Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кояшлы шигърият

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге бүләк иясе, талантлы һәм танылган шагыйрә Клара Булатова иҗатына нәкъ шул сүзләр туры килә. Урмышлы мәктәбендә шагыйрә белән очрашу көнендә май кояшы бүлмәләрне генә түгел, күңелләрне яктыртты. Очрашуның исеме дә "Шигырь безнең җаныбызны җылытып торсын" дип аталды. Апрель аенда Әлмәт дәүләт муниципаль институты...

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге бүләк иясе, талантлы һәм танылган шагыйрә Клара Булатова иҗатына нәкъ шул сүзләр туры килә. Урмышлы мәктәбендә шагыйрә белән очрашу көнендә май кояшы бүлмәләрне генә түгел, күңелләрне яктыртты. Очрашуның исеме дә "Шигырь безнең җаныбызны җылытып торсын" дип аталды.

Апрель аенда Әлмәт дәүләт муниципаль институты мәктәп укучылары арасында Клара Булатова исемендәге премиягә иҗади конкурс үткәрде. Мәктәптәге "Кыңгыраулар" исемендәге иҗат түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучы (җитәкчесе - Сәгадәт Мифтахова) бу конкурста катнашып, бүләккә лаек булды.
Шагыйрә мәктәбебезгә дипломнар тапшырырга һәм алар белән якыннан танышырга килде. Диплом алучылар арасында IX сыйныфтан Гөлфия Ялалтдинова, Илсур Гәрәев, Фәнил Хисамов, Ришат Фәрзиев, V сыйныфтан Зөлфәт Хисамов бар иде. Шагыйрәнең үз кулыннан диплом алу бер шатлык булса, аның һәр укучыга багышлап әйткән шигырь юлларына һәркем сокланып утырды. Шигырь артыннан шигырь агылды ул көнне. Шагыйрәнең әсәрләрен укучылар, укытучылар сөйләде, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бик матур чыгыш ясады мәктәп коллективы. Кичәдә агымдагы уку елында укучыларның әдәби-сәнгать эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Регина Вәлиева, Ришат Бурнашев, Илүзә Галимҗанова, Нәргизә Хисамовага мәктәп администрациясе грамоталар тапшырды.
Шагыйрәнең әдәби эшчәнлеге белән Әлмәт шәһәренең 9нчы мәктәбендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшләүче, Урмышлы мәктәбенең элекке укучысы Гөлия Җамалиева таныштырды. Аның чыгышыннан Клара апаның мәктәпләр, халык белән тыгыз элемтәдә яшәвен белдек. Кырыкка якын китап һәм ике йөзләп җыр авторы К.Булатованың абруе зур.
Әлбәттә, күренекле якташ шагыйрә белән очрашуга "Чишмә" әдәби берләшмәсеннән дә килгәннәр иде. Аның җитәкчесе Рәсим Хәбибулла кичәдә чыгыш ясап, шагыйрәгә, Урмышлы авылы башлыгы Артур Хәбибуллинга, авылның өлкәннәр оешмасы җитәкчесе Шәһит Сәйфуллинга һәм мәктәп коллективына үзенең туган авылы - Түбән Чыршылыга багышланган яңа китабын бүләк итте.
Шагыйрәгә булган тирән ихтирамын белдереп, шагыйрь Таһир Шәмсуаров матур шигырьләрен сөйләде.
- Мәктәбегездән, сезнең белән танышу-очрашудан күңелемә яктылык һәм җылылык алып китәм, бу истәлекләр яңа әсәрләр язуга илһам бирер, - дигән рәхмәт сүзләре белән тәмамлады чыгышын күренекле шагыйрә.
Клара апа Булатова шагыйрә генә түгел, гомере буе укытучы булып эшләгән. Аның мәктәп тормышына багышланган әсәрләре дә күп. Әлмәт педагогия училищесында укыганда, ул безнең әдәбият укытучысы иде. Аның дәресләрен, яхшы әсәр укыгандай, көтеп алабыз. Көтмичә соң, дәрес темасы шигьри сөйләмгә төреп бирелә, укучыны да үз дөньясына алып кереп китә. Сокландыра, тәрбияли, хәтердә кала. Хәзер дә сагынып искә алам.
Кичә ахырында бергәләп "Туган тел" җырын башкардык. Шигърият кичәсе һәркемнең: укучылар белән укытучыларның да, кунакларның да, кичәгә килгән авыл халкының да күңелен җылыткандыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь

2
X