Китап укучы гаиләләр республика конкурс-фестиваленең финалында безнең районнан Мичурин китапханәсе укучылары - Шакировлар гаиләсе катнашты.
Әлеге конкурс "Әкияттә дуслыкка һәм тынычлыкка ышаныч яши" дип атала. Республика балалар китапханәсе тарафыннан төрле милләтләрне берләштерү максатыннан оештырылган фестивальгә район китапханәләре дә кушылган. Белгәнебезчә, Татарстан - күпмилләтле республика. Дуслыкта һәм тынычлыкта яшәү өчен күрше...
Китап укучы гаиләләр республика конкурс-фестиваленең финалында безнең районнан Мичурин китапханәсе укучылары - Шакировлар гаиләсе катнашты.
Әлеге конкурс "Әкияттә дуслыкка һәм тынычлыкка ышаныч яши" дип атала. Республика балалар китапханәсе тарафыннан төрле милләтләрне берләштерү максатыннан оештырылган фестивальгә район китапханәләре дә кушылган. Белгәнебезчә, Татарстан - күпмилләтле республика. Дуслыкта һәм тынычлыкта яшәү өчен күрше милләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтен белү кирәк, әлбәттә. Болар халык әкиятләрендә дә чагыла. Моңа кече яшьтән балаларны да өйрәтеп үстерү мөһим. Әлеге конкурсның нигезендә дә төрле милләт әкиятләрен укып, сәхнәләштерү торган.
Фестивальдә Мичурин китапханәсе укучылары - Шакировлар гаиләсе катнашты. Авыл китапханәчесе Сания Вахитова әйтүенчә, алар яз көне шундый конкурсның муниципаль этабында җиңү яулаганнар. Һәм менә финалга аларны Казанга чакырганнар.
- Без бу конкурста чуаш халык әкиятен сәхнәләштердек. Декорацияләрне кызым Ильмира әзерләде, өч төрле: алтын, тимер, көмеш балта ясарга туры килде. Чуаш костюмнарын авыл клубыннан алдык. Әкияттә өч герой гына катнаша: бабай, малай һәм әнисе. Әкиятнең җиңелрәген сайладык инде, бәләкәй малайларга да өйрәнергә кирәк иде бит.
- Финалга чыгучы 19 гаилә "Әкият" курчак театры бинасында төрле әкиятләр сәхнәләштергәннәр, жюридагылар боларның барысы да оста дип, барлык гаиләләрне лауреат итеп игълан иткән. Диплом һәм кыйммәтле приз - мультиварка тапшырганнар.
Шулай ук бу конкурс китап, матур әдәбият әсәрләрен укырга да өйрәтә. "Бүләкләү тантанасы бик ошады, күңелле булды, бинасы да искиткеч матур, "Туган авылым" ресторанында сыйладылар да әле, Казан буенча экскурсиягә дә алып бардылар", ди Ильмира.
Розалия Мостафина
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев