Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сокланырлык кеше

Шундый кешеләр бар: ихласлыклары, күркәм, матур сыйфатлары белән һәркемне үзләренә тартып тора. Алар белән очрашу, аралашу күңелне үстерә, гүзәл эш-гамәлләргә җилкендерә. Авылыбызның шундый кешеләренең берсе - хезмәт ветераны, 40 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган беренче укытучым - Гөлсинә Муса кызы Сәетгалиева. Балаларны тәүге тапкыр серле, мавыктыргыч белем дөньясы белән таныштыручы...

Шундый кешеләр бар: ихласлыклары, күркәм, матур сыйфатлары белән һәркемне үзләренә тартып тора. Алар белән очрашу, аралашу күңелне үстерә, гүзәл эш-гамәлләргә җилкендерә.


Авылыбызның шундый кешеләренең берсе - хезмәт ветераны, 40 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган беренче укытучым - Гөлсинә Муса кызы Сәетгалиева. Балаларны тәүге тапкыр серле, мавыктыргыч белем дөньясы белән таныштыручы изге зат ул.

Гөлсинә апа 1946 елның 22 сентябрендә Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында ишле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килсә дә, ачлык алар гаиләсен читләтеп үтә. Чөнки әтисе бик уңган - балта остасы да, умартачы да. Җитеш тормышта үскәнгәме, Гөлсинә апа бик тере, шаян, чибәр кыз була. Мәктәптә укыганда алдынлыкны бирми, олимпиадаларда катнашып, беренче урыннар өчен алган Мактау кәгазьләре хәзергә кадәр саклана . Читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. Аны мәктәпкә эшкә чакыралар. Шуннан башлап Яңа Иштирәк мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. "Балаларны бик яраткангадырмы, бервакытта да артык коры булмадым, алар җаена эшләргә тырыштым. Укудан матур язуны, телдән исәпләүне таләп иттем. Төрле бала белән эшләргә туры килде. Бервакыт үземне класста бикләп тә киттеләр әле. Бала - бала инде ул. Аны бүген ачуланасың, иртәгәсен башыннан сыйпап озатасың. Барлык укыткан укучыларымны сагынып искә алам. Алар да очраганда исәнләшеп, хәл сорашып китәләр", - дип искә алды Гөлсинә апа. Бик кызыксынучан, оештыру сәләтенә ия булганлыктан, аңа күп еллар өлкән вожатый булып эшләргә туры килә.

Гөлсинә апа безне ярдәмчел, әдәпле, сабыр һәм намуслы булырга өйрәтте . Һәрберебезнең күңелен үтемле күреп, кирәк юнәлеш бирә, җылы сүзе белән канатландыра, рухландыра белде. Безнең шатлыкларга сөенеп, уңышларга куанып, борчу-мәшәкатьләрне бүлешеп, яхшы якларны үстереп, кимчелекләрне вакытында югары һөнәри осталык белән төзәтә белде. Тырышлыгы, өлгерлеге, оста оештыручы, тирән белемле, күркәм әхлакый сыйфатларга ия булуы нәтиҗәсендә ул бик күп диплом-грамоталарга ия.

Бүгенге көндә Гөлсинә апа лаеклы ялда. Рафаэль абый белән икәүләшеп оныкларын тәрбияләүдә булышып, уллары Флорид һәм киленнәре Гөлфия тәрбиясендә яшиләр. Бакчаларында җиләк-җимеш үстерәләр, маллар асрыйлар.

Һәрвакытта да шулай шат,көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта - куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев