Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Иҗади эзләнү

12 нче лицейда фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Чирмешән, Минзәлә, Нурлат, Ютазы, Бөгелмә, Мамадыш, Зәй, Яңа Чишмә районнарыннан укучылар килгән иде. Пленар утырышны ачып, лицей директоры Светлана Клюева укучыларга уңышлар теләде. Конференциядә кулланылган материалларның китап җыентыгына тупланачагын әйтеп узды. Мондый төр конференцияләр укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә, сөйләм...

12 нче лицейда фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Чирмешән, Минзәлә, Нурлат, Ютазы, Бөгелмә, Мамадыш, Зәй, Яңа Чишмә районнарыннан укучылар килгән иде.


Пленар утырышны ачып, лицей директоры Светлана Клюева укучыларга уңышлар теләде. Конференциядә кулланылган материалларның китап җыентыгына тупланачагын әйтеп узды. Мондый төр конференцияләр укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә, сөйләм телен баетуга, иҗади эзләнүгә этәрүенә басым ясады.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтыннан килгән филология фәннәре кандидаты Наталья Кириллова "лицей" сүзенең барлыкка килүе, Пушкин чорындагы лицей эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

-Билгеле булганча, лицей Россиядә инкыйлабка кадәрге чорда югары уку йорты булып саналган. Ул Санкт-Петербургтагы Патша авылында (Царское село) урнашкан була. Монда бары дворян балалары гына укый алган. Димәк, сез тарихи яктан шактый дәрәҗәле мәктәпләрнең берсе - лицейда белем аласыз, -диде Наталья Олеговна.

Конференция бөек рус шагыйре А.Пушкинга һәм күренекле шәхес М.Ломоносовка багышланган иде. Шуңа әдипләрнең шигырьләре укылды, шул чорны сурәтләгән эпизодлар, "Төлке тиресендәге дуңгыз" спектакле сәхнәләштерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев