Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме узды. Республика күләмендә үткәрелгән бу бәйрәмгә һәр район диярлек үз командасы белән килгән иде. Хәтта Чиләбе өлкәсе катнашучылары да бар иде, алар ныклап әзерләнгән, катнашучылары да байтак булды. Һәр як үз йолалары, үз җырлары, милли киемнәре белән катнашты һәм туган ягына, халкына мәхәббәтен,...
Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме узды. Республика күләмендә үткәрелгән бу бәйрәмгә һәр район диярлек үз командасы белән килгән иде. Хәтта Чиләбе өлкәсе катнашучылары да бар иде, алар ныклап әзерләнгән, катнашучылары да байтак булды. Һәр як үз йолалары, үз җырлары, милли киемнәре белән катнашты һәм туган ягына, халкына мәхәббәтен, хөрмәтен, йөрәк җылысын тамашачыга җиткерергә тырышты.
Безнең авыл, районда бердәнбер керәшен авылы булганлыктан, аларның булдыклыгын күрсәтү федотовкалылар җилкәсенә төште. Бу, билгеле, зур җаваплылык та, горурлык та, сынау да иде.
Ләкин без ялгыз булмадык. Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән тантанада Мәдәният идарәсе башлыгы Гөлнара Зарипова бу турыда җиткергән иде. Ике ай буе күз уңында тотып, уңган җитәкчебез бәйрәмгә әзерләнергә ярдәм итте.
Беренче генә катнашу булмаса да, Мәдәният йорты директоры һәм сәнгать җитәкчеләре зур җаваплылык белән әзерләнеп, булдыра алырбызмы, дип борчылдылар. Борчылмаслык та түгел, быел биремнәр арткан иде. Һәр як үзенең керәшен ансамбле белән катнашырга тиеш булды. Өстәп, безнең авыл үзен "Керәшен чибәре" конкурсында сынап карарга уйлады. Анда катнашырга авылның иң сөйкемле, матур кызларының берсе - Лениногорск педагогика музыка һәм рәсем сәнгате колледжының II курсын тәмамлаган студент кыз Юлия Афанасьева сайланды. Тышкы матурлык кына түгел, эшкә уңган, чиста-пөхтә, җор сүзле, тыйнак та әле ул. Авыл Мәдәният йортында төрле чараларда катнашып, шактый тәҗрибә туплаган. Аның чибәрлеген мамадышлыларга гына түгел, бөтен республикага күрсәтү өчен зур әзерлек башланды.
13 кешедән торган "Аланлык" ансамбле (җитәкчесе - Александр Григорьев) үз репертуарын төзеп, репетицияләрдә осталыгын арттырды. Гармунчы, җырчы, берничә җыр авторы Виталий Федоров һәм аның таянычы Нина Федорова - ансамбльнең йөзек кашы. Алар сәнгатькә мәхәббәтләрен мулдан бүлешеп, аңа җылы сулыш өрәләр. Ансамбль яше буенча да төрле. Елизавета Петрова пенсия яшендә булса, Станислав Павлов белән Андрей Григорьев - студентлар. Барысы белән дә бер коллектив булып эшләргә туры килгәнгә, яхшы беләм: алар уңган-булган, сәнгатькә гашыйклар, барысына да өлгерәләр, дус-тату яшиләр.
Менә Питрау да килеп җитте. Билгеләнгән көнне Мамадышка юл тоттык. Транспорт юллау буенча борчыласы булмады, барысы турында да Гөлнара Зарипова кайгырткан иде.
Мәдәният идарәсе машинасы белән үзенең хезмәткәрләрен ияртеп, отпуск вакыты булуга карамастан, үзе барды. Барганда җыр-моң, гармун тавышы, уен-көлке бер минутка да тынып тормады.
Безне бик җылы каршы алдылар, ансамбльгә яхшы ярдәмче билгеләделәр. Ул барысын да күрсәтеп, аңлатып, егет-кызларга ярдәм итеп торды.
Бәйрәм башланып, Питрау флагы күтәрелде. Анда җыелган халыкның иге-чиге юк. Әйтерсең, керәшеннәр 18 мең түгел, ә миллион. Алма төшәргә дә урын юк. Шуңа да карамастан, һәр җирдә тәртип, бар да үз урынында, сәүдә нокталары эшли.
Ә чын максатка ирешелде бу бәйрәмдә. Керәшен халкының искиткеч бай тарихлы, матур гореф-гадәтле, җыр-биюле, тапкыр һәм эшчән халык булуы, бөтен республикада гына түгел, хәтта россиякүләм хөрмәт ителүче талантлы халык булуы расланды.
Бәйрәмдә дуслык флагы бик югары күтәрелде. Аллага шөкер, шундый үрнәктә яшәргә язсын. Шуны әйтәсем килә: федотовкалылар сынатмады. Ансамбль Диплом белән бүләкләнде, ә "Керәшен чибәре" бәйгесендә Юлия Афанасьева II турга үтте. Йолалар турында сөйләүчеләр арасында ул алдагылар рәтендә булды һәм Диплом белән премия алды. "Керәшен чибәре" титулы лаеклы рәвештә Мамадыш чибәренә эләкте.
Бәйрәм яшьләр дискотекасы һәм фейерверк белән тәмамланды. Яшьләр, студент егетләр дискотекада да биергә өлгерделәр. Киләсе елда да катнашабыз, дигән теләк белән кайтып киттек.
Нет комментариев