Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Язгы илһам

Урамда кышның соңгы көне йомшак, матур кар яудырса, туган якны өйрәнү музеенда яз башын чагылдырган "Проталина" дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең болай аталуы юкка түгел. Яз көне кары эреп ачылган урын проталина дип атала. Күргәзмәдә урын алган картиналар нәкъ менә язгы чорда илһам килгәндә ясалган әсәрләр. Яз - кеше, аеруча...

Урамда кышның соңгы көне йомшак, матур кар яудырса, туган якны өйрәнү музеенда яз башын чагылдырган "Проталина" дип аталган күргәзмә ачылды.

Күргәзмәнең болай аталуы юкка түгел. Яз көне кары эреп ачылган урын проталина дип атала. Күргәзмәдә урын алган картиналар нәкъ менә язгы чорда илһам килгәндә ясалган әсәрләр. Яз - кеше, аеруча иҗат кешесе күңелендә өмет уятучы, яңа дәрт, илһам алып килүче чор. Генрих Гейне болай дип әйткән: "Язның матурлыгын бары кышын мич янында май җырларын җырлаганда гына аңлыйсың". Әйе, озын ялыктыргыч кыштан тәмам туярга, җылы кояш нурларын, язны сагынырга өлгердек. Яз башы күргәзмәсе бу сагынуны басарга мөмкинлек бирде.
Әлеге күргәзмәнең үзенчәлеге - музейда яңа иҗат әһелләре эшләренең барлыкка килүендә. Монда Лениногорск педагогия, музыка-рәсем колледжы студентлары эшләре белән берлектә, "Татнефть-ЛениногорскРемСервис"та эшләп, лаеклы ялга чыккан Николай Карасев һәм тагын бер яңа сәнгать кешесе Елена Барановаларның иҗади хезмәтләре тәкъдим ителде. Табигать күренешләрен чагылдырган картиналар, гипстан ясалган сыннар, аеруча чәй өстәле артында утыручы әби белән бабай күңелгә ятышлы, декоратив-кулланма сәнгать, берничә төр эш технологиясе кушылган декупаж (савыт-сабага рәсем төшерү), мини ширмалар - һәммәсе дә бик үзенчәлекле эшләнгән. "Проталина"ны карарга рәссамнар, сәнгатьпәрвәрләр, музейда үткән һәр чарага йөрүче апа-абыйлар, яшьләр җыелуы куандырды. Димәк, кешеләр матурлыкны күрә белә.
Музей күргәзмәсендә яңа кабынган рәссамнарның иҗат җимешләрен республиканың Рәссамнар берлеге әгъзасы Олег Кульпин һәм Мөдәррис Минһаҗев та югары бәяләде. Күргәзмә Николай Карасевның картиналары белән генә түгел, шигырьләре белән дә, Елена Баранованың гитарада башкарган җыры белән үрелеп барды. Монда инде арабыздан китәргә өлгергән рәссамнар: М.Чудаков, Б.Мәрданов, Р.Курамшин, Р.Зәкиевне да телгә алып үтте алып баручылар. Алар истәлегенә музей директоры Наилә Галиева гитарада җыр башкарды.
Язгы матурлыкны чагылдырган эшләрдән, рәсемнәрдән һәркем канәгать калгандыр, дип уйлыйм. Ә күргәзмәдә катнашучылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Књргђзмђ