Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Урмышлы авылы ветераны Миннегата Якупов сугышка китеп, бары 7 елдан соң гына туган ягына кайту бәхетенә ирешкән

Тыныч, бәхетле тормышта яшәвебез белән без сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтле.

Урмышлы авылының ветераны Миннегата Якупов 1944 елда сугышка китеп, бары 7 елдан соң гына туган ягына кайту бәхетенә ирешкән. 

Әле моннан ике ел элек кенә Миннегата бабай тормышны яратуы, актив булуы белән сокландырган иде. Телефон аша элемтәгә кереп, сугыш еллары турында исендә калганнарын сөйләгән иде. Кызганыч, бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән. Бүгенге тыныч көннәр өчен шатланып яшәргә кирәк, диде ул. «Барлык кешегә сәламәтлек телим. Әле шулай җәмәгатем белән сугышлар күрмичә, аяз көннәргә куанып яшәргә булсын», — дигән теләген җиткерде.

Ул Урмышлы авылында биш балалы гаиләдә, икенче бала булып, 1927 елда туа. Авылда 7 классны тәмамлагач, колхоз тайлары көтәргә китә. 1944 елның октябрендә 17 яшьлек Миннегатаны хәрби хезмәткә алалар. «Безне Бөгелмәдән поезд белән алып киттеләр. Аннары озак кына баргач бер станциядә туктап, мунчада юындык, присяга кабул иттек. Монда безне сугышка әзерләделәр. Йә тревога була, яисә сугыш уеннары кебек өйрәнүләр узабыз. Шулай язга кадәр без монда булдык. Аннары безнең полкны Литва җиренә алып киттеләр. Литвага бик озак бардык», — дип сөйләгән иде ветеран.

Монда немецлар торган лагерьга алып киләләр һәм бераз торгач, Вильнюска җәяү алып китәләр. Җиңү таңын Вильнюста каршы алган. «Башта Җиңү көне дигәч, ышанмый тордык. Шулай да куркыныч көннәр бетте дигән сүз түгел иде әле, һөҗүм итүләр булгалап торды. Җәяүле часть (пехота часте) хәзер кирәкми иде, безне бүлгәләделәр, мин саперлар частенә эләктем. Миналар батальонына алдылар һәм без Литва җирләрен миналардан чистарттык. Әлбәттә, башта өйрәнүләр уздык. Шулай без Белоруссиягә барып җиттек», — дип искә төшерде утлы еллар турында.

Белоруссиядә аларның частен Румыниягә алып китәләр. Монда артиллерия частендә хезмәт итә башлый. Яшь солдатка төрлесен күрергә туры килгән, төрле һөнәрләргә өйрәнгән. Шулай төрле җирләрдә йөреп, командирлар кушканны төгәл үтәп, үзен бары яхшы яктан гына күрсәтеп, 7 ел дәвамында чит якларда була. Безнең Урмышлы солдаты ничек түземле, сабыр булган. Чын батырлык үрнәге бу. 

«1951 елны авылга кайтып төштем. Әтинең мәрхүм булуын хезмәт иткәндә хәбәр иткәннәр иде. Бераз акча эшләп кайту нияте белән Шенталы ягына чыгып киттем. Анда урман хуҗалыгында 3-4 ел эшләргә туры килде. Урмышлыга кайткач, фермада ике ел көтү көттем», — дип сөйләде Миннегата бабай.
Мал-туарны яратканын белептер инде, колхоз аны ветеринария буенча укырга җибәрә һәм 1960 елда әлеге һөнәргә алына. 40 елдан артык маллар сәламәтлеге сагында тора ул.

Миннегата бабай тормыш иптәше Фәһимә апа белән 35 елдан артык бергә гомер итәләр. Икесе дә эш яратучан, умарталар да тотканнар, маллар асраганнар. 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Онык-оныкчыклар бабаларының батырлыгын онытмас, алар яулаган Җиңү икәнен һәрчак хәтердә тотарлар.

#МинемГеройМинемГаилә-#МойГеройМояСемья 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев