99 яшьлек Гасыймә Әүхәдиева
Бүгенге көндә ул районыбызның Түбән Чыршылы авылында шушы ике баласы — улы Уел һәм кызы Зөлфирә белән бер түбә астында гомер кичерә.
Олы кызы Роза, гаиләсе белән Түбән Камада яшәвенә карамастан, бөтенләй әнисе янына күченеп кайткан диярлек. Бик зур йомышы төшкәндә, әллә нигә бер генә үз өенә кайтып килә. Улы Мөхтәрәм дә һәрвакыт янәшәсендә. Килен-кияүләре, оныклары да, Гасыймә әбине яратып, хөрмәт итеп йөгереп кайтып җитәләр, ярдәм итеп торалар. Шушындый зур гаиләсе, тирә-күршеләре, авылдашлары белән чөкердәшеп яшәгәнгәдер инде, ул аларның һәрберсен танып, тормышлары белән кызыксынып тора.
"Әле соңгы вакытларда гына бераз хәтере чуалудан зарлангалый башлады. Әмма янына кергән кешенең кем баласы булуын, исемен сорашуга, хәтеренә төшереп сораулар бирә, хәлләре белән кызыксына. Гомумән, аяклы тарих инде ул безнең Гасыймә апа",- ди аның күршесе Рәисә Сафина.
Бер гасырлык дип әйтерлек гомер эчендә, онытылмаслык булып күңелдә сеңеп калган хатирәләр белән Гасыймә әби әле бүген дә уртаклашыр хәлдә.
Ул 1925 нче елның 31 нче мартында Түбән Чыршылы авылында дөньяга килгән. Әтисе Гайнетдин заманына күрә, бик алдынгы карашлы, укымышлы кеше булган. Әнисе Мәчтүрә уңганлыгы белән авылда дан тоткан, балаларын да шундый итеп тәрбияләгән.
1941 нче елның 31 нче мартында Гасыймәгә 16 яшь тулган. Гүзәл яшьлек хисләренә төренеп, матур киләчәк турында хыялланып яшәгән кыз баланың өметләрен сугыш җимергән. Бөек Ватан сугышы башлангач, илне яклап яу кырына киткән әти-абыйларын шушы балалар алыштырган. Озак та үтми, Гасыймәне дә, үзе шикелле үсмерләр белән бергә, Урал якларына урман кисәргә алып киткәннәр.
Урман эшеннән — Ленинградка
"Урман кисү эшендә эшләгән вакытта, безнең янга вербовщиклар килеп төште. Алар яңарак кына блокададан чыккан Ленинградка электр линияләрен торгызу эшенә кешеләр җыеп йөриләр. Без 17-18 яшьлек кызлар (күпчелек кыз балалар идек) Ленинградның 900 көн дәвамында коточкыч блокадада булуы турында радио-газетлардан белә идек. Берничә иптәшем белән язылдык шунда китәргә. Әле без эшкә килгәч тә, Ленинград урамнарында барган җирдән егылып җан биргән кеше мәетләре очраштыргалап тора иде. Бөтен электр баганалары ауган, чыбыклары аунап ята. Фашистлар тормыш-көнкүреш өчен кирәкле булган нәрсәләрне махсус бомбага тотканнар. Шуңа күрә трамвайлар һәм троллейбуслар туктаган, йортлар электрсыз калган иде«,- дип сөйли Гасыймә апа.
Электр линияләрен торгызу эшендә эшләп, Гасыймә Карелия якларына кадәр барып җиткән. Көн-төн авыр, кешеләр өчен бик әһәмиятле булган эштә, алар ял, отпуск дигән төшенчәне белмәгәннәр дә. Әмма көннәрдән бер көнне, Гасыймәнең иптәш кызын конторга чакырып, отпускага кайтаруларын әйткәннәр. Әлеге кыз Азнакай районыннан булган. Ул җитәкчеләргә үзе генә кайтып җитәренә ышанмавын, куркуын әйткән. Менә шулай көтмәгәндә генә Гасыймәгә дә шатлык елмайган. Дус кызы белән бергә отпускага җибәрүләрен ул үзе сорап кергән. Җитәкчеләр дә каршы килмәгән, бер-берсенә иптәш булырлар дип, икесенә бергә ял биргәннәр.
Туган авылына кайтып төшкәч, берничә ел дәвамында кызларын күрергә зар-интизар булып торган әти-әнисе аны бүтән читкә җибәрмәскә карар иткәннәр. Карар итү бер, әмма аны шундый кырыс законнар хөкем иткән заманда тормышка ашыру — икенче нәрсә бит әле ул. Гасыймәнең әтисе Гайнетдин кулыннан килгәннең барысын да эшләгән. Әмма кызына янә чит якларга чыгып китмәскә, кирәкле рәсми кәгазьләр ясата алган.
Сугыш тәмамланып, илгә тынычлык килгәч, 1952 нче елда Гасыймә үзенең авылдашы Габдрахман Әүхәдиев белән гаилә корган.
Габдрахман — күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннәр нәселеннән. Алар бик якын туганнар булганнар. Бабасы — Әүхәди мулла, авылның күренекле, алдынгы карашлы кешесе. Габдрахман Бөек Ватан сугышын башыннан алып, азагына кадәр кичкән, яраланып госпитальләрдә яткан. Әле сугыш тәмамлангач та, бер ел туган ягына кайта алмый, сугыштан соңгы торгызу эшләрендә булган. Аягы бик нык яраланып, госпитальдән соң да элеккеге сау-сәламәт хәленә килә алмаган Габдрахман Әүхәдиев 1946 нчы елда туган авылына кайткан. Гомере буе Лениногорскиның «Техснаб» оешмасында эшләгән. Аны белүчеләр Түбән Чыршылы белән Лениногорск арасын һәр көнне җәяүләп үтә иде, дип тә сөйлиләр.
Гасыймә апа белән Габдрахман ага бергә 47 ел гомер кичергәннәр. Гаиләләрендә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
Кулларыннан гөлләр тама
"Без алар белән күршеләр булып яшәдек. Әти-әниләребез эштә дә, ял иткәндә дә гел бергә тату-дус иделәр. Габдрахман абыйның пианинода уйнавын да хәтерлим әле. Авыл клубы сәхнәсендә нинди дә булса бәйрәм чарасы булса, ул пианинода нинди дә булса көй уйнамый калмый. Безнең авылда Лениногорск музыка мәктәбенең филиалын ачканнар иде бит. Пианинода уйнау белән мавыккан күршебез шунда йөреп, уен осталыгын үстерә, аннары концертта чыгыш ясый. Авыл сәхнәсендә мондый уен коралларында уйнаучыны элегрәк беркайчан да күрмәгәнгә, безнең өчен ят, кызык иде бу",- ди Рәисә Сафина.
Габдрахман белән Гасыймә үз балаларын да гыйлемле, тәрбияле, эш сөючән һәм мәдәниятле итү өчен тырышкан. Кызганыч, уллары Уелның сәламәтлеге чикле булып туган. Шуның өстенә кызлары Зөлфирә алты яшьлек чагында фаҗигагә юлыккан. Дус кызлары белән урамда уйнап утырган кызны көтүдән кайтып баручы сөзгәк сыер мөгезенә эләктереп алып киткән. Кечкенә кыз баланың исәнлегенә шул коточкыч вакыйга зыян салган.
"Гасыймә апа да, Габдрахман абый да балалары өчен бөтен җаннарын биреп тырышты. Мөмкинлекләре чикле булган шушы ике балалары да бик уңган, авыл тормышына актив катнашып яшиләр. Аеруча Уел, ул инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелә торган чараларда да катнаша. Авылда да, шәһәрдә дә калдырмый аларны. Йорт җирләрен, бакчаларын карап, тәртиптә тотулары — үзе бер искиткеч күренеш. Уел кыш көне урамнарын, йортларын көрәп, бакчага кар ташый, киләсе уңышның шулай хәстәрен күрә. Җәй көне алар турысында, махсус эзләсәң дә, бер чүп таба алмыйсың. Зөлфирә хатын-кызларча, өй матурлыгы, чисталыгы сагында тора. Бу кадәрле уңганлык әти-әниләреннән килми, каян килсен",- дип сөйли Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина.
Гасыймә апаның олы кызы Роза, инде үзе дә өлкән яшьтә булуына карамастан, әнисе һәм энесе-сеңлесен тәрбиясеннән калдырмый. Бөтен эшкә сәләтле, уңган булсалар да, аларга барыбер күз-колак булучы, бөтенесен җайга салып, дөрес юнәлеш биреп торучы кирәк. Роза ханымның тормыш иптәше Вил, бөтенесен аңлап, ярдәмләшеп тора. Авылга да еш кайтып йөри.
"Гомере буе уңган булды, дөньяның бер чиста-пөхтә кешесе ул Гасыймә апа. Өстәвенә төгәллекне ярата, башлаган эшен азагына җиткереп, нокта куймыйча тәмамламый иде. Әле кечкенә вакытымнан хәтерлим, бергәләшеп җиләккә йөри идек. Гасыймә апа белән җиләккә бару өчен үз-үзеңә ныклы ышаныч, түземле булу сорала. Чөнки ул беркайчан да чиләген тутырып бетермичә кайтмый. Нинди генә эшкә алынса да, шулай булды. Кулыннан гөлләр тама диләр бит әле, менә нәкъ Гасыймә апага карата әйтелгән сүзләр инде бу",- дип күршесе Рәисә ханым.
Исламия Галимова
Нурия Хәйруллина, Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы
— Авылыбызның иң абруйлы, хөрмәтле кешесе ул Гасыймә апа. Мин аны аяклы тарих дип саныйм. Авылның үткәне, элек яшәгән кешеләре турында белергә теләсәк, аның янына килеп сораша идек. Хәзер дә сораулар бирсәк, искә төшереп җаваплар бирә ала. 95 яшендә дә өлкәннәр көне, 9 нчы Май, Кыш озату, урам бәйрәмнәрендә үз аякларында безнең белән бергә бәйрәм итеп йөрде. Милли йолалар, гореф-гадәтләр турында да аңардан бик күпне сорап белдек. Авылыбызның иске зиратындагы борынгы каберләр, кемнең, кайсы нәселдән булуын, барысын да сөйләп бирә иде. Авылыбыз тарихы сагында торучы горурлыгыбыз, безнең ак әбиебез ул.
#МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессертныйПолк2024
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев