Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Шөгердә балалар бакчасы, мәдәният йорты ачылды

Җомга көнне Шөгердә берьюлы өч мөһим социаль объект -балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм тол хезмәтчәннәре хөрмәтенә реставрацияләнгән һәйкәл ачылды. Аларны ачу тантанасында республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. "Тургай" балалар бакчасы 100 урынга исәпләнгән. Биредә авыл баласы күрмәгән мөмкинлекләр бар- бассейн, психолог, логопед,...

Җомга көнне Шөгердә берьюлы өч мөһим социаль объект -балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм тол хезмәтчәннәре хөрмәтенә реставрацияләнгән һәйкәл ачылды.


Аларны ачу тантанасында республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. "Тургай" балалар бакчасы 100 урынга исәпләнгән. Биредә авыл баласы күрмәгән мөмкинлекләр бар- бассейн, психолог, логопед, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү бүлмәсе, ябык спорт мәйданчыгы һәм башкалар. "Авыл клубы" республика программасы буенча төзелгән Мәдәният йорты да шөгерлеләр өчен зур бүләк. Аның 300 кешене сыйдырышлы залы гына ни тора! Тирә-ягы да балкып, үзенә тартып тора. Ачылу тантанасына килгән кунаклар бүләкләрне дә мулдан өләште. Авыл халкы җитәкчеләргә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шугурово