Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Тормыш башлангычы – биология фәнендә

Сарабиккол авыл җирлеге Мәдәният йортында Сабантуй бәйрәменә тиң тантана уздырылды. Бу - биология фәне буенча район күләмендә узган олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иде. Аңа Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Дәүләт Думасы депутаты Исхак Садриев, авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, мөгаллим-мөгаллимәләр, мәктәп укучыларының да килүе нур өстенә нур булды....

Сарабиккол авыл җирлеге Мәдәният йортында Сабантуй бәйрәменә тиң тантана уздырылды. Бу - биология фәне буенча район күләмендә узган олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иде. Аңа Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Дәүләт Думасы депутаты Исхак Садриев, авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, мөгаллим-мөгаллимәләр, мәктәп укучыларының да килүе нур өстенә нур булды.


Олимпиаданың килеп чыгышы күптәннән булса да, аның максаты үзгәрмәде: иң көчле, иң талантлы һәм акыллы укучыларны барлау. Нәкъ менә авыл балаларының биология фәнен белүләрен, кызыксынуларын күреп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев бу укучыларны тантаналы рәвештә бүләкләүне тәкъдим иткән. Ник дигәндә, сәләтле балаларның күпчелек өлеше авыллардан.

Олимпиада нәтиҗәләрен авыл җирлегендә билгеләп үтү, укучыларны акчалата бүләкләүне күркәм гадәткә кертү кирәклеген район башлыгы да искәртеп үтте.

- Күпләр нигә бу бәйрәмне шәһәрдә үткәрмәделәр, дип баш ватадыр. Чөнки күпчелек тантаналар шәһәр Мәдәният сараенда уздырыла. Бүгенге бәйрәмне нәкъ менә Сарабиккол авылында үткәрергә булдык. Моның сәбәбе гади: барлык олимпиада, төрле ярышларда җиңү яулаучылар, югары урыннарда эшләүче җитәкчеләр - гади авыл балалары. Авылда туып үскән, җитмеш төрле һөнәргә ия булган балаларның югары үрләр яулавы шатландыра. Тик шунысы аянычлы: сәләтле авыл балалары шәһәргә китүне өстенрәк күрә. Авылдагы хуҗалык эшен бары шул авылда туып-үскән кеше генә белә. Шуңа укып бетергәч, укучыларыбыз авылга битараф калмасын иде, - диде Рәгать Галиәгъзамович. Аның җылы сүзләренә ямь өстәп Сарабиккол авылы укучылары җыр-бию башкарды.

Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин җыелган кунакларны укыту системасындагы яңалыклар белән таныштырды, "Киләчәк", "Бәләкәч" программалары, "Безнең яңа укытучы" гранты турында аңлатып үтте. Чыгышын тәмамлап, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә, җиңүчеләргә күчтәнәчләр тутырылган пакет һәм Мактау кәгазьләре тапшырды.

Туймыйм, күпме укысам да,

Биология фәненнән:

Туймыйм, кара туфрагыннан,

Туймыйм, аккан суыннан.

Дөньяның тәүге серләре

Аның аша беленгән,

- дип дәвам итте алып баручылар. Чыннан да биология - тормышның нигезе, аның башлангычы.

"Тормыш башлангычы - биология фәнендә" дип аталган тантананың исеме җисеменә туры килеп торуын әлеге тантана, чын мәгънәсендә, раслады. Укучыларны бүләкләү белән бергә "Сатурн-Урал", "Ялтау", "Колос", "Маркс", "Лениногорская" агрофирмасы", "Торос-молоко" җәмгыяте җитәкчеләре, ветеринария, кошчылык фабрикасы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре җиткергән котлау сүзләре дә яңгырады. Матур теләкләрне тагын да күркәмләндереп, Сарабиккол мәктәбе укучылары оста итеп чыгыш ясады. Олимпиадада җиңүчеләргә бирелгән күчтәнәч тулы пакетларда кызарып пешкән икмәк булу аерым мәгънәгә ия. Ул Җир-Ананы хөрмәт итәргә, аның мәрхәмәтенә игътибар итәргә чакыра төсле тоелды. Җиңү яулаган укучыларның күбесе Чкалов исемендәге, Подлесный, Тимәш, Иске Куак, Кирлегәч, Урмышлы, Сугышлы һәм Зеленая Роща мәктәпләреннән.

Билгеле инде, хөрмәтле укытучыларыбыздан башка бу җиңүләрне күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучыларны Мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләделәр. Мәктәп директорларын, рәсем конкурсында җиңүчеләрне дә читтә калдырмадылар. Бүләкләү тантанасы Сарабиккол авылы артистлары әзерләгән концерт белән үрелеп барды. "Алтынчәч" ансамбле башкаруындагы татар, рус, испан биюләрен залда утыручылар җылы кабул итте. Казан дәүләт аграр университеты проректоры Рөстәм Нәбиуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Исхак Садриев кунакларга исәнлек, тыныч тормыш теләп, матур, җылы теләкләрен җиткерделәр. Кызганыч ки, очрашу мизгелләре кыска булып, әйтәсе сүзләрен күпләр әйтә алмый калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев