Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Каенлыкта милли туй

Чыннан да татарда йөзек кашы торырдай, энҗе-мәрҗәнгә тиң йола-бәйрәм, гореф-гадәтләр күп. Әмма ел буена көткәне, туган-тумачаны, дус-ишне, якташларны бер мәйданга җыйган, очраштырган-күрештергәне - Сабан туе! Елдагыча алдан бизәлгән, төрле чәчәк исе башны әйләндергән көяз каенлык мөэмин-каратайлыларны кочак җәеп каршылады. Күрешү-сөйләшү, хәл-әхвәл белешү, шатлыклы авазлар яңгырый. Җаннарда горурлык катнаш соклану тудырып...

Чыннан да татарда йөзек кашы торырдай, энҗе-мәрҗәнгә тиң йола-бәйрәм, гореф-гадәтләр күп. Әмма ел буена көткәне, туган-тумачаны, дус-ишне, якташларны бер мәйданга җыйган, очраштырган-күрештергәне - Сабан туе!


Елдагыча алдан бизәлгән, төрле чәчәк исе башны әйләндергән көяз каенлык мөэмин-каратайлыларны кочак җәеп каршылады. Күрешү-сөйләшү, хәл-әхвәл белешү, шатлыклы авазлар яңгырый. Җаннарда горурлык катнаш соклану тудырып Сабантуй мәйданына сылу чибәр кызларның кулларына сөлгеләр тотып атлап түгел, аккоштай йөзеп килеп керүләре гүзәллекнең үзе иде инде. Әйе, узган елда, ата-баба кануннарына тәңгәл китереп, алты егет солтаны өйләнеп, гаилә корган. Әнә шул уңган кызлар күз нурларын түгеп, сөлге чиккәннәр. Байлыкка табынмыйча, күңел байлыгын җуймыйча матур итеп яши белсеннәр.
Җыелган халыкны милли бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова тәбрикләде. Сүзе гамәлдән аерылмаганга, аның йөрәк түреннән чыккан сүзләре беркемне дә битараф калдырмады. Бер гаилә сыман көн итәргә, бергә, бердәм булырга чакырды. Ветераннар советы рәисе Рәис Сәхапов авыл халкын, өлкәннәрне Сабан туе белән ихлас күңелдән котлады, иман дигән төшенчәне онытмаска, һәр исән кеше өчен картлык иртәгә киләсе көн икәнлекне искәртте, бер-беребезне хөрмәт итәргә чакырды.
Сабан туе истә калсын, онытылмасын дисәң, тамашага килгән һәркемнең нинди дә булса ярыш-бәйгедә катнашуы зарур.
Тауга менүдә чын мәгънәсендә спортчы үсмер Булат Сәлаховка, капчык сугышында Раил Әхмәтшинга, аркан тартуда Риваль Даутовка, гер күтәрүдә Ришат Хәйретдиновка тиңнәр табылмады. Катыктан акчаны, династияне дәвам итеп Әхәт аганың улы, алдынгы механизатор, гармунчы-җырчы Илшат Гыйльманов эзләп алды.
Укучым, мөгаен, көрәш турында бер кәлимә сүз юк, дип уйлый торгандыр. Быелгы Сабан туенда милли көрәштә Баш батыр булып Мөэмин-Каратай авылы егете Искәндәр Шәмсуаров калды. Малайлар арасында бил алышта әлеге дә баягы Булат Сәлахов өстен чыкты. Танылган көрәшчебез, егерме елдан артык мәйдан тоткан Җәлил Хәбибуллинның спортны юлдаш иткән малае Ирек Хәбибуллин исә яшүсмерләр арасында беренчелекне яулады.
Быел, ниһаять, күптән уебызда йөрткән гамәлне дә тормышка ашырдык - барлык шартына туры китереп волейбол ярышын оештыра алдык. Мәктәп яшендәге уенчылар авыл яшьләре командасына караганда остарак уйнап, җиңүгә иреште. Әлбәттә, җыр-бию, гармун моңы, нәфис сүз милли туйны тагын да күркәмрәк, тагын да ямьлерәк итүгә зур өлеш кертте.
Сабан туеннан алган рух, күңел күтәренкелеге киләсе елга кадәр хәтерләрдә саклансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй