Фирдүс Тямаев: Район түрәләре концертка акча түләп керми (әңгәмә)
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде. - Мин...
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.
- Мин җырчы түгел, дигән идең бер әңгәмәдә. Алайса кем буласың, җырлаучымы?
- Мин җырчы түгел, автор-башкаручы, дидем ул чакта. Чөнки минем консерватория белемем юк. Лениногорскидагы музыка училищесында укыганда вокал дәресе керде, ләкин бу белем генә җитәрлек түгел. Көй язгач, язган җырларыма өстенлек бирәм. Шуңа үземне автор-башкаручы дип атыйм. Җырчымы, җырлаучымы икәнен исә тамашачы үзе билгели. Монда үзеңә үзең бәя биреп булмый.
- Җыр язучыларның кайвакыт нота белемнәре дә булмый. Син көйне нотага сала аласыңмы?
- Көй языйм әле дип, нота кәгазе алып утырып булмый. Ул кулыңа баян алып утырганда, синтезаторда уйнаганда туарга мөмкин. Аннан аны нотага төшерәсең. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелеңә көй язу сәләте салган булса, нота белү-белмәү алай мөһим түгел. Оркестр өчен музыка язам дисәң, анда нота белеменнән башка булмый. Чөнки музыка төрле инструментлар өчен языла.
- Үзеңне татар Лепсы дип атауларына ничек карыйсың?
- Лепска охшаган дип әйткәч, кызык ясап, аныңча булсын дип, күзлекләр киеп чыгыш ясаган да бар. Ә болай, Лепс күчермәсе буласы килми. Быелгы концертка Лепсны чакырырга исәп бар иде. Ләкин ул сораган бәяне без түли алмыйбыз. Бәлкем киләчәктә бергә чыгыш ясарга насыйп булыр.
- Сабантуйларында, гадәттә, син чыгыш ясаган сәхнә тирәсенә иң күп тамашачы җыела. Моның сере нидә?
- Халык мине үз тиңе, үз кешесе дип кабул итә. Бәлкем сәбәбе шулдыр. Аннан беркайчан да фонограммага җырлаганым юк. Хәтта тавышыма зыян килсә дә. Арып китсәм, артка ике егетне бастырам, алар миңа ярдәм итә. Ә инде чирләп китсәм, концертны чигерәм. Узган елны беренче мәртәбә концертларны башка вакытка күчердем. Сөйләшергә дә тавыш калмаган иде. Ә концертта 3 сәгать сикереп-сикереп җырларга кирәк. Шуңа күрә хатыным сентябрьдән витаминнар, иммунитетны күтәрә торган дарулар белән организмны ныгытырга тотына.
- Синең ачуыңны китергән нәрсә - эстраданы тәртипкә салырга маташу бугай.
- Юк, ачуым килми. Аның нәрсәсен тәртипкә саласың соң? Әллә берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә берәрсе чыгып сүгендеме? Яисә хөкүмәткә каршы җыр җырладылармы? Безнең эстраданың үз урыны бар. Анда моңлы җырчылар да бик күп. Әйтик, Филүс Каһировның моңы шаккаткыч. Ришат Төхвәтуллинның үз тамашачысы бар. Сиринә Зәйнетдинова - моңлы җырчы. Шоу яратасың икән, Данир Сабиров, Рифат Зариповка барып күңел ачып кайтып була. Биисең килә икән, Радик Юлъякшинга барып, яшьлегеңне искә төшерә аласың.
Әзрәк энергия, көч туплыйм, тормышка башкачарак карыйм дисәң, Тямаев концертына барасың. Эстрада төрле, шунысы белән кызыклы да ул. Шуңа күрә тәртипкә салу дигәннәре - юк сүз. Әле беркөнне "Яңа Гасыр" каналыннан бер тапшыру карадым. Өлкән җырчыларыбыз яшь башкаручыларны сайлый. Шундый кызык: моңлы җырласа, сайлаудан үтә, юк икән - төшеп кала. Ә нишләп эстрада моңлы тавышка гына корылырга тиеш? Башкаруда нинди генә алымнар юк бит: академик тавыш бар, джаз һәм башкалар.
Нишләп эстраданы бер кысага куып кертергә? Гаиләдә ике игезәк бала бар ди. Туу арасы берничә генә минут булса да, аларның зәвыклары төрле була бит. Берсенә кызыл төс ошый, мәсәлән, икенчесенә - зәңгәр. Ризык сайлаулары да төрлечә. Тамашачы да нәкъ шундый. Берсенә моңлы җырчы ошый, икенчесенә - башкасы. Эстраданы тәртипкә салабыз дип, худсовет төзиләр икән, миңа кызык: жюрида кемнәр утырачак?
- Чыннан да, кайбер популяр дип аталучы җырчылар залны оешмалар аша тутыра. Ә син тамашачыңны ничек җыясың?
- Аллага шөкер, оешмаларга йөргәнебез юк. Тамашачы билет алып килә. Ләкин ул көн безгә дә килеп җитәр. Менә шушылай сорап йөрмәс өчен, берәр нәрсә уйлап табарга кирәк. Бизнес җәһәтеннәнме, башка яктанмы. Яңа маркетинг адым уйлап чыгарырга тырышабыз. Без бу хакта уйланабыз инде.
- Сораштыруларда үз бәяңне яшермичә әйтәсең. Күпләр тел яшерергә тырыша бит.
- Ә нигә яшерергә? Бәяне беркайчан да яшергәнем булмады. Чөнки үзем өчен генә түгел, төркемдәге кешеләргә дә хезмәт хакы түләргә кирәк. Бу яктан берсен дә кыерсытканым юк. Читкә чыгып китсәк, аларны үз исәбемә яхшы кунакханәләрдә яшәтәм, әйбәт ашатам. Шәхси тормышларында проблемалары килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышам. Салымын түлибез, авторлык хокукларын бозмыйбыз, аренда хакларын түлибез. Бүген мәдәният йортында аренда хакын да түлибез, кассирга да, идән юучысына да. Миңа калса, безгә ярдәм итәргә кирәк, кысаларга кертергә түгел.
Гөлинә Гыймадова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев