Дөньялыкта кеше башыннан ниләр генә үтми дә, ул ниләр генә кичерми. Тырышып-тырмашып яшәргә тырыша, авырлыкларны җиңә, сәламәтлеге өчен көрәшә. Бүгенге көндә Шөгер авылында яшәп, көн күреп ятучы сугыш чоры баласы, биш малай әнисе, әзмәвердәй газиз сабыен югалту ачысын татыган Лена апай Исмәгыйлева белән сөйләшеп тордым.
- Бу арада күренмәдең Лена...
Дөньялыкта кеше башыннан ниләр генә үтми дә, ул ниләр генә кичерми. Тырышып-тырмашып яшәргә тырыша, авырлыкларны җиңә, сәламәтлеге өчен көрәшә. Бүгенге көндә Шөгер авылында яшәп, көн күреп ятучы сугыш чоры баласы, биш малай әнисе, әзмәвердәй газиз сабыен югалту ачысын татыган Лена апай Исмәгыйлева белән сөйләшеп тордым.
- Бу арада күренмәдең Лена апай, югалттым үзеңне, - дим. - Әй, Гөлфия иркәм, тагын шул хастаханә юлын таптадым инде, - дип сүзен дәвам итте апам. Бу башлар әле дә түзә инде, чир берсе артыннан берсе килеп кенә тора. Бу юлы күземне дәвалатып йөрдем. Кайларда гына булмадым: Чаллысы да, Әлмәте дә калмады. Шулай йөри торгач, үзебезнең Лениногорск хастаханәсенә мөрәҗәгать иттем: ташламалы кәгазьләремне күрсәттем, Ходайның рәхмәте каршы килмәделәр, кабул иттеләр. 14 июньнән алып, ун көн буена Илзәррә Салих кызы дәвалады. Аның яхшы мөгамәләдә сөйләшүе, иртәле-кичле, апа, хәлләрегез ничек, дип ачык сүз белән эндәшүе үзе йөрәккә дәва биреп торды. Җылы сүз - җан азыгы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Табиблары белән рәттән, коллективы да бик яхшы. Шунда җыештыручы булып уналты ел эшләүче Гөлсинә белән Гакыйлә генә дә ни тора! Алар хәтта ял көнне кырга барып җыйган җиләкләренә кадәр безгә - дәваланучыларга алып килеп ашаттылар.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, баш табиб Наил Нигъмәтуллин, аның урынбасары Рим Әмиров тырышлыгы аркасында, бушка дәваланып чыктым (Ә бит хәзер күп җирләрдә дәва түләүле). Күп чирләр кичерү сәбәпле, шактый гына табиблар белән очрашырга туры килде. Алар: травматология бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Салих улы, кардиология табибы Рушания Абдулла кызы, Нурия Рәшит кызы, Игорь Петрович, Юрий Юрьевич, үзебезнең Шөгер хастаханәсе җитәкчесе Ринат Саттаров, Алсу Зиевна, Зөлфия Абдулловна, Рузилә Нургалиевна һәм башкалар. Мине дәвалаган табибларга, шәфкать туташларына - коллективларына, соң булса да - уң булсын, дип бик зур рәхмәтемне әйтеп, үткән олы бәйрәмнәре белән котлыйсым килә. Бу коры сүзләр генә түгел, йөрәк түреннән чыккан җылы кайнар хисләр. Кодрәтемнән килсә, биек тау башына басып районга гына түгел, бөтен җиһанга кычкырып олы рәхмәтемне җиткерер идем. Мин аларны - ак халатлы "фәрештәләр" дияр идем. Шундый мәрхәмәтле, ачык йөзле, ярдәмчел, тәмле сүзле уллар-кызлар үстергән, табибларның әти- әниләренә дә бик зур рәхмәт.
Сәламәтлек - зур байлык, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Барлык әгъза да кеше өчен үз урынына бик мөһим, ә күз бигрәк тә, дип уйлыйм. Бар дөньяң караңгылыкка чумса, дөньяның бер кызыгы да калмый бит инде.
Минем белән күрше бүлмәдә бер бабай дәваланды. Күзе күрми. Килер кешесе, хатыны, балалары да юк. Тормыш рәхимсез булганмы, әллә үзе рәхимсезме, белмим. Бабай бик үкенә. "Әгәр дә кулымны яки аягымны күзгә алыштырсалар, берсүзсез ризалашыр идем. Күздән дә кадерле әгъза юк икән, дип елый. Бу бабайны күргәч, тыңлагач, мин кайбер ир-атларга, ташлагыз хәмер чөмерүегезне, гаиләгезнең, балаларыгызның кадерен белеп яшәгез, дип әйтәсем килде. Шул ук вакытта үземне чиксез бәхетле итеп хис иттем. Тормыш иптәшем, балаларым, туганнарым, кода-кодагыйларым, күршеләрем гел хәлемне белеп, йөгереп кенә тордылар. Аларга да чиксез рәхмәтем зур, дип сүзен дәвам итте Лена апа.
Гомер бит ул бер карасаң бик озын, ә бер яклап - бик кыска. Шулай булгач, гомерләрнең кадерен белеп, бер-береңне ихтирам итеп яшисе иде бу дөньяда, - дип сүзен төгәлләп, саубуллашып кайтып китте Лена апа.
Нет комментариев