Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Барсик

Барсикны гаиләдә барысы да ярата. Аклы-сарылы, гаҗәеп йомшак ул. Кечкенәдән шаян булып, уйнап, иркәләнеп үсте, йорт хуҗасы үз сабыедай ярата аны. Беркөнне рекламада күрсәткән "китекет" алып кайткан. Барсик башта "модный" ризыкны мыекларын селкеткәләп иснәп алды, аннары алсу телен чыгарып ялап карады һәм кетер-кетер чәйнәп йотты. Аны күзәтеп торган Кәрим күңеле...

Барсикны гаиләдә барысы да ярата. Аклы-сарылы, гаҗәеп йомшак ул. Кечкенәдән шаян булып, уйнап, иркәләнеп үсте, йорт хуҗасы үз сабыедай ярата аны.

Беркөнне рекламада күрсәткән "китекет" алып кайткан. Барсик башта "модный" ризыкны мыекларын селкеткәләп иснәп алды, аннары алсу телен чыгарып ялап карады һәм кетер-кетер чәйнәп йотты. Аны күзәтеп торган Кәрим күңеле булып Ләйләгә:
- Әнә, килеште - диде.
Хатыны сак кына:
- Җылы сөт, тәмле ит, йомырка, эремчек ашап үсте ул, бәлки ошатыр да, әмма кирәкме икән? Балаларны алдый торган чупа-чупс кебегрәк тоела, - диде.
Шуңа да ялтыравык кәгазьдәге песи күчтәнәчен подвалга төшереп куйды Кәрим. Тик, әллә нигә бер сыйлый торган булды мырауҗанны. Песиләр бик акыллы бит алар, хуҗасының "кетердек"не каян алганын истә калдырды Барсик.
Күптән түгел шаулап-гөрләп, кунаклар белән Яңа ел бәйрәме узды. Бу йортта эчү белән мавыкмыйлар иде. Шуңа, ахры, бәйрәм табынында ачкан коньяк калды. Ничектер, күңеленә хуш килгәндәй тоелды ул Кәримгә. Кечкенә рюмка белән авыз итеп карады. Канны кузгатып җибәрә, тәмле йокыга тарта. "Белмичә кулланмыйлардыр", дип шикләнеп кенә подвалга "китекет" янына төшереп куйды. Эшкә чыгарга әле ун көнләп ял. Өйдә җәмәгате, балалар, кунакка килгән әнисе. Алар алдында яхшысынмады. Кичке якта шыпырт кына билгеле урынга юнәлде, кечкенә рюмкага салып кабып куйды. Подвалга төшү урыны аш бүлмәсе аша үтә. Аның подвалдан чыкканын күзләрен мут елтыратып Барсик көтеп тора. "Мә, дускаем", дип, Кәрим аңа "китекет"салды. Икенче көнне төшке аштан соң шаян песи тагын хуҗасы янында чуала иде, Ләйлә бүлеп биргән итле аш, сөтле боткага кырын караш ташлый да, Кәримгә сырпалана. Анысы да күз кыса, "Әзрәк түз", янәсе. Ике-өч көн дигәндә, бу хәл гадәткә керә башлады. "Әллә песи авырый инде, берни ашамый", - дип хафаланган хатынын Кәрим: "Ашар әле", - дип тынычландырды.
Кичке якта ике ахирәт йокы бүлмәсендә. Гаилә белән кич утырып телевизор карау да онытылды. Әтиләре белән аралашуны юксынып балалар да күңелсезләнде. Матур йорттагы тормыш тоныкланып сүнеп киткәндәй булды. Шулай атнага якын вакыт узды. Кәрим аш бүлмәсенә узуга песие чоланга, подвал юлына ашыга. Сырты дугадай, койрыгы туры өскә караган, тәпиләре биеп куйгандай тиз һәм вак атлый. "Мыр-р-р, сыйла инде!". Кәрим төште, тик коньякка кагылмады, берничә "песи кетердеге" алып чыкты да: "Кирәкмәгәнгә өйрәнүе тиз икән, акрынлап онытырга туры килер", - дип, аның алдына куйды. Барсик аны әллә аңламады, "китекет"не еш-еш кабып йотты да, хуҗасына текәлде. "Булды песикәем, өйдәгеләр ничек - без шулай, җәмгыятьтән аерылмыйк, яме", - диде Кәрим. Үпкәләп, аркасын борып утырган песинең колак артын сыйпап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилђ

2
X