “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә ел саен катнашып дәрәҗәле урыннарны алып киләләр. Рәмзия ханым шәһәрдәге Балаар музыка мәктәбендә дә укыта. Мөмкинлеге чикле булган сәләтле балалар белән аерым эш алып бара. Ноябрь аенда гына аның укучысы Ралина Сәхапова Казанда үткән “Добрая Волна” республика бәйгесендә лауреат булган. Рәмзия Галимованың педагогия училищесында оештырган “Елмай” ансамбле озак еллар дәвамында шәһәребезнең йөзек кашы булды. Республика бәйгеләрендә, илкүләм, халыкара бәйгеләрдә аның укучылары дан тота.
Быел ул җитәкләгән “Талант” вокал студиясе “Үрнәк-Күрсәтмә студия” (Образцово –Показательная студия) исеменә лаек булды.
Флера Төхвәтова, Мәдәният сарае директоры
Рәмзия Әхмәтовнаны үзебезгә эшкә махсус чакырып алдык. Аның Лениногорск педагогия училищесында укыткан елларында ук матур-матур татар ансамбльләре оештыруын белә идек. Чөнки аның кул астында җыр-музыка сәнгатенә омтылган сәләтле яшүсмерләр шәһәребез бәйрәмнәрендә, Мәдәният сараенда үткән бәйрәм чараларында бик матур чыгышлар ясап сөендереп тордылар. Еш кына республика күләм бәйгеләрдә Лениногорск данын якладылар. Үзебезнең Мәдәният сараенда да шушындый яшь талантларны җыеп, аларда татар җырына, татар музыкасына мәхәббәт тәрбияләү, милли музыкаль мирасыбызны түкми-чәчми буыннан –буынга кадерләп саклау теләгебез бик зур. Бу теләгебездә Рәмзия Әхмәтовнаның безнең белән фикердәш булуын тоеп, аңлап, дәшеп алдык. Бүгенге көндә ул җитәкләгән “Талант” вокал студиясендә җитмештән артык бала шөгыльләнә. Әлеге студия башта эшен бәләкәй генә төркем итеп башлап җибәргән иде. Рәмзия Әхмәтовнаның бөтен күңелен шушы эшкә багышлавы яхшы нәтиҗәләр бирми калмады. Шәһәр, район бәйрәмнәрендә безнең яшь артистларыбызны күреп, яратып өлгерделәр. Ата-аналар үз балаларын шушы студиягә йөртергә теләк белдереп, Мәдәният сараена агыла башлады. Тагын шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, Рәмзия Әхмәтовна балалар һәм үсмерләр күңеленә генә юл таба алучы мөгаллим түгел, ул аларның әти-әниләре белән дә уртак тел табып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев