Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Тәгәри гомер йомгагы...

Мәхмүт- мактаулы һәм макталган дигән мәгънәне белдерә. Исеменә җисеме килеп тора, Мәхмүт абый мактап телгә алырлык күркәм сыйфатлары күп. Төпле фикерле, тирән белемле, тапкыр телле бик уңган кеше ул. Тимәш авылының хөрмәткә лаек кешесе. Аның балачагы, яшүсмер еллары авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе дөньяга килгән сабыен күрмичә (Мәхмүт абый...

Мәхмүт- мактаулы һәм макталган дигән мәгънәне белдерә. Исеменә җисеме килеп тора, Мәхмүт абый мактап телгә алырлык күркәм сыйфатлары күп. Төпле фикерле, тирән белемле, тапкыр телле бик уңган кеше ул. Тимәш авылының хөрмәткә лаек кешесе.


Аның балачагы, яшүсмер еллары авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе дөньяга килгән сабыен күрмичә (Мәхмүт абый гаиләдә бишенче бала булып, аңа кадәр дурт кыз) яу кырында һәлак була...
Төпчек бала булса да, Мәхмүт әнисенә, апаларына олы терәк булып яши. Алсу исемле гүзәл кыз белән гаилә корып, ике малай һәм бер кыз үстерәләр. 70 еллык гомеренең 40 елын мәктәпкә, балалар укыту-тәрбияләүгә багышлый ул. Анда белем алып чыккан укучылар да, хезмәттәшләре дә таләпчән, гадел Мәхмүт Мортаза улын хәзер дә сагынып искә ала.
Моннан ике ел элек Мәхмүт абый гомерлек ярын мәңгегә югалтты. Әмма ул бу авыр хәсрәтне олы сабырлык белән күтәрә алды. Әнисез калган йортта бүген дә Алсу апаның якты рухы яши: өйдә һәрчак чисталык-пөхтәлек, тәрәзә төбендә дә, бакчада да гөлләр чәчәк атып утыра. Балалар, оныклар килгән җиргә табында тәмле ризыклар була. Мәхмүт абый пешергән ул тәм-томнар телеңне йотарлык! Мондый кайгыртучан Әтине ничек яратмыйсың да, ничек кадерләмисең?!
Мәхмүт абый һәркөн мәчеткә йөри. Китаплар - аның гомерлек дусты. Илдә, дөньяда булган соңгы яңалыклардан хәбәрдар булырга да өлгерә ул. Мәхмүт абый белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер. Аның тагы бер күңел юанычы бар: шигырьләр яза. Күңелендәге бар моң-сагышлар, уйлар ак кәгазьгә түгелә. Аларны сезгә дә тәкъдим итәм.
Мин көчле рухлы Мәхмүт абыем белән горурланам, аның сабырлыгына, күңел байлыгына сокланам. Һәм алдагы тормышында исәнлек, уңышлар, шатлыклы гомерләр телим.
Яшәү көче.
Үзем дә белмим, ниндидер
Яшәтә тылсым көче.
Фани дөнья туйдырмый ул,
Кызганыч - гомер чикле.
Яшәү, үлем - ике сукмак,
Мин сайлыйм беренчесен.
Аллаһымнан гел сорыймын
Хәерле гомер бирсен.
Язмыш кайчак йөзен бора,
Үптерми һәрчак битен.
Гомер булса, саулык кирәк,
Тормыш булсын бер бөтен!
Гомер йомгагы.
Узган гомер йомгакмыни,
Китеп барды тәгәрәп.
Ә калганы күпмерәктер...
Еллар булсын мөбәрәк.
Намаз уку, дәгъват кылу -
Мөселманның бурычы.
Имансызлар бәйрәменең
Булыр микән бер очы?
Сүтелгән гомер йомгагы -
Алары безгә түгел...
Ә шулай да өметләнеп
Нәрсәдер көтә күңел.
Өметләнсен, көтсен әйдә,
Өметсез шайтан гына.
Шуның өчен салынган без
Язмышлар кочагына.
"Бәхетле картлык"
Агыйделкәй каты ага,
Аккош каршы йөзалмый.
Ялгызлык ул - шундый кыен,
Аңа һәркем түзалмый.
Күгәрченнәр гөрләшәләр
Уздырып бер-берсен.
Күрмәгәнгә күрсәтмәсен,
Күргәнгә ярдәм бирсен.
Мәхмүт Гобәйдуллин, Тимәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь

2
X