Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Рәсемнәре – үзе бер дөнья

Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Булат Шаһинур улы Мәрдановны искә алу кичәсе узды. Бөгелмә рәссамы Булат Мәрданов иҗаты белән танышкач, бер шагыйрьнең "Җир йөзендә нинди генә кызык кеше юк", дигән сүзләре күңелгә килә. Чыннан да, ул күңелен биреп ясаган...

Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Булат Шаһинур улы Мәрдановны искә алу кичәсе узды.


Бөгелмә рәссамы Булат Мәрданов иҗаты белән танышкач, бер шагыйрьнең "Җир йөзендә нинди генә кызык кеше юк", дигән сүзләре күңелгә килә. Чыннан да, ул күңелен биреп ясаган үзенең картиналарын. Аның һәрбер иҗат җимеше - үзе бер дөнья.

Булат Мәрданов Бөгелмә районы Татар Димескәе авылында 1953 елның 20 октябрендә дөньяга килә. Әти-әнисе укытучы була. Бәләкәйдән рәсем ясарга ярата. 15 яшендә Лениногорск училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайта һәм Бөгелмә шәһәренең Художество фондына эшкә урнаша. Төрле республика күләмендә үтүче күргәзмәләрдә катнаша башлый.

Яшь рәссамның беренче персональ күргәзмәсе 1980 елда - Казанның Яшьләр үзәгендә оештырыла. Шулай бер-бер артлы күргәзмәләрдә катнашып, 1994 елда - Татарстан, 2003 елда - Россия Рәссамнар берлегенә кабул ителә.

Аның иҗаты белән танышырга килгәч, күпләр картиналарына карап туя алмыйлар. Нәрсәсе белән җәлеп итә соң ул? Җавабы гади: төс. Мисалга бер натюрмортны алыйк: чоландагы киштәләрнең берсендә - савыт-саба. Әлеге картина караңгы-көрән, алтынсу төстә сурәтләнгән. "Кышкы көн" исемле иҗаты исә җиңелчә фонда ясалган. Монда күбрәк көмешсу, зәңгәр төсләр урын алган. Рәссам күбрәк декоратив, тыныч төсләргә өстенлек биргән. Шулай булуга карамастан, автор пейзажны барлык нечкәлекләре белән сурәтли алган.

Рәссамны искә алу кичәсендә дуслары, СССР Рәссамнар берлеге әгъзалары килгән иде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Н. Хохуля рәссам турында презентация күрсәтте. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, архитектор К. Акманов һәм Бөгелмәдән дусты Ф. Газизуллин рәссам белән бәйле кызыклы хәлләрне сөйләде.

Искә алу кичәсен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗев бик кызыклы, истә калырлык итеп оештырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев